Гарәп теле көне

Бүгенге көндә гарәп телендә һәм аның вариантларында сөйләшүчеләрнең саны 300 миллионга якын.

БӘЙЛЕ
2023 Дек 18

 

Бүгенге көндә гарәп телендә һәм аның вариантларында сөйләшүчеләрнең саны 300 миллионга якын. Гарәп теле көне 2010 елдан бирле билгеләп үтелә. Ул вакытларда, ягъни Халыкара туган тел көнендә, БМОның Иҗтимагый элемтәләр департаменты бу оешманың һәр 6 рәсми теленең үз бәйрәмен эшләргә тәкъдим итте. Ул мәдәниара килешүгә һәм күп телле дөнья үсешенә китерер дип фараз кылына.

Гарәп теле өчен халыкара календарьда 18 декабрь көне сайлап алынды. БМОның Генераль Ассамблеясе 1973 елның бу көнендә гарәп телен Берләшкән Милләтләр оешмасының рәсми һәм эш теле буларак билгеләп узарга тәкъдим итте.

Хәзерге вакытта гарәп телендә һәм аның вариантларында 300 миллионга якын кеше сөйләшә. Аларның 240 миллионыннан артыгы өчен гарәп теле туган тел. Тагын 50 миллион кеше өчен гарәп теле икенче тел. Дини максатларда исә Коръән теле булган гарәп теле дөньядагы барлык ислам әһелләре тарафыннан файдаланыла (мөселманнарның саны 1,5 миллиардтан артып китә).

Йөз еллар дәвамында гарәп теле даими рәвештә үзгәрде, асылда ул сузык авазларның әйтелешенә кагыла иде. Ул язма үзгәрешләргә китермәде диярлек, чөнки кыска сузык авазлар гарәп телендә язылмый диярлек (Коръән һәм сүзлекләр искәрмә булып тора, аларда хәрәкәләр кулланыла). Хәзер классик гарәп теле үзара аралашканда, сөйләшкәндә кулланылмый. Аның каравы ул хатлар язганда, китаплар, газеталар бастырганда файдаланыла. Фәнни һәм техник әдәбиятта атамалар җитмәгәндә, француз теле (Туниста, Марокко һәм Алжирда) яки инглиз теле (башка гарәп илләрендә) кулланыла.

Хәзерге заман гарәп сөйләм теле шивәнең 5 төркеменә – мәгъриб, мисыр-судан, сиро-месопотамия, гарәп һәм Урта Азия телләренә бүленә. Шунысы билгеле: Төркиядә беренче гарәп басмалы китап 1729 елда нәшер ителә. Гарәп теле БМО Генераль Ассамблеясенең һәм кайбер башка органнарының рәсми эш теле булып санала. Ул барлык гарәп илләренең рәсми теле булып исәпләнә, шулай ук Израиль, Эритрей, Чад, Сомали һәм Комор утрауларының бер рәсми теле дә.

18 декабрь көнендә БМО Секретариатында теләге булган һәркемгә гарәп теле һәм гарәп әдәбияты белән танышырга мөмкин дип хәбәр итте "Татар-информ”.

 

 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе