Кем ул Исхак хәзрәт?

Сүземнең Казанда 90 нчы елларда дини хәятнең үзәгендә кайнаган Исхак хәзрәт Лотфуллин турында барганлыгын инде күпләр аңлагандыр. 5 октябрьдә Исхак Лотфуллин исемендәге

БӘЙЛЕ
2010 Окт 11

Сүземнең Казанда 90 нчы елларда дини хәятнең үзәгендә кайнаган Исхак хәзрәт Лотфуллин турында барганлыгын инде күпләр аңлагандыр. 5 октябрьдә Исхак Лотфуллин исемендәге Кабан аръягы мәчетендә бу гыйбадәтханәнең халыкка кайтарылуына — 20 ел тулу һәм Исхак хәзрәтне искә алу мәрасиме үткәрелде. Бу чарага Татарстанның төрле районнарыннан, Пенза өлкәсеннән һәм, әлбәттә,Казанның үзеннән бик күп дин әһелләре килгән иде. Искә алу мәҗлесендә сүз Татарстан Диния нәзарәтенең Үзәк аппараты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншага бирелгәч, ул башта мәңге онытылмас хатирәләре белән уртаклашты. «Мин Кабан аръягы мәчетенә тәүге

тапкыр кергәндә бу гыйбадәтханәнең әле эшли генә башлаган чорлары иде. Анда мине пөхтә киенгән, тиз йөрешле, гайрәтле бер ир каршы алды. Нинди максат белән йөрүемне белгәч, ул итагатьле итеп кенә миңа урындыкка утырырга кушты, кулыма кәгазь һәм каләм тоттырды. Мин Исхак хәзрәт Лотфуллин белән 1 нче саны куелган беркетмә яздым. Анда теге яки бу торак пунктта

мөселманнар мәхәлләсен төзү турында сүз бара иде. Нибары 3 пункттан торган көн тәртибендә мөселманнар оешмасын төзү өчен 10 әһелнең кирәк булуы, мөтәвәллиятне һәм имамны сайлап кую турында да әйтелгән иде. Без аны нибары 5 минут эчендә язганбыздыр һәм ул дистәләгән, йөзәрләгән дини оешмаларны теркәргә ярдәм итте. Ә мондый көн тәртибе бүгенгәчә үзгәрешсез кала бирә», — диде Ильяс хәзрәт. Аннары И. Җиһанша мөфти хәзрәтләре кул куйган рәхмәт хатларын Исхак хәзрәтнең эшен дәвам итүче улы Сәетҗәгъфәргә, аның әнисе Галия ханымга тапшырды. Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин, «Нурулла» мәчете имамы Тимергали

хәзрәт Юлдашев, Вознесение бистәсе имамы Салихҗан хәзрәт Закиров һәм башкалар шулай ук үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар. Мин үзем дә Исхак хәзрәт белән шәхсән таныш идем. «Шәһри Казан » газетасында эшләп йөргән чагымда, ул: «Дин, мәчет турында язган

мәкаләләрегез булса, газетагызны алып килегез, әлеге санны сатып алам», дия иде. Һәм сүзендә тора иде Исхак хәзрәт. Безгә дә дин хакында күбрәк язу өчен кызыксындыру чарасы булды аның бусүзләре.

Кем ул Исхак хәзрәт?

Исхак Мөхәммәтгата улы Лотфуллин 1942 елның 25 февралендә Әлмәт районының Елховой авылында (элеккеЧирмешән районы) дөньяга килә. Аның балачагы сугыштан соңгы кырыс чорларга туры килсә дә, ул зиһенле, тырыш бала булып үсә. 6 яшендә инде гарәп әлифбасын, кириллицаны үзләштерә. Мәктәптә барлык фәннәрдән бик яхшы билгеләре генә ала. Укытучылар анда бер генә «кимчелекле» якны — Аллаһка ышануны гына күрәләр. Сигезеллык мәктәпне әмамлауга Исхак Бохарадагы мәдрәсәгә укырга китмәкче була. Тик партия һәм комсомол оешмалары каршы төшкәнлектән, аның хыялы 30 елдан соң гына тормышка аша. 1962 елда И. Лотфуллин Пенза югары артиллерия училищесына укырга керә. Бер үк вакытта ул татар халкының

тарихы белән дә кызыксына, бигрәк тә Бөек Болгар һәм Иске Казан дәверен тәфсилләп өйрәнә. Пензада Исхак Галия исемле гүзәл кыз белән таныша. Училищены уңышлы тәмамлагач, яшьләр кавыша һәм алар Ерак Көнчыгышка хезмәт итәргә китеп бара. Аннары И. ЛотфуллинЛенинград хәрби академиясендә укуын дәвам итә. Исхак Лотфуллин 27 ел армиядә хезмәт иткәч, лаеклы ялга чыга. Ләкин кул кушырып утырса, ул Исхак Лотфуллин булмас иде! Дини эшчәнлеге

1989 елда Уфада мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин җитәкчелегендәге беренче мөселман мәдрәсәсе ачылуга, И. Лотфуллин шунда укырга китә. 2 еллык курсларны 1ел эчендә үзләштергәннән соң, ул Казанга кайта һәм җиң сызганып эшкә керешә. Аның турыдантуры

катнашында Казандагы «Әҗем», «Солтан», «Апанай», «Гали», «Зәңгәр», «Ал»,«Борнай», «Иске Таш», «Ак мәчет»,«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе һәм, әлбәттә, Кабан аръягы мәчете халыкка кире кайтарыла. Ул шулай ук «Болгар», «Рамазан», «Ризван» мәчетләрен,Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Югары Ослан һәм башка шәһәррайоннардагы гыйбадәтханәләрне ачуда

катнаша. 1992 һәм 1998 еллардагы мөфтиятләрне оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе була. Исхак хәз рәт имамнар һәм мөгаллимнәрне әзерләүдә дә күп көч сарыф итте. Дин өлкәсендә бихисап эшләр башкарып, Исхак хәзрәт моннан 2 ел элек вафат булды. Урыны оҗмахның түрендә

булсын. Хәзер исә Исхак Лотфуллин исемендәге мәчетмәдрәсә белән аның улы Сәетҗәгъфәр хәзрәт җитәкчелекитә. 5 октябрьдә Исхак хәзрәтне искә алу мәрасимендә аның оныгы Мөхәммәт

Коръән укыды. Бу да дини өлкәдә буыннар эстафетасының дәвам итүенә ышанычлы бер дәлилдер. Мәҗлеснең ахырында мин Пенза өлкәсе мөфтиенең беренче урынбасары Габдерәүф хәзрәт Зәбиров белән сөйләшеп алдым. «Исхак хәзрәт бөек шәхес иде, — дип башлады ул сүзен, ә аннары болай дәвам итте: «Ул Аллаһының арысланы кебек динебезгә хезмәт итте. Без бу гыйбадәтханәне Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәчет дип кенә түгел, ә бәлки мишәр халкы мәчете дип тә атыйбыз. Бу иман йорты безне Казан татарлары белән тоташтыра

торган күпер вазифасын үтәүче бер мәркәз дә иде. Исхак хәзрәтнең турылыклы тормыш юлдашы, аркадашы Галия ханым да безне шатландыра. Көндез генә түгел, төнлә килсәк тә, безнең өчен

мәчетнең ишекләре генә түгел, Исхак хәзрәт һәм якташыбыз Галия ханымның калеб ишекләре дә ачык иде. Исхак хәзрәт Татарстан өчен генә түгел, 130 мең татар булган Пенза өлкәсенә дә дин

әһелләре әзерләде. Шәхсән мин үзем дә Казандагы шушы мәчеттә белем алдым.Россиядә тиздән җан исәбен алу була.Татар халкы анда үзенең бердәмлеген күрсәтсен, бүленмәсен, аерылмасын.

Чөнки: «Бүленгәнне бүре ашар, аерылганны аю ашар», — дип бик дөрес әйткән халкыбыз...» — диде Г. Зәбиров. Бу сүзләргә башка берни дә өстәп булмыйдыр. Бу көнне мәчеткә килгән халык

Исхак хәзрәт турында төшерелгән кино карап, аның рухына дога кылып кайтып китте. Теләге булганнар аның каберен зиярәт кылды. Ә мин исә Казандагы бер урамга Исхак Лотфуллин исемен бирсәк, начар булмас иде, дип уйлап куйдым.

Хаҗип ӘХМӘТША


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе