Екатеринбур: Җәмигъ мәчетенең киләчәге сорау астында

25 сентябрь көнне Урал дәүләт тау университеты бинасында Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Свердлау өлкәсе губернаторы Александр Мишарин татар

БӘЙЛЕ
2010 Сен 29

25 сентябрь көнне Урал дәүләт тау университеты бинасында Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Свердлау өлкәсе губернаторы Александр Мишарин татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Чарада Екатеринбурда тукталып торган Җәмигъ мәчете төзелеше мәсьәләсе күтәрелде.

Очрашуда бирелгән сораулар арасында иң актуале булып, Екатеринбурда Җәмигъ мәчете төзелү хакында сорау яңгырады. Әле губернатор Эдуард Россель заманында ук, 2007 елда шәһәр уртасында мәчет төзелү өчен җир бүленеп, аңа беренче таш салынган иде. Ул вакытта бу вакыйга күпләрне сөендергән иде.

Хөкүмәт җитәкчеләре мәчетне 2009 елда Екатеринбурда булып узган ШОС (Шанхай оешмасы) саммитына өлгертергә вәгъдә итсәләр дә, эш нигезгә 168 данә багана кагып куюдан узмады.

Проектка да хәйран гына акча сарыф ителгән иде. Аннан соң кризис нәтиҗәсендә төзелешне финанслау туктатылды. Шуның аркасында җирдән дә аздан гына колак какмый калдылар: шәһәр уртасындагы җир алтын бәясенә тиң.

25,58 Kb

Җирне югалтмас өчен җирле мөселман оешмасы һәм татар эшмәкәрләре тырышлыгы белән вакытлыча дога кылу йорты төзелде. Ә бит Екатеринбурда чиркәүләр, яңгырдан соң чыккан гөмбәләр күк, калкып үсеп тора. Шәһәрнең нәкъ үзәгендәге иң яхшы урыннар яңадан-яңа чиркәүләр торгызырга бирелә. Русия императорын җәзалап үтергән урында хөкүмәт акчасына мәрмәр ташлардан “Храм на крови” төзеп куйдылар.

“Свердлау өлкәсендә 40тан артык мәчет бар, әмма аларның берсенә дә хөкүмәттән бер тиен ярдәм кермәде, барысы да татарларның үзләре тырышып тапкан акчага төзелде”, ди “Урал татарлары” конгрессы җитәкчесе Ринат Садриев.

Синагога, православ чиркәве һәм булачак Җәмигъ мәчете урыны Килешү мәйданын, икенче төрле итеп әйткәндә, “Ризалык өчпочмагы”н тәшкил итәргә тиеш. Сан нисбәтеннән моңа кадәр икенче урынны алып торучы мөселманнар Җәмигъ мәчеткә лаек.

Очрашу вакытында Александр Мишаринга бирелгән сорауны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бик тиз тотып алды һәм үз чиратында губернатор белән бу мәсьәләгә аерым эш алып барачагын белдерде.

Фәвия СӘФИУЛЛИНА

"Азатлык Радиосы"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе