Җан тынычлыгы – Ислам рецепты

Ислам дине – чын тәкъвалыкка юл, шулай булгач, котылу чарасы да. Исламда кеше чын рухи иреккә ирешергә, җанын иман белән ныгытып, вәсвәсәләрдән һәм коткылардан котылып калырга

БӘЙЛЕ
2010 Сен 08

Ислам дине – чын тәкъвалыкка юл, шулай булгач, котылу чарасы да. Исламда кеше чын рухи иреккә ирешергә, җанын иман белән ныгытып, вәсвәсәләрдән һәм коткылардан котылып калырга сәләтле. Чын һәм тәкъва Ислам динен аңлы төстә, үз ирке белән сайлап алу диндар кешегә хәзерге дөньяда эчке горурлыгын һәм җан тынычлыгын сакларга мөмкинлек бирә.

Чын мөселман мәрхәмәтле һәм шәфкатьле Аллаһы Тәгалә яклавына ихластан бирелә, аның инануы Аллаһы Тәгаләгә абсолют ышану, Аның яклавына өмет белән сугарылган.

Ислам диненең алдан билгеләп куюы шуннан гыйбарәт: мөселманнар бар җаннары һәм йөрәкләре белән Аллаһыны олыласыннар, яратсыннар, Аның барлык кылган гамәлләрен һәм, барыннан да элек, кешене хөрмәт итсеннәр.

“Ислам” сүзе “җиһанны, күндәмлекне, үзеңне Аллаһыга тапшыруны” аңлата. Әлеге сүзнең нигезендә шулай ук “кабул итеп алу, кайгы-хәсрәтсез булу, сакланып калу, бәйсез булу” мәгънәләре дә ята. Әлеге сүзнең бөтен мәгънәләрен дә бергә туплаганнан соң: “Ислам – Аллаһыны ихтыяри кабул итү, үзеңне Аңа багышлау нәтиҗәсендә туган җан тынычлыгы ул”, – дип әйтергә мөмкин; башкача әйтсәк, “Ислам – җанның табигый халәткә кайтуы, нормага кайтуы ул”.

Аллаһы әйтте: «И, Китап әһелләре! Килде сезгә рәсүлебез Мухәммәд г-м китабыгызда Аллаһ хөкемнәрен яшергәнегезнең күпләрен белдерер өчен, вә күпләрен гафу итәр, әйтмәс. И, кешеләр! Килде сезгә мәгърифәт нуры Мухәммәд г-м вә раушан китап. Аллаһ күндерер бу Коръән белән аның ризалыгына ияргән мөэминнәрне иминлек, тынычлык юлына, ягъни җәннәтләр юлына һәм аларны үзенең теләге вә ярдәме белән көферлек, наданлык һәм бидгат, хорафат караңгылыгыннан чыгарып, чын иман, хак дин яктылыгына кертер һәм аларны туры юлга күндерер». (“Маидә (Аш яулыгы)” сүрәсе, 15-16).

Әлеге хәбәр һәркемгә чын-чынлап юл күрсәтүче йолдыз булып хезмәт итә, җанны чистартырга, гаиләне бәхетле итәргә, җәмгыятьне көйләргә ярдәм итә. Аллаһы Тәгалә: “Дингә ышанучы турылыклы ир һәм хатын-кызларга без һичшиксез бик яхшы тормыш бүләк итәчәкбез”, – дип белдерде (“ән-Нәхи” сүрәсе).

Аллаһы Тәгалә шулай ук әйтте: “Кем дә кем минем әйткәннәремне колагыма да элми, аны авыр тормыш көтә, ә кабаттан терелгән көндә без аны сукыр итеп яратачакбыз” (“Таха” сүрәсе).

“Авыр тормыш” сүзтезмәсе берничә ысул белән аңлатып бирелгән. Ибн Касирның классик “Тәфсир”ендә: “Бу дөньядагы “авыр тормыш”, ягъни тынычлыгы булмаса, күңеле ачык, шатлык белән тулмаса, ялгыш карашлардан аның күкрәге кысылыр. Хәтта әгәр дә кеше карап торышка иркен тормышта яшәгән кебек тоелса да, теләгән әйберен ашаса, яшисе килгән җирендә яшәсә дә, аның күңеле инанганлыкка һәм дөрес юлга килми һәм әлеге кеше аптырашта һәм икеләнүләр арасында кала, әлеге шик-шөбһәләр тиз генә узмый. Әгәр дә кыйбласы дөрес булмаган яки гөнаһлы кеше бу дөньяда бәхет эчендә яшәсә дә, хәтта бу эчке бәхет булса да, әмма ул барыбер туры сүзле диндар кешеләргә хас җан тынычлыгына ия була алмас. Ә соңыннан әлеге кешене каберендә мең төрле газап көтә.

Аллаһы Тәгалә: “Мин бит җеннәрне һәм кешеләрне алар Миңа табынсыннар өчен булдырдым”, – ди (“Сибелүче” сүрәсе, 56). Нәкъ менә табынуда кешенең Аллаһ колы буларак җан тынычлыгы чагыла.

Коллык – кешедә хурлыклы, түбәнсетүле, ихтирамга лаек булмаган кебек күңелгә ятышсыз тойгы уятучы сүз ул. Һәм чыннан да, бу шулай һәм тагын шундый очракта, әгәр дә кеше үз ихтыяры белән инде булдырылган әйберләрнең колына (башка кеше колына, матди байлыклар колына) әйләнсә.

Әмма кеше бары тик Аллаһының гына колы була икән, ул ирексездән югары әхлакый сыйфатларга, рухи көчкә, тормышта нык ышанычка ия була.

Кеше табигатен тикшергәндә шуны күрәбез: аның күңеленең иң-иң түрендә табыну хисе яши.

Кеше Аллаһыны, иманны, хакыйкатьне инкарь итәргә мөмкин, әмма ул беркайчан да күңеленә хас булган нәрсәгә дә булса табыну сыйфатыннан арына алмаячак. Кешедә генетик яктан табыну сыйфаты салынган, ул – бер Аллаһ. Әгәр дә кеше үзенә салынган нәрсәләрдән дөрес итеп файдаланса, үз табынуын дөрес итеп юнәлтә белсә, шул чакта ул чын иреккә ия була һәм аңарда Аллаһы тарафыннан салынган миссияне башкара ала.

Күпләр Аллаһыга табынуны намаз уку, ураза тоту, Коръән уку, мәүледләр әйтү һ. б. дип кенә аңлый.

Әмма әлеге позиция – Исламның асылын дөрес итеп аңлата белмәү нәтиҗәсе генә. Аллаһы Тәгаләгә табыну – Аллаһы канәгать булган барлык эшләр бит. Нәкъ менә табынуга булган мондый караш иминлек һәм тынычлык алып килә.

Заманында Мисырның күренекле сәяси лидеры Әнвәр Сәдат: “Татулык теләсә кайсы җир кисәгеннән дә күпкә кадерлерәк”, – дип әйткәндә тынычлык һәм татулыкның никадәр зур көчкә ия булуын бик яхшы аңлаган. Ул сатып алырга ярамый торган, әмма барыбыз да алырлык булган дөнья турында әйткән, безгә дә шуны телисе иде. Яңа сызымнар буенча һәм яңа материаллардан яңа биналар һәм конструкцияләр ничек төзелә, яңа менталь конструкцияләр дә шулай булдырыла. Татулашу хисен дусларча уй-хисләрдән, дога һәм игелекле гамәлләрдән булдырырга мөмкин һәм иң мөһиме Аллаһыга ышаныч һәм Аның үзенә табыну йогынтысында.

Һәр кешенең үз гомерендә Тәңренең үзе катнашуын тойган мизгелләре булачак. Әлеге төшенү белән барлык тискәре фикерләрдән һәм дөньялык әйберләреннән, куркулардан, шикләнүләрдән, мәшәкатьләрдән һәм проблемалардан котылу килә. Үзгәреш дәрәҗәсе бик тиз эчке дөньяңда сизелергә мөмкин, әмма акрынлап ул тышкы дөньяда да күренә башлый.

Җаныгызны тынычландыру һәм татуландыру өчен Сезгә беркая да барырга кирәк түгел: бары Аллаһы Тәгаләгә карата ышаныч яшәгән үз җаныгыз эченә керү дә җитә. Тышкы хәлләр көтмәгәндә үзгәрергә мөмкин һәм сез имин дип санаган нәрсәнең кинәт юкка чыгуы бар. Әмма сез эчке тынычлануга ия булуга, ул тынычлык бик тиз үзгәрүчән дөньяда да сезнең белән калачак. Һәм шуны онытмагыз: әгәр дә сез үзегез тату яшәргә яратасыз икән, димәк, җир йөзендә һич булмаса ниндидер тыныч яшәү тәкъдире бар. Шул чакта үзегезнең һәммәсе белән дә тынычлыкта яши алу тәҗрибәгез белән уртаклашыгыз, һәм бар җиһанда иминлек хөкем сөрер.

Габдрахман ХӘБИБУЛЛИН


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе