Сәдака хакы

Балачакта булды бу вакыйга. Бервакыт йортыбызга карадан киенгән ике хатын-кыз килеп керде. Без, абыем белән икәү генә булганлыктан, куркып калдык. Шулвакыт берсе минем әбиемнең исемен кыстырып, русчалатып нидер

БӘЙЛЕ
2010 Ноя 18

Балачакта булды бу вакыйга. Бервакыт йортыбызга карадан киенгән ике хатын-кыз килеп керде. Без, абыем белән икәү генә булганлыктан, куркып калдык. Шулвакыт берсе минем әбиемнең исемен кыстырып, русчалатып нидер сорады. «Әһә, әбине беләләр икән, димәк, аның элеккеге дуслары« — дип уйлап алдым мин. Тик, гадәттә, әбиемнең ахирәт хатыннары минем башымнан сыйпап, конфет сузалар иде.

Ә бу апалар миңа хәтта елмаймыйлар да, ничектер кимсенеп, моңсу итеп карап торуларын гына беләләр. Сәбәбен үзем дә аңламыйча, сабый күңелем белән мин бу апаларны җәлләп куйдым. Абыем җавап кайтаргач, бу хатыннар ничек кергән булсалар, шулай чыгып та киттеләр. Өебезгә шундый сәер итеп киенгән, чит хатын-кызлар керүе миңа шулкадәр зур тәэсир ясаган иде ки, әти-әнием эштән кайтып керүгә, аларга көндез булган вакыйгаларны сөйли башладым.

– Әни, безгә ике апа кергән иде. Үзләре русча сөйләшәләр. Әбине сорадылар.

– Нишләп әбине сорасыннар инде? — диде абыем. Мин үз сүземнән кире кайтмадым:

– Сорадылар бит! Хәдичәбикә дома?» — диделәр. Абый кычкырып көлде:

– Хозяйка диделәр алар. «Хозяйка дома?» — диделәр.

Әни эшнең нәрсәдә икәнен белгәч, миңа аңлатып бирде:

– Кызым, хәер сорап керүчеләр булганнардыр алар. Өйдә кечкенә балалар гына булгач, сездән сорап тормаганнар инде.

– Ә нигә хәер сорый соң алар? Үзләренең акчалары юкмыни?

– Кайвакыт кешеләрнең өйләре янып китә яки башка сәбәпләр аркысында ярлыланып калалар. Ашарларына ризык та калмый. Киемнәре, өйләре дә булмый. Менә шундый кешеләр хәер сорашырга чыгып китәләр. Әгәр синнән ярдәм сорасалар, булышырга кирәк, кызым. Тормышта үзебез дә шундый хәлдә калырга мөмкинбез, Аллаһ сакласын.

Шушы вакыйгадан соң минем балачак хәтеремдә ярлылар, хәер сорашучылар таушалган кара киемнән йөрергә тиеш кебек булып калды. Мәктәпне бетереп, шәһәргә укырга килгәч, соранып йөрүче халыкның күплеге мине бераз гаҗәпкә калдырды. Тик әниемнең сүзләре минем аңыма нык кереп урнашканлыктан, мин хәлемнән килгән кадәр янчыгымнан өлеш чыгарырга тырышып йөрдем. Бу гамәлемне күреп, янымдагы дустым тиргәргә тотынды:

– Син аларның барысын да мескеннәр дип уйлыйсыңмы әллә? Күбесе ярлылар битлеге астында яшеренеп йөри бит аларның!

Иптәшем белән килешеп бетмәсәм дә, күңелемдә шик барлыкка килде. Чыннан да, нигә сау-сәламәт килеш эшләми йөри соң болар? Бәлки араларында махсус акча эшләп йөрүчеләре дә бардыр?!

Әйе, бүгенге көндә мәчет, базар янын сырып алган ярлыларга карагач, башка төрле уйлар килә шул.Сәдаканы бирергәме, бирмәскәме? Бәлки ул аны исерткеч эчемлекләр алырга тотадыр, бәлки эшләмичә, ялкауланып ятадыр. Ә бәлки, бәлки...

Ислам дине бу хакта ни ди соң?

Мөхәммәд (с.г.в.) үз хезмәтең белән көн күрүне хуплаган. Бер хәер сорашучыны ул сәүдә итәргә өйрәткән, икенчесенә балта биреп чыгарган. Ә бүгенге ярлыларга ничек итеп үгет-нәсыйхәт биреп булыр икән? Пәйгамбәребез (с.г.в.) кылган гамәлләр белән булса, бик яхшы, әлбәттә. Тик урамдагы хәер сорашучы кешегә «Үз хезмәтең белән көн итәргә кирәк, туган!» дип әйтү кем өчендер кыен да булырга мөмкин. Нишләргә?! Сәдака бирергәме, әллә инде күрмәмешкә салышып узаргамы?

Коръәндә Аллаһ Тәгаләнең шундый сүзләре бар:

Аллаһ ризалыгы өчен Ул күрсәткән урыннарга малларыгыздан сәдака бирегез! Дәхи изгелек итегез, Аллаһ изгеләрне сөя! (2:195) .

Безнең һәр эшләгән гамәлебезне Раббыбыз күреп тора. Эшләгән изгелекләр өчен савап булачагын да беләбез. Тик кайвакыт күңелебездә сәдака сорап йөрүчеләргә ачу кабына: аларның чат саен кулларын сузып утырулары, әрсез балаларның арттан калмый чабулары изгелек эшләү теләген сүндереп тә җибәрә. Әмма без бер төшенчәне онытмаска тиешбез — ахирәттә һәр кылынган гамәл өчен әҗер биреләчәк — гөнаһ икән — җәза, изге эш икән — савап була. Безне һәр көнне вәсвәсәле уйлар, гамәлләр сагалый, гөнаһ кылынмыйча калмый. Нигә әле безгә кыямәт көнендә гөнаһларыбызны капларлык эшләрне күбрәк башкармаска? Сәдака — саваплы гамәллләрнең берсе булып тора. Начар гамәлләр сагалаган кебек, изге эшләр кылырга мөмкинлекләр дә адым саен, ләбаса! Әлбәттә, күңелең тартмаган кешегә сәдаканы биреп тә булмыйдыр. Тик күңелдә кызгану уятучылары да күпме бит. «Кем тикшергән аның ярлы икәнлеген?» диярсез. Аллаһ Тәгалә сезнең ниятегезне, гамәлегезне күреп тора. Ә һәрнәрсә нияттән чыгып бәяләнәчәк. Кемдер ярлыларга акча урынына ризык биреп китүне хуплый. Бу да начар түгел. Сез биргән ризык кемнеңдер тамагын туйдырачак дигән сүз.

Бер танышым күптән түгел генә үзен гаҗәпкә калдырган бер вакыйга сөйләде. Бу хатынның хастаханә юлында йөргән чагы булган. Хастаханәдән чыгып барганда, танышым хәер сорашып утыручы бер хатынны күреп алган. Сорашучыны кызганып, аңа акча калдырып киткән бу. Берничә сәгать узгач, танышыма тагын бу юлны үтәргә туры килә. Чыкканда янә теге хатынны очраткан, тагын сәдака биргән. Тик бу юлы ярлы хатын акчаны алмаган: «Сез бүген миңа бирдегез бит инде, рәхмәт«, — дигән. Бу вакыйгадан күренгәнчә, сәдака ияләре арасында да ояла белгән, тыйнак кешеләр бар. Бигрәк тә өлкәннәр арасында кемнеңдер тозагына эләгеп, йортсыз-җирсез калган яки балалары куып чыгарган әби–бабайлар бүгенге көндә бихисап.

Безнең күңелебездә шундый сорау туарга мөмкин: ә нигә бу кешеләргә Аллаһ Тәгалә ярдәм итми, ул бит барыбызны да туендыручы?! Әлбәттә, Раббыбызга колларын нигъмәтле итү берни түгел. Әмма ул безне шул рәвешле сыный. Ярлыларны ачлык белән булса, безнең ни дәрәҗәдә ярдәмчел, изге күңелле булуыбызны тикшереп карый.

Сәдака биргәндә, Аллаһтан дөньяви бәхетне генә түгел, ә ахирәт бәхетен дә сорарга кирәк. Кемдер имтиханнан яхшы билге алу өчен, ә кемдер эшкә урнашыр өчен хәер өләшә. Әгәр эше килеп чыкмаса: «Менә бер ярлыга сәдака биргән идем, барыбер булмады, моннан соң бирмим», –ди. Без хаҗәтебезне үзебез дога кылып та сорый алабыз бит. Ни өчен ахирәт бәхетен дә? Чөнки ахирәт — безнең киләчәгебез. Бу кыска вакытлы тормышыбыз өчен дә көн-төн тир түгәбез бит, ә мәңгелек тормышыбыз турында кайчан кайгырта башларбыз?

Һәрхәлдә, үзебезне өстен тотып, ярлылар яныннан битараф үтеп китмәсәк иде. Сәдака бирә алмасак, киңәш бирик, һичьюгы бу адәм өчен Аллаһка дога кылыйк. Кемнәрдер моны көлке итеп кабул итәрләр, ни хәл итәсең, җәмгыятебез мондый гамәлләрдән шактый ерак шул. Әмма кыямәт көнендә Аллаһның ризалыгын, Мөхәммәд(с.г.в.) нең яклавын алыр өчен тырышкан мөселман өчен бу көлке булмас. Бу хакта юкка гына Коръәндә язылып, хәдисләрдә теркәлмәгән бит.

Гөлнирә ХӨСӘЕНОВА


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе