Хатын-кызның шәрәлеге – кешелек өммәте үлеп бетүенә сәбәп

Хатын-кызны ялангач калдыруны хуп күрүче хәзерге заман модасы Европа цивилизациясен үлеп бетүгә алып бара. Хәтта үз биләмәләрендә дә ул башка этнослар көндәлек

БӘЙЛЕ
2010 Окт 17

Хатын-кызны ялангач калдыруны хуп күрүче хәзерге заман модасы Европа цивилизациясен үлеп бетүгә алып бара. Хәтта үз биләмәләрендә дә ул башка этнослар көндәлек тормышта өлешчә эксгибиционизмга (җенси билгеләрнең ачык белдерелүенә) тыю булганнары белән торган саен күбрәк алмаштырыла. Җир йөзендә европалыларның урынын үз хатыннарының әхлакый сафлыгын һәм яшертенлеген саклый алган һәм шуның белән бергә шулай ук үз ир-атларын да саклый белүче халыклар алмаштыра. Беренче нәүбәттә, болар – ислам дөньясы халыклары.

Ирләрдә җенси теләк кузгатучы хатын-кызның күркәмлеген күзгә бәрелеп тора торгандай итүне “җенси тетрәнү” булдыру рәвешендә карарга мөмкин. Шуның аркасында импотенциягә һәм яман шеш авыруларына китереп җиткерүче “җенси яктан читкә кагылганлык”ның катлаулы эчке организм комплексы башлана. Бу хакта күренекле табиб, академик Л. А. Китаев-Смык үзенең “Стресс психологиясе. Стрессның психологик антропологиясе” («Психология стресса. Психологическая антропология стресса») дигән фундаменталь монографиясендә яза.

Кулланылыш җәмгыяте” өстенлек иткән илләрдә соңгы дистә елда хатын-кызларның нәфислеген, фәнни тел белән әйткәндә, икенчел җенси билгеләрен басым ясап күрсәтүче һәм ялангачландыручы мода буенча тегелгән кием-салым нормага әйләнде. Хатын-кызның шәрә корсагы һәм кендеге, түбәндәрәк ни барлыгын дәлилләүче символ сыман баш катыргыч гадәтилеккә әйләнде, тәнгә сыланып торучы йомры формалар, җилбәгәй ачып җибәрелгән муен һәм күкрәк тирәсендәге зур изүләр күңел аздыра, ярсыта... Физиологик күзлектән чыгып караганда, боларның һәммәсе дә – ир-атларда көчле җенси теләк уятучы сексуаль сигнал.

Һәрбер ярсыну теләккә китерергә тиеш: табигать тарафыннан салынган механизмы шундый. Ир белән хатын арасындагы эрос – нәсел булдыру коралы, ул үзенең барлык очракларында да организмга рәхәтлек бирә һәм файдалы. Нормаль эротик аралашуның һәм уңышлы җенси мөнәсәбәтләрнең искиткеч уңай тәэсире барлыгын без яхшы беләбез. Шуңа күрә дә, аерым алганда, традицион диннәр өйләнешүне һәм ирле-хатынлы булып яшәүне хуп күрә.

Әгәр дә ярсыну еш кузгалса һәм нәтиҗәсез булса, күзаллауларга кысрыклап чыгарылып, аңлаудан туктый. Урамда, офисларда, шәһәр транспортында хатын-кызларның күркәмлегенә ир-атлар еш тап булса, алар үзләренең җенси хискә бирелү омтылышын хәтта сизүдән дә туктый. Әмма ир-егетләрнең аңына кереп урнашкан җенси ярсыну канга андроген җибәрүен дәвам иттерә, әмма инде онкологик яктан зарар-зыян китерми торган күләмдә, ә концероген дозировкада “бәхетсез аталыкны яраксызга чыгару”ның эволюцион механизмнары катнашып китә.

Шәһәр кешесе уртача алганда мондый сигналларга көнгә 100-200 тапкыр тап була. Нәтиҗәдә, еш ярсынып та, канәгатьлек алмаган ир-ат үз организмында эчтән куәтле, җимергеч, концероген һөҗүм ала һәм ул яман шеш авыруына илтеп җиткерә.

“XXI гасырның күп кенә хатыннары үзләренең ялангач аяклары һәм ачык изүләре белән ир-атларның сәламәтлегенә кабер казый. Топик киеп очрашуга барган һәрбер чибәркәй бары тик берәүне – бәхетле, ә барышлый ун ир-атны инвалид итә. Стриптиз биеп йөрүче кызларны инде, гомумән, Көнбатыш цивилизациясен чиргә сабышкан ир-атлар җәмгыятенә әверелдергән “күпләп юк итү коралы” дип санарга мөмкин”, – ди “Әссәлам” газетасы хәбәрчесе белән үткәргән әңгәмәдә Л. А. Китаев-Смык.

Шунысы кызык: хатын-кызларда “сексуаль стресс” аркасында килеп туган яман шеш авырулары ир-атларда була торганнардан үзгәрәк сыйфатларга ия. Хатын-кызлар онкологиясенең төп сәбәбе (күкрәк бизләрендәге аналык һәм күкәйлекләрдәге зарарсыз һәм яман шешләр) – җенси аралашу (сексуаль актлар) белән шөгыльләнеп тә, бала тапмау һәм имчәк баласын имезмәү белән бәйле. Хатын-кызларның катлаулы, эчке организмнарындагы структуралар бала тапмауларының һәм имезмәүләренең нәсел калдыруга сәләтсез икәнлекләренә сигнал буларак кабул ителә. Имеш, әлеге структура – гаиләдә, этнос өлкәсендә ир-атларның сексуаль потенциалын файдасызга читләштерүче кирәксез артык йөк. Биологик эволюция тарафыннан булдырылган популяция селекциясе механизмнары хатын-кызларны бала табуга сәләтсез кыла, әмма ир-атларны җенси яктан “сарыф итүче” хатын-кызларны бракка чыгара.

Ир-атларда – “сыра корсаклары”, ә хатын-кызларда билнең булмавы ир-атларда сексуаль уңышсызлыкка таруның стрессоген билгеләре булып санала. Бу – гәүдәнең эротик булмавын арттыра. Медицина статистикасы тарафыннан миокард инфаркты булу ихтималы белән билнең юанлыгы арасында турыдан-туры бәйләнеш барлыгы исбатланган. Күрәсең, шәхеснең үз кавемен, сексуаль арттыруда катнашмавы торган саен аның эротик яктан җәлеп итүчәнлеген киметә бара һәм соңыннан аны ырудан “бөтенләй сызып ташлый”.

Шәрәлекне һәм эротизмны гадәткә керткән, җәелдергән халыклар, этнослар (борынгы греклар, римлылар һ. б.) юкка чыккан һәм алар үлеп беткәннәрнең бары тик исемен һәм өлешчә телен саклап калган башка халыклар белән алыштырылган. Антик чор грекларын һәм римлыларны колачлап алган сексуаль азгынлык, ялангач тән культы, мөгаен, аларның бетү сәбәпләренең берсе булгандыр. Хәзер әлеге катлаулар тарих картасыннан юк ителгән. Әле шунысы бар: алар сугыш хәрәкәтләре аркасында түгел, ә эчтән җимерелгәннәр. Ә инде Содом һәм Гоморра шәһәрләрендә яшәүчеләр хакында Инҗилдә һәм Коръәндә язылганнар – күпсанлы мисалларның берсе. Алар табигать законнарын бозып һәм аның табигый механизмнарын җимереп, үз-үзләрен юкка чыгару юлыннан киткәннәр. Сүз уңаенда, “содомизм”, гомосексуализм – шул ук гедонизмның иң югары дәрәҗәдәге чагылышы, киемсез, шәрә йөрүгә илтүче җенси теләкнең өстенлек итүе.

Әмма үзләренең борынгы бабаларының традицион кыйммәтләрен саклаучы халыклар да әле яши. Барыннан да элек, болар – мөселман халыклары, әмма үз вакытында хәзерге славяннарның да нәсел-ыруы нәкъ шундый булган. Россиядәге барлык халыкларда да әле XIX гасырда да хатын-кызларның киеме гәүдәне иркен итеп капларлык, озын итәкле күлмәкләрдән, сарафаннардан һ. б. торган. Әлеге кием ачык төстә, бәйрәмчә, күптөрле төсле (күп очракта кызыл төс өстенлек иткән) булган. Алар, хатын-кызларны матурайтып, үзләренә ир-атларны караттырган, әмма эротик хисләр уяттырмыйча, берничек тә гәүдәгә сыланмыйча һәм һич кенә дә хатын-кыз күкрәген ассызыкламыйча. “Абайламый калу, махы бирү” дигән борынгы рус гыйбарәсен искә төшерик, ягъни уйламаганда гына яулык салу, чәчне чыгару – бу инде “ялгышлык җибәрүне, ахмаклык эшләүне аңлаткан һәм аны тиз генә төзәтергә кирәк булган”. Борынгы рус фрескаларына (штукатурка өстенә төшерелгән бизәкләр), иконаларга һәм кулъязмаларга, узган гасыр ханымнарының портретларына, крестьян хатын-кыз образларына игътибар итик – әхлакый сафлык бөркелеп торган матур хатын-кыз киеме культурасын күрербез. Дини традицияләргә таянган барлык халыкларда да кием-салым культурасы шундый булган. Үз хатын-кызларының гыйффәтлеген, әхлакый йөзен саклап, җәмгыять бер үк вакытта үз ир-атларының да сәламәтлеген саклаган.

Хәзер матурлык белән сәламәтлек арасындагы кулай нисбәтне кайтару, кием-салымның нәрсәгә кирәклеген дөрес аңлау өчен моданы чак кына артка, традицион формаларга кайтарту кирәк. Шул чакта барысы да гадәттәгечә, без теләгәнчә булачак, дип раслый галимнәр.

(www.psyfactor.org сайты мәгълүматлары файдаланылды)

Нияз САБИРҖАНОВ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе