Ифтар каләмчеләрне дә бергә җыйды

7 сентябрь көнне “Идел-Пресс”ның генераль директоры Ислам Әхмәтҗанов үзенең коллегаларын – журналистлар, баш мөхәррирләр, каләм әһелләрен чакырып, ифтар ашы

БӘЙЛЕ
2010 Сен 08

7 сентябрь көнне “Идел-Пресс”ның генераль директоры Ислам Әхмәтҗанов үзенең коллегаларын – журналистлар, баш мөхәррирләр, каләм әһелләрен чакырып, ифтар ашы үткәрде. Мәҗлестә Ислам әфәнденең якташы, “Кол Шәриф” мәчетенең имам хатибы Рамил хәзрәт Юныс та катнашты. Ул ахшам җиткәнче Коръән аятьләрен укыды. Дога кылды. Хәзрәтнең җәмәгатькә әйтер сүзе дә шактый булып чыкты. Р. Юныс зыялыларыбызга нинди мәгълүматлар җиткерде соң? Шулар хакында кыскача язып китәбез.

Ураза гаетенең нинди мәгънәләре бар?49,4 Kb

Ифтар изге Рамазан аеның 28 нче көненә билгеләнгән иде. Быел фарыз ураза 29 көннән килде. “9 сентябрьдә гает, Ураза бәйрәме. Һәрбер бәйрәмнең үзенең бер төсе, һәрбер бәйрәмнең үзенең бер мәгънәсе бар, – дип башлады сүзен Рамил хәзрәт. – Ураза гаетенең мәгънәсе нәрсәдә дигәндә, кайвакыт әйтәләр: “Әллә, хәзрәт, ай буе ач торып туйдык, хәзер ашый башладык, дип бәйрәм итәбез микән ?”, – диләр. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә: “Иң зур батырлык – кеше үзен-үзе җиңсә”, – ди. Иң зур батырлык – үзеңне үзең җиңү. Ураза гаетенең бер мәгънәсе – адәм баласы үзен-үзе җиңгәнгә бәйрәм итүдә. Нинди генә эссе, озын көннәр булмасын, каршыбыздагы бер тамчы су белән бер кисәк ипине дә капмадык, үзебезнең нәфсебезне, теләгебезне Аллаһ ризалыгы өчен җиңә алдык. Менә бу зур җиңү, шуңа күрә Гайдел-фитр бәйрәме – үзебезне үзебез җиңгәнгә бәйрәм ителә ул. Икенчедән, ураза – Аллаһы Тәгаләнең бер кунагы, бер ай элек без аны каршы алдык, ул безгә Аллаһтан бер кунак буларак килде. Ураза безгә тән, җан сәламәтлеге алып килде, ул безгә күп кенә үзенең нигъмәтләрен бирде: әйтик, гөнаһларыбызны гафу итүне. Ә 1400 ел элек Рамазан ае рәсүлебезгә пәйгамбәрлекне, изге Коръән китабын биргән иде. Без Кадер кичәләре, шушы ифтар ашлары белән безгә чиксез нигъмәтләр алып килгән кунакны озатабыз. Шуңа күрә Шәүвәлнең беренче көне – бөтен айларның патшасы булган Рамазан-шәриф аен озату бәйрәме дә булып тора”. Бу бәйрәмнең мәгънәләре күп, болар моның берничәсе генә икәнен дә искәртте хәзрәт.

3 меңгә якын студент намаз укый

6 сентябрь көнне Рамил Юныс Казан дәүләт финанс-икътисад институты ашханәсендә узган авыз ачу мәҗлесендә булган. Бу чараның рекламасы Рамазан ае дәвамында барды: социаль челтәрдә, мәчетләрнең игълан такталарында белдерүләр эленгән иде. Баксаң, берничә дистә ел элек кенә дә түгел, җитәкчеләрнең авыз ачтырулары киң җәмәгатьчелек белән башкарылмый иде. Кая ул ислам динен тотучы егет-кызларның югары уку йорты биналарында ифтар үткәрүләре?! “Мин бу очрашуга шуның кадәр гаҗәпләндем һәм шатландым-куандым, өч йөз студент – кызлар һәм егетләр, институтның ашханәсендә авыз ачалар. Өченче катка менеп, буеннан-буена намазлык җәйгәннәр, өч йөз студент шунда ахшам намазы укыды”, – ди хәзрәт. Бу – җәйге каникулдан соң мөселман яшьләренә бергә җыелу өчен менә дигән форсат булып чыкты. Шуңа күрә дә табыннар гаять мул, күп итеп әзерләнгән иде. Шуннан Рамил Юныс түзмәгән, яшьләргә бер соравын бирмичә һич тә булдыра алмаган: “Казан буенча намаз укучы ничә студент бар?” – дигән. Аңа исә: “Хәзрәт, без төгәл белмибез, әмма гамәлдәге студентлар арасында бер меңнән алып өч меңгә кадәр намаз укучылар”, – дип әйткәннәр. “Ә укып бетергән студентлар – аспирантлар яисә абитуриентлар –алар турында без белмибез. Миндә студентлар арасында 2-3 мең кешенең намаз укуы зур бер гаҗәпләндерү уятты һәм күңелемә шундый бер уй килде: киләчәктә бер 10-15 елдан бу егетләр-кызлар безнең җитәкчеләр, зур гына белгечләр булачак. Әйтәсем килә – алар рухи яктан да бай булып, фәнни яктан да белгеч булган яшьләр – безнең киләчәгебезне ныклы итәр. Мин мәҗлестән шундый фикер белән чыктым”, – диде Рамил Юныс. Хәзрәт тагын бер хәлне сөйләп узды. Күптән түгел Казанга Германиядән Рәмзи Бәй дигән төрек кешесе килә, ул дөньяда ике мәртәбә Коръән уку буенча беренче урын алган. Шуны, беренче урын алгач, сиксән илгә чакырганнар. Ул да бит: “Сиксән илдә булдым (арада гарәп илләре, Төркия дә, Америка да, Европа да бар), тик Казандагы кебек тәравих намазының соңына кадәр калып яшьләрнең укуын 80 илнең берсендә дә күрмәдем”, – дигән. Нәтиҗә ясап, Рамил әфәнде: “Менә монда үзебезгә бер яктан гаҗәпләнерлек әйбер бар, ул яшьләрнең күбесенең әти-әнисе дә диндә түгел, намаз да укымый. Шуннан соң, уйлап-уйлап утырдым да кичә, Коръәни-Кәримнең “Рум” сүрәсенең 30 нчы аяте искә килде”, – диде. Бу аятьне әйткәнче ул тагын берничә фикер җиткерде.

Дин кешегә каян килә?

Журналистлар бу сорауны бик еш бирә. Ягъни, мәсәлән, хәзрәт, сез дингә ничек килдегез? Бу сорауны күп кенә галимнәр, фәлсәфәчеләр дә бер-берсенә биргәннәр. Фәлсәфәче Генрих Герценның әйткән сүзләре бар, ул болай дигән: “Бөтен гасырлар буена яшәгән халыкларны тикшердек, фәлсәфәсез, культурасыз, белемсез халыкларны күрдек, тик динсез халыкны тапмадык”. Һәрбер халыкта кайсыдыр чорда ниндидер бер дин булган, динсез чор булмаган. Икенчедән, инглиз язучысы Дельфонс: “Дин борынгы заманнарда барлыкка килгән, кешеләр табигать күренешләреннән курыкканнар: яшеннән куркып -агачка, судан куркып утка табынганнар һ. б.” – дип әйтә. Ә алман тарихчысы Макс Миллер үзенең китабында болай дип яза: “Кешенең акылы дингә сәбәпче. Ул акылы белән уйлый, бу табигать артында икенче бер табигать бар, ягъни икенче бер яшәеш бар. Алар безгә тәэсир итәләр”. Бер сүз белән әйткәндә, кешенең акылы сәбәпче булып тора. Француз галиме Эмиль Дуркейн исә: “Җәмгыять барлыкка килгәч, дин барлыкка килгән, кешеләр белән идарә итү, кешеләргә культура, әдәп-әхлак кертү өчен, дини кануннар уйлап табылган”, – дип әйтә. Мондый фикерләрне без күп әйтә алабыз, гасырлар буена әйткән фикерләр күп булды. Без мөселман буларак, иң беренче, моңа җавап Коръәндә бармы, шуны карарга тиеш. Коръәндә булмаса, хәдисләрдән, хәдистә булмаса, ул вакытта кеше акыл белән фикер йөртергә мөмкин. Аллаһы Тәгалә “Рум” сүрәсенең 30 нчы аятендә бөтен фәлсәфәчеләр, галимнәрнең сорауларына җавап бирә: “Йөзеңне юнәлт дөрес дингә, ул динне Аллаһы Тәгалә һәрбер адәм баласының күңеленә табигый сыйфат буларак салды”, – ди. Һәрбер адәм баласының күңелендә ул туганда ук була, бер илаһлыкка табыну сыйфаты бездә дә бар. Ләкин галимнәр шуны ачык әйтә – өч төрле сәбәп белән кеше эчендәге шул ноктаны таба алмый: 1) ул әти-әнидән, гаиләдән күрми; 2) ул шундый дус-иш, иптәшләргә эләгә; 3) яшәгән җәмгыять, этнокультура, яисә анда булган ниндидер чор йогынтысы. Менә бу әйберләр нык тәэсир итәләр, әмма ул безнең эчебездә яши. Әлеге студентларга (бүгенге көндә аларга шушындый чор туры килде) мәгълүмат бар, газеталар бар, һәрбер газетада диярлек рубрикалар, интернет эшли, менә шушы балалар, хәтта әти-әниләре диндә булмасалар да, мәгълүмат аркылы эзләнеп, күңелләрендә Аллаһка табыну сыйфатын эзләп таптылар. Һәм шуны үстерәләр. Бу Аллаһының бер рәхмәте, күңелебездә булган шул Аллаһы Тәгаләне тануыбыз, безгә тагын көч-куәт бирер, әмма дин ул безнең шушы табигый халәтебезне киңәйтүче генә. “Минем шуны җиткерәсем килә (бик зур рәхмәт): татар халкында ифтар мәҗлесе бик матур үтә, күп кенә илләрдә бу юк, менә гарәп илләрендә, авыз ачу ул – ике-өч хөрмә белән су, бер кружка катык биреп, авыз ачу була. Ә ашавын башка җирдә. Татар халкында авыз ачу йоласы бик тә күркәм, никах кебек үтә, – дип уртаклашты Рамил Юныс. – Кем дә кем бер кешегә генә булса да авыз ачтырса, шул кешенең тоткан ураза әҗере авыз ачкан кешегә дә языла. Шуңа күрә бүгенге көндә сез ничә ураза тоткан кешегә авыз ачтырдыгыз, безнең бөтенебезнең әҗер саваплары үзебезгә дә кала, шуның кадәр әҗер-савап шушы мәҗлесне оештырган кешегә дә языла”.

Башкортстанда Ураза бәйрәме рәсми ял көне?!

Татар җәмәгатьчелеге күп кенә мәсьәләләрне ут күршебез Башкортстан респубикасы белән чагыштырып карарга ярата. Ә бит аларда Ураза гаете көнендә бөтен кеше дә ял итә, “дөньяви” календарьләрдә “кызыл” көн итеп билгеләнгән. Мин үзебезне Чечня белән чагыштырмыйм да инде... Нигә бездә бу җәһәттән пассивлык күренә? Хөкүмәттән генә торамы бу?

“Бу турыда күптән сүз бара. Дәүләт Советында да элегрәк берничә тапкыр күтәрелгәне булды. Ул көн килер, дип уйлыйм”, – дип белдерде Роберт Миңнуллин.

Ислам Әхмәтҗанов быел ничәнче тапкыр ифтар үткәрүен төгәл генә әйтә алмады. “Иң сөендергәне шул: беренче ифтар мәҗлесен без, хәтерем ялгышмаса, биш-алты ел элегрәк оештырган идек. Әле ул вакытта безнең эшчеләребез, инженер-техник хезмәткәрләр арасында динне хөрмәт итүчеләр, ураза тотучылар бармак белән генә санарлык иде. Бу хакыйкатькә хилафлык китерү булмас, әмма без елдан-ел диндар кешеләрнең күбәюенә шаһит булып яшәдек, яшибез, “– ди ул.

“Идел-пресс”та дини китаплар күп басыла. Аларның тиражлары да шактый. Алар йөзәр меңнәр белән исәпләнә.

Ислам Әхмәтҗанов та Ураза бәйрәмен Татарстанда рәсми ял көне итү өчен, аны Дәүләт Советында күтәрергә кирәк, дип саный. “Халык үзенең депутатлары аша бу теләкне тормышка ашырырга тиеш. Һәрхәлдә, безнең депутатларыбыз арасында ислам диненә битараф булмаганнар байтак һәм Башкортстанның бу документларын соратып алып, өйрәнербез, дигән вәгъдәне бирә алам”, – диде ул.

Нияз САБИРҖАНОВ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе