Фәнис остаз:

Бүген Халыкара сукырлар көне уңаеннан, «Сөләйман» мәчетендә киң җәмәгатьчелек вәкилләренең күзләре күрмәүчеләр белән очрашуы

БӘЙЛЕ
2010 Ноя 13

Бүген Халыкара сукырлар көне уңаеннан, «Сөләйман» мәчетендә киң җәмәгатьчелек вәкилләренең күзләре күрмәүчеләр белән очрашуы үткәрелде. Шунысын исегезгә төшерәбез: бүгене көндә «Сөләйман» да Россиянең төрле төбәкләреннән килгән күзләре күрмәүче 20 хатын-кыз Брайль системасы буенча Коръән өйрәнә. Араларында ерак Чечня, Башкортстан республикаларыннан, Татарстан районнарыннан һәм, әлбәттә, Казаннан килүчеләр бар.

32,84 KbБиредә күп дини китаплар авторы, Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакыйның әнисе Рәшидә абыстай көтеп алынган мөхтәрәм кунак. Рәшидә абыстай беркайчан да буш кул белән генә килмәс күзләре күрмәүчеләр янына. Бу юлы да ул «Коръән җәүһәрләре» дигән китабын һәм үзенең вәгазьләре язылган дискларны алып килгән иде.

Инде тугызынчы дистәне түгәрәкләп килсә дә, хәтере шәп булуы, вәгазьләренең үтемлелеге белән әле бүген дә сокландыра Рәшидә абыстай. Бу кичәнең башында ул догаларны күркәм рәвештә укучы Фәнис остаз Мингәрәвнең аркасыннан кагып : «Улым, әле сине өйләнмәгән егет дип ишеттем. Әгәр дә намаз укымаса, андый кызга өйләнмә», — дип үгет-нәсыйхәтен бирде. Дини мәрасим күзе күрмәүче Әкрам абый Җәләлетдиновның Коръән укуы белән башланды.

Аннары сүз Венера апа Хәлиуллинага бирелде. Ул остазы Рәшидә абыстай каршында бик дулкынлануы турында әйтеп узганнан соң, мөфти хәзрәтләренә, «Сөләйман» мәчете имамы Илдар хәзрәт Баязитовка, уку-укыту бүлеге мөдире Мәликә абыстай Гыйльметдиновага,Суфиа абыстай Воровьевага һәм башкаларга үзләренә гел кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен олуг рәхмәтләрен белдерде.

Бәйрәм кичәсен Фәнис остаз белән Рузилә Гәрәева күркәм төстә алып бардылар. Фәнис остазның сөйләвенә караганда, Халыкара сукырлар көненә инглиз фотографы Джейм Бикс тарафыннан 1921 елда нигез салына. Шушы елда яшь фотограф кинәт кенә күзләрен югалта. Әлбәттә, бу аның өчен зур фаҗигагә әйләнә. Ул кулына таяк тотып йөрергә мәҗбүр була. Әмма башта моңа берәү дә игътибар итми. Джейм аптырап калмый, бу таякчыкны ак төскә буяп куя һәм шушы хәл аркасында аңа машиналар да туктап юл бирергә керешә. Фәниснең сөйләвенчә «Ак таякчык « көне ул — бәйрәм түгел ә күзләре күрмәүчеләрне искә алу, аларның мәнфәгатен кайгырту көне.

Очрашуда чыгыш ясаучылар күп булды. Чувашиядән укырга килгән Вәсилә ханымның чыгышы аеруча гыйбрәтле булды. Аның паспорттагы исеме — Валентина. Мөселман кешесенә кияүгә чыгып, ул ислам динен кабул иткән. Ире белән бергәләп ураза да тоталар, намаз да укыйлар икән.Ул мәчеттә үзләрен җылы каршы алганнары өчен Илдар хәзрәткә һәм башкаларга үзенең олы рәхмәтен ирештерде.

Шундый ук җылы сүзләр 89 яшьлек Хәлимә апаның, Һәдия, Динә, Зәкия, Зиннурә, Рәйсә, Эльвира, Камәрия, Венера, Таһирә, Нурания, Нурлыходамнарның, Алия, Зарүнә, Мәдинә туташларның сүзләрендә дә чагылыш тапты.

width=250 align=left vspace=5 border=1>Күзләре күрмәүчеләрнең һәммәсе диярлек шигъри җанлы кешеләр икән. Алар шулай ук мөнәҗәтләр әйтү буенча да үзләренең осталыгын күрсәтте.

«Сөләйман»дагы мәҗлескә мэрия хезмәткәрләре Расих Фәсхетдинов белән Ленар хаҗи Сәлаховның килүе дә нур өстенә нур булды. Бу күркәм кичәнең ахырында янә Рәшидә абыстай Исхакыйга сүз бирелде. Ул: «Сезнең барыгыз да шигырь сөйләгәч, мин дә кызыгып киттем әле шигырьләремне сөйләргә», - диде һәм «Заманага сылтыйлар» дигән тезмә әсәрен бәян кылды. Рәшидә абыстайның җаннарга үтеп керә торган вәгазьләре һәм ара-тирә үзенчәлекле итеп: «Тавышланма! Тик тор!» дип әйтеп куюы мәчет әһелләренең күңелендә озак сакланыр. Мөселманнар Рәшидә абыстайны үзләренә тагын килергә чакырып калдылар, аңа озын гомер, ныклы сәламәтлек теләделәр.

Хатыйп ГӘРӘЙ

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе