Румыния татарлары мөстәкыйль рәвештә татар халкы тарихын өйрәнә

6-10 октябрьдә Румыниянең Констанца шәһәрендә «Татарларның тарихи мирасы» дип исемләнгән II Халыкара фәнни симпозиум узды. Чараның пленар һәм секция утырышларында

БӘЙЛЕ
2010 Окт 26

6-10 октябрьдә Румыниянең Констанца шәһәрендә «Татарларның тарихи мирасы» дип исемләнгән II Халыкара фәнни симпозиум узды. Чараның пленар һәм секция утырышларында Азәрбайҗан, Бельгия, Венгрия, Казахстан, Италия, Молдавия, Россия Федерациясе (Татарстан һәм Башкортстан), Төркия, Украина (Кырым) һәм Румыния илләреннән 62 галим һәм белгеч чыгыш ясады. Россияне әлеге конференциядә танылган тарихчы-археолог, ТДГПУ профессоры Альберт Борһанов (Казан) һәм ТР Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты вәкиле Венер Әхмәтов (Уфа) тәкъдим итте. Без, үз чиратыбызда, Альберт Борһановтан Румыниягә сәяхәте турындагы хис кичерешләре турында сораштык.
Кызганычка каршы, конференциядә Россиянең 16 вәкиле катнашырга тиеш булса да (14е — Казаннан, 1се — Уфадан, 1се — Мәскәүдән), Румынияга шуларның нибары 2се генә килде. Чарада катнашучыларны Кара диңгез буендагы «Аврора» кунакханәсенә урнаштырдылар.


Конференциянең тантаналы ачылышы Констанца шәһәре Университетының актлар залында узды. Иң беренче сәламләү сүзләре белән профессор Тасин Җәмил чыгыш ясады. Румыния Фәннәр Академиясе вице-президенты, академик Дан Бериндей үзенең чыгышында әлеге фәнни симпозиум татарлар тарихын өйрәнергә ярдәм итәчәк дип белдерде. Тантаналы утырышта шулай ук RMTTDB рәисе Амет Варол, Румыния парламенты депутаты — татарлар рәисе Амет Аледин, Төркиянең Констанцадагы генераль консулы Фусун Арамаз, Азәрбайҗанның Румыниядәге илчелегенең сәяси мәсьәләләр һәм кеше хокуклары буенча киңәшчесе Фәрид Абдинбеков, Анкараның Билькент Университеты профессоры Хакан Кырымлы, Кырым татарлары Мәҗлесе рәисе Али Хәмзин, ТДГПУ профессоры Альберт Борһанов катнашты. Үземнең чыгышымда мин Казан һәм Татарстан, Россия һәм Урта Азия илләре халкыннан ялкынлы сәламнәр юлладым, аннан соң ТР Фәннәр академиясе президенты, академик Әхмәт Мәзһәров имзалаган хатны укыдым, Казанда һәм Мәскәүдә нәшер ителгән татарлар тарихы турындагы китапларны, Алтын Урда һәм Татарстан Республикасы әләмнәрен, милли сувенирлар, бүләкләр тапшырдым.


Симпозиумда катнашучылар 60лап доклад тыңлады. Алар Кырым, Идел буе, Урал, Себер татарларының урта гасыр һәм яңа тарихларына, Румыния, Төркия, Кавказ арты, Үзәк (Урта) Азия илләрендә яшәүче милләттәшләребезнең тормышына багышланган иде.


Адриан Тертечелның (Бухарест шәһәре, Николай Йорги исемендәге Тахир институты), Румыния Милли музее җитәкчесе профессор Эрнест Оберлендер, Венгриянең Сегедск университеты профессоры Мария Иванич, Бухарестның Ксенополи исемендәге Тарих һәм археология институты профессоры Вениамин Киобану, Төркиянең Искешәһәр төбәге профессоры Мәхмүт Мәхсүт углы, Анкараның Билькент университеты профессоры Хакан Кырымлы һәм башка шәхесләрнең Кырым ханлыгы һәм Кырым, Румыния, Төркия татарларының хәзерге тормышы турындагы докладлары аеруча кызыклы булды.


Идел буе, Урал һәм Себер татарларының Идел буе, Үзәк (Урта) Азиядәге һәм Кавказ артындагы сәяси, икътисади һәм мәдәни тормышлары турында Баку университеты доценты Лала Алиева, Азәрбайҗанның Румыниядәге илчелеге хезмәткәре Фәхри Кәримле, Румыниянең Казахстандагы элекке илчесе Васили Соаре һәм башкалар сөйләде. Күптән түгел генә Румыниянең Азәрбайҗандагы илчесе итеп билгеләнгән Васили Соаре Казахстанда эшләгән елларында җыелган мәгълүматларны безгә җиткерде. Бу материалларда татар халкы тарихында тирән эз калдырган фактлар һәм исемнәр бар.


Уфадан Венер Әхмәтов кунакларны татар календаренең яңалыклары белән таныштырды. Молдавия галиме Дорин Лозвани Молдавия һәм Украинаның географик картасындагы тюркизмнар турында чыгыш ясады.


Миңа исә 2 доклад белән чыгыш ясау бәхете елмайды. Ул гына да түгел, миңа Кырым тарихына багышланган секцияне җитәкләү эше йөкләнде. Пленар утырышта мин Алтын Урда ядкәрләрен Идел буе төбәгендә өйрәнү, саклау һәм куллану мәсьәләләренә багышланган доклад белән чыгыш ясадым. Икенче чыгышымны Җүчи Олысы периодындагы Хорезм авылларына багышладым.


Мәдәни-күңел ачу программасы кысаларында без Констанца шәһәрендә яшәүче татарлар белән очраштык. Добруджеда урнашкан торак пунктларын карадык, кара диңгез буенда яшәүче, килеп чыгышлары белән нугай татарлары булган халыкның яшәү рәвеше белән таныштык.


Нигездә татарлар яшәүче Гобадин бистәсендә дә булдык. Биредә Зөлфия ханым тырышлыгы белән (мондагылар аны Зөлфия тутай ди) татар теле һәм әдәбияты өйрәнелә, җирле туган як музее булдырылган. Татарларның күп өлеше Мәҗидия һәм Манкалия шәһәрләрендә гомер итә. Анда Румыниянең татар һәм төрки-мөселман демократик берлеге филиаллары эшләп килә. Шулай ук мәчетләр һәм Кырым татар теле нигезендә укытылучы татар телле мәктәпләр бар.


1856 елда солтан Абдул-Мәҗид тарафыннан Мәҗидия шәһәренә нигез салынган. Ул махсус Кырым татар сугышыннан соң Кырымнан бирегә күченеп килгән. Монда 1857 елда солтан кушуы буенча төзелгән мәчет бар. Манкалия шәһәрендә дә борынгы мәчет сакланган. Ул XVI гасырда солтан Сөләйман Кануни тарафыннан төзелгән булган. Татар-төрек мәчете Констанца шәһәрендә дә бар. Шәһәр мәктәпләренең берсендә хәтта татар теле укытыла. Бухарестта һәм Добрудже торак пунктларында яшәүче татарлар 1950нче елларда СССР югары уку йортларында һәм Казанда белем алуларын искә ала. Ул вакытта Румыниянең татар мәктәпләрендә татар теле Казан нәшер иткән дәреслекләр нигезендә укытылган. Шуңа күрә җирле татарлар Казаннан күбрәк дәреслекләр кайтаруны үтенә, чөнки җирле китаплар төрек теле нигезендә языла икән.


Румыния татарлары мөстәкыйль рәвештә үз мәдәниятләрен һәм тарихын өйрәнергә, китаплар язырга тырыша. Гөнәр Акмулла, мәсәлән, татар телендә 2 томлы «Tatarlar» фәнни-популяр китабын чыгарган. Профессор Нөдрәт Али Мәхмүт шулай ук 2 томлы «Romanya turk-tatar edebiyati» китабын нәшер иткән. Владимир Дримбның Бухарестта чыккан «Codex Comanicus» китабы Румыния татарлары тормышында мөһим вакыйгага әверелгән.


Татар һәм төрки-мөселман демократик берлеге «Karadeniz» («Кара диңгез») исемле журнал һәм «Anayurt» («Ватан») исемле газета чыгара. Газетаның бер саны безнең конференциягә багышланды. Татарлар турында Румыния телевидение-радиоларында да еш сөйлиләр икән. Шуңа да мин бик теләп Румыния телевидениесына интервью бирдем. Ул әңгәмәдә мин Татарстан турында сөйләдем.


Төрле мәгълүматлар буенча Румыниядә 45-60 мең татар һәм 7 мең төрек яши. Татарларның барысы да, татар теленнән кала, румын, төрек һәм инглиз телләрен белә. Румыниядә социалистик Болгариядән качырга мәҗбүр булган татарлар да күп, чөнки ул вакытта Румыния хакимияте татарларга карата уңай мөнәсәбәттә булган.


Румыниядә барлыгы 23 миллионнан артык кеше яши. Халык саны буенча беренче урында румыннар, аннары венгрлар (3 млн. кеше, Парламентта 35 депутаты бар), аннан соң немецлар, украинлылар, болгарлар, греклар һәм татарлар.


Татарларны Румыния Парламентында бары тик генә 1 депутат тәкъдим итә, аның исеме — Амет Аледин. Профессор Тасин Җәмил татарларның Румыния Парламентындагы иң беренче вәкиле булган (1990-1996). Моннан тыш, ул Румыниянең Татар һәм төрки-мөселман демократик берлегенә нигез салучы шәхес (1990). Тасин Җәмил — Румыниянең Азәрбайҗандагы (1998-2003) һәм Төркиядәге (2004-2007) беренче илчесе. Ул — танылган галим, тарих фәннәре докторы, татарлар тарихы турындагы китапларны төзергә ярдәм иткән шәхес.


2007 елда Тасин Җәмил Казанда Татар галимнәре конгрессында катнашта. Казанлыларның күбесе әле дә аның татар халкы турындагы чыгышын хәтерли. Профессор Румыниягә чакырган саен безне игътибар үзәгендә тота, татарларга зур ихтирам күрсәтә. Ул һәрвакыт Татарстан белән Румыниянең тагын да якын булуын теләде һәм тели, чөнки халкыбызның киләчәге шушы бердәмлеккә бәйле. Шуңа күрә без Румыниядән киләчәккә зур өметләр баглап кайттык, - дип яза intertat.ru Татарстан Республикасы электрон газетасы.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе