“Коръән яндыруга карата Америка бөтен дөнья җиһад җавабын алачак”

2001 елның 11 сентябрь вакыйгаларына мөнәсәбәтле рәвештә АКШның Флорида штатының протестант чиркәве пасторы Терри Джонс Коръәни-Кәримне яндыру нияте барлыгын белдергән иде.

БӘЙЛЕ
2010 Сен 17

2001 елның 11 сентябрь вакыйгаларына мөнәсәбәтле рәвештә АКШның Флорида штатының протестант чиркәве пасторы Терри Джонс Коръәни-Кәримне яндыру нияте барлыгын белдергән иде. Шулай итеп, ул террорчылар тарафыннан Нью-Йорктагы игезәк манаралар хәрабәсендә вафат булганнарны искә алырга һәм теракт булган җирдә мәчет төзү планына протест белдерергә теләде. Коръәнне мыскыллаудан килеп туган вәзгыять бөтен дөньяда, аеруча ислам илләрендә шау-шу уятты.

Бу хәлгә хәтта Ак йорт та тыкшына башлады. Пентагон башлыгы Роберт Гейтс исә Джонсның бу уеннан кире кайтуын үтенде. Берничә көн уйлаганнан соң пастор килешкән кебек булды һәм башкаларны да бу гамәлне кылмаска чакырды.

Шул ук вакытта Джонсның ике хезмәттәше бу чакыруны тәнкыйтьләп тә чыкты. 11 сентябрьдә Боб Оулд исемле пастор тагын бер евангелист белән мөселманнарның изге китабының ике данәсен үз йортлары ишегалдында яндыру акциясен уздырды.

Дөнья җәмәгатьчелеге үз җавабын озак көттермәде. Ике көн узгач ук, Һиндстанның Джамму һәм Кашмир штатында демонстрантлар протестант чиркәве һәм мәктәбен яндырды. Демонстрация чуалышлары вакытында 12 кеше вафат булды.

Аналитиклар искәртеп үткәнчә, монысы әле башы гына. АКШ һәм бөтен дөнья өчен шушы пасторларның гамәле нәрсәләр китереп чыгарыр? Бу хакта “КП” газетасына Россия политологлары менә ниләр сөйләгән.

Александр ДУГИН, политолог:

– Кыргыйлык бу! Гадәти Америка кыргыйлыгы! Минем уйлавымча, Америка – ул дини мәдәният һәм толерантлык бөтенләй булмаган дәүләт. Мөселманнарның изге китабы белән булган хәлгә килгәндә исә американлылар җәмгыять эталоны сыйфатында демонстрациягә чыга алмады. Шулай килеп чыга ки, кеше хокукларын хөрмәтләү күрсәткече аларда бер тамчы күләмендә дә юк икән. Ә безнең либераллар исә шушы варвар Америка стандартларына мәдхия укый. Без әлеге “цивилизация”нең чын йөзен күрдек: пасторлар Коръән яндыра, моның белән меңләгән миллион кешене кимсетә. Моңа карата Америка бөтен дөнья җиһад җавабын алуы мөмкин.

Гейдар ҖАМАЛ, Россиянең Ислам комитеты рәисе:

– Мин монда Америка администрациясенең конкрет мәсьәләләргә ия ике уенын күрәм. Бүгенге көндә АКШ Әфганстан, Гыйрактан читләшә бара. Әгәр дә хәзер АКШның әлеге сугышларда җиңүен Америка җәмәгатьчелеге хәтерендә чикләп калдырсак, моннан соңгы вакыйгаларның тагын да негатив төсмере алуы (хәтта Вьетнамны тар-мар итүдән дә куркынычрак) бик мөмкин.

Минем уйлавымча, бу адымга карата реакция алдан уйланылган булгандыр. Коръән белән булган бу ситуацияне Обама үзе дә пастор Джонска игътибар юнәлтеп, аның планнары хакыйкатькә хилафлык китерә, дип көчәйтеп җибәрде. Әмма пасторның үзе белән сөйләшмәде. Аңа бары тик Пентагон башлыгы гына шалтыратты, моннан соң Терри Джонс үз планнарыннан кире кайткан кебек булган иде. Ләкин шунда ук ике кабахәт килеп чыкты, гамәле буенча шайтани акция эшләделәр. Һәм боларның барысы да планетар скандал төсмере алды.

Әлбәттә, бу хәл хәзер АКШның бөтен дөнья мөнәсәбәтенә антогонизмы кисәк кенә артып китүенә китерәчәк. Бөтен җирдә Америкага каршы акцияләр барачак, ә бу исә АКШ сәясәтчеләренә җәмәгать фикерен үз файдаларына мобилизацияләү мөмкинлеге бирәчәк.

Оксана БОГДАНОВА.

“Комсомольская правда”


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе