Рухи яктылык иңде

4 ноябрьдә Казан шәһәренең Левченко бистәсендә урнашкан яшүсмерләр һәм тәртибендә тайпылышлар булган балалар өчен махсус мәктәптә

БӘЙЛЕ
2010 Ноя 04

4 ноябрьдә Казан шәһәренең Левченко бистәсендә урнашкан яшүсмерләр һәм тәртибендә тайпылышлар булган балалар өчен махсус мәктәптә гыйбадәтханә бүлмәсе ачылды. Тантанада «Кол Шәриф» мәчете имамы Рамил хәзрәт Юныс, «Сөләйман» мәчете имам хатибы Илдар хәзрәт Баязитов, шәһәр имамнары, укытучылар, журналистлар һәм башка кунаклар катнашты. Рамил хәзрәт Юныс балаларга гыйбрәтле вәгазь сөйләде һәм сүрәләр укытып карады. «Сез әле яшь. Бу дөньяда һәрбер кеше ялгыша. Иманга кайтыгыз. Иманга кайтсагыз, киләчәгегез өметле, якты булачак», –диде ул үз чыгышында.

23,65 KbБу тантана Бердәмлек көненә туры килде. Әлегә мәктәптә барлыгы 78 бала тәрбияләнә, аларның 15-17 се даими рәвештә «Сөләйман» мәчетенә йөри. Аларны апалары Римма Агишева алып килә. Ирекләре чикләнгән булу сәбәпле, балалар үз теләкләре белән мәктәптән чыга алмыйлар. Шунлыктан, намаз уку бүлмәсе ачарга булганнар. Мәктәптә исә төрле дин тоткан балалар өчен дә бөтен шартлар булдырылган. Христиан һәм мөселман диннәрен тоткан тәрбияләнүчеләр узара дус яши.

Мәктәпнең җитәкчесе Нәфис Галләмов сүзләренә караганда, дини тәрбиягә өйрәтү эш барышында зур урын алып тора. Нәфис Галләмов өчен бүгенге көн бигрәк тә дулкынландыргыч булды,чөнки ул һәр бала өчен борчылып, аларның уңышларына куанып, ялгышларына көенеп яши.

«Без дини белем бирүгә зур игътибар күрсәтәбез. Безнең балалар мәчет һәм чиркәүләргә даими рәвештә йөри һәм без алар тәртибенең бары тик уңай якка үзгәргәннәрен сизеп торабыз. Намаз уку бүлмәсе балаларның рухи сафлыгын һәм әхлагын тагын да ныгыта, — ди мәктәп директоры. — Мин Илдар хәзрәткә зур рәхмәтләремне белдерәсем килә. Без «Сөләйман» мәчете белән 5 ел инде тыгыз бәйләнештә торабыз. Балалар даими рәвештә җәй көннәрендә мөселман лагерьләренә йөри, ифтар һәм башка дини бәйрәмнәрне калдырмый.

27,18 KbХәзер безнең күпләре дин юлына басты, намаз укый һәм начар гадәтләреннән арына баралар. Мин моңа бик шат. Безнең бу гыйбадәт кылу бүлмәсен булдыру белән ара өзелү дигән сүз түгел, киресенчә, без тагын да якынаю юлында, чөнки намазларны, дин дәресләрен «Сөләйман» мәчетенең икенче имам хатибы Дамир хәзрәт Сәйфулла алып барачак», — ди, хисләнеп, Нәфис әфәнде. Сүз уңаеннан, Нәфис Әсхәт улына 26 ноябрь көнне 55 яшь тула. Намуслы хезмәте өчен аңа «Елның иң яхшы җитәкчесе», «Татарстанның атказан укытучысы» дигән мактаулы исемнәр бирелде.

Мөселманнар исә махсус мәктәп балалары да рухи яктылык нурына тиенделәр, дип куаныштылар.

Рузилә ГӘРӘЕВА


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе