Чаллыда татар телен яклап җыен узды

21 июньдә Чаллыда "Теле барның иле бар" исеме астында җыен узды. Аны "Азатлык" Татар Яшьләре берлегенең Чаллы бүлеге һәм Татар Иҗтимагый Үзәге вәкилләре...

БӘЙЛЕ
2012 Июн 22
21 июньдә Чаллыда "Теле барның иле бар" исеме астында җыен узды. Аны "Азатлык" Татар Яшьләре берлегенең Чаллы бүлеге һәм Татар Иҗтимагый Үзәге вәкилләре оештырды. Җыенда резолюция кабул ителде.

Тукай һәйкәле янында оештырылган әлеге чара хакында берничә көн алдан билгеле булса да, татар телен яклап килүчеләр саны күп түгел иде. Халыкның аз килүенә шул сәгатьләрдә ява башлаган яңгырны да сәбәп итүчеләр булды.

"Бу җыенга хокук органнарыннан килгән күзәтүчеләр күбрәк тә булгандыр, әле”, - дип шаяртучылар да булды. Ничек кенә булмасын, яшьләр, милли хәрәкәт аксакаллары биредә шигарьләр белән катнашты, яңгыр астында торып фикер алыштылар.

​​
Җыен пикет рәвешендә булгач, анда чыгыш ясаулар тыелган иде. Без Ибраһим Гарипов, Вәлихан Җәләлетдинов, Әмирхан Усман улы һәм башкаларның фикерләрен белдек. Алар татар теленең торган саен аска тәгәрәвен, мәктәпләрдә укытуның урысчага кайтып калуын белдерделәр.

Тукай районы Биклән авылыннан килгән Вәлихан Җәләлетдинов авыл мәктәбендә татарча уку торышының артык мактарлыгы булмавы, шулай да ана телендә белем алу мөмкинлеге барлыгын әйтте. Вәлиханны шул борчый: быелгы авыл Сабан туенда батырга көрәш бизәге булган тәкә тапшырылмаган. Хуҗалык җитәкчеләре моңа акча таба алмаган икән. Бу күренештән җаны әрнегән Вәлихан әфәнде, малайлар арасында барган көрәш батырына үз хуҗалыгында үстергән 8 килолы куянны бүләк иткән. "Татар теле буенча гына түгел, инде авылларда көрәш батырларына хөрмәт күрсәтмәү дә күренә”,- дип борчыла ул.

Чаллыда узган җыенга кайтыйк. Биредә резолюция кабул ителде. Бертавыштан кабул ителгән резолюциянең кыскача эчтәлеге белән халыкны Илмир Салих таныштырды:

"Русия Конституциясенең 68 нче маддәсендә бар халыкларга да үз телләрен саклау, аны өйрәнү, үстерүгә шартлар тудыру турында әйтелә.

Русия Президенты Владимир Путин заманында Татар Конгрессы делегатлары каршында: "Полная дурь и бред, если кто-то где-то запрещает в многонациональной стране изучать родной язык или препятствует этому. Абсолютно недопустимо, вредно для страны в целом. Россия – это средоточие такого национального, культурного, языкового богатства, которого в мире нигде нет. В этом как раз сила нашего государства”,- дип белдергән иде.

Шулардан чыгып, без Татарстан республикасының телләр турындагы канунның гамәлдә үтәлүен, БДИны татар телендә бирү мөмкинлеген булдыруны, милли университет ачуны, татар телен белмәгән барлык түрәләрне, казыйларны эшләреннән азат ителүен таләп итәбез."
Чыганак: "Азатлык.орг"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе