АКШ фестивалендә татарлар да катнашты

Төньяк Каролина штатының Ралей шәһәрендә узган мәдәниятләр фестивалендә татар читекләре, алка-чулпылары һәм киемнәре зур кызыксыну уятты.

БӘЙЛЕ
2013 Окт 10
Төньяк Каролина штатының Ралей шәһәрендә узган мәдәниятләр фестивалендә татар читекләре, алка-чулпылары һәм киемнәре зур кызыксыну уятты.

Американың Төньяк Каролина штатында 28 нче тапкыр үткәрелгән мәдәниятләр фестивален быел 30 мең кеше килеп караган. Өч көн буена дәвам иткән милли сәнгать һәм мәдәният бәйрәмендә татар почмагы да бик популяр булган.

"Татар читеген кызыксынып карап торган кызга аның ничек тегелгәнен, чигелгәнен дә күрсәткәч аның болай да зур күзләренең тагын да зурайганын һич онытасым юк", дип сөйләде Азатлыкка татар почмагын әзерләгән Чулпан Хисмәтова.

​Чулпан инде дистә еллап АКШта ире һәм ике баласы белән яши, Төньяк Каролинадагы Дьюк университетында эшли. Чулпан татарларның борыңгыдан килгән каюлы күн сәнгатен саклау һәм халыкка тарату өчен интернетта сәхифә булдырган. Үзе ул бу сәхифәне татар сәнгате белән кызыксынган иҗади кешеләрнең аралашу һәм фикер алышу урыны итеп үстерергә хыяллана.

"Кайчан да булса Америкада да халык "татарлар" дигән сүзне ишеткәч татар соусын, монгол сугышчыларын һәм гомүмән куркыныч хәлләрне генә искә төшермичә, безне креатив, спорт һәм иҗат сөюче тыныч халык итеп белер, без кигән киемне кияргә теләр, безнең сәнгатьне югары бәяли алыр, дип өмет итәм", ди Чулпан.

Ралей фестивалендә татар почмагына килгән халыкка милләтебез турында сөйләргә, анда куелган әйберләрне күрсәтергә, кунаклар белән төрле уеннар оештырырга, кәгазь читекләргә "чигәргә" һәм түбәтәйләр ясарга өйрәтергә Чулпанга аның кызы Иделия, шулай ук АКШ татарларыннан аналы-кызлы Алсу һәм Айсылу Фәизхан, Лили Һерберт, башка милләт вәкилләре ярдәм иткән.

Лили Һерберт турында аерым язу кирәк.

"19 яшьлек бу американ кызының татарчаны өйрәнү теләге искиткеч зур. Ралей күргәзмәсендә безнең катнашуыбыз да, аның тырышлыгы һәм энергиясе аркасында булды", - диде Чулпан.

Мәктәптә рус телен өйрәнгән Лили өч ел элек русчасын камилләштерер өчен Казанга барган. Нәтиҗәдә Казанда бик күп кешенең русчадан нык аерылып торган башка телдә сөйләшкәнен ишеткән. Шунда инде ул татар теле, кешеләре һәм безнең мәдәнияткә гашыйк булган. Бүгенге көндә Лили Төньяк Каролина университетында укый. Чулпанны ул үзе табып татар теле белемен тикшерүен сораган. Шуннан соң ул яңадан, бу юлы инде татарчасын камилләштерер өчен Казанга барып кайткан.
Чулпан Хисмәтова эшенә килгәндә, аның сәхифәсе аша татарның каюлы күн сәнгате белән кызыксынучылар читек, чүәк, букча сатып ала ала. Моннан тыш ул теләгән кешегә Казанга сәфәр һәм анда каюлы күн осталары белән очрашу, остаханәләр дә оештырып бирә ала дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе