“Билайн” татарча сөйләшә башлады. Кыенлыклар да бар

“ВымпелКом” операторы Татарстандагы “Билайн” абонентларына татарча хезмәт күрсәтә башлау турында реклам таратты. Бу яңалык Республика көнендә, 30 августта эшли башлады, дип игълан итте. Тик татарча хезмәт

БӘЙЛЕ
2010 Авг 31

“ВымпелКом” операторы Татарстандагы “Билайн” абонентларына татарча хезмәт күрсәтә башлау турында реклам таратты. Бу яңалык Республика көнендә, 30 августта эшли башлады, дип игълан итте. Тик татарча хезмәт күрсәтү көйләнеп бетмәгән.

Республика көне алдыннан Казандагы реклам такталарында үзенчәлекле рәсемнәр дә пәйдә булды. “Билайн”ны таныта торган сары төскә кара сызыклар төшкән свитер һәм татар түбәтәе кигән ир-атны арттан бер кечкенә кыз кочаклаган. Ул кызның чәчләрен дә сары төстәге күбәләкләр белән эләктереп куйганнар.

Иң өскә “Сине аңлаганда шундый рәхәт!” дип язганнар. Аннан соң инде “Билайн”ның татарча да сөйләшә башлавы турында язып куйганнар. Шалтырату өчен телефон номерлары да күрсәтелгән.

“ВымпелКом”-оператор, ә "Билайн" - товар билгесе

Рекламда күрсәтелгән 253-53-53 номеры Казан телефоны кебек. Әмма элемтәнең теге башында бөтенләй татарча аңламаган кеше утыра һәм ул бөтенләй Казанда түгел, ә Екатеринбурда икән.

Екатеринбурда утыра торган Олег исемле егет минем алар белән татарча сөйләшергә телүвемә башта бик нык гаҗәпләнде һәм үзләрендә татар теле белгән кешенең булмавын әйтте. Ул Казанда “Билайн”ның татарча сөйләшә башлавы турында бөтенләй хәбәрдар түгел икән. Казандагы офиска ничек шалтыратырга мөмкин икәнлеген дә белми.

Рекламнан ары китеп булмый

Реклам тактасына эленгән икенче номерны - 08-103не җыябыз. Монда сәламләү сүзеннән соң, автоҗавап (автоответчик) 1 төймәсенә бассаң мәгълүматны урысча, ә 2гә бассаң татарча тыңлый аласың, дип хәбәр итә. Без 2гә басабыз.

“Билайн” татарча сөйләшә башлады. “Билайн” абонентларга бөтен яктан хезмәт күрсәтүне татар телендә башлап җибәргән беренче телекоммуникацион компания. Сайт, клиентларга ярдәм күрсәтү үзәге эшчәнлеге, офиста хезмәт күрсәтү – болар барсы да урыс һәм татар телләрендә – күңелегезгә хуш килгәнен сайлап алыгыз.

Сөйләшүне һәм мәгълүмат алуны татар телендә уңайрак күргән абонентлар “Билайн” сервисын яңа яктан бәяли алачаклар. Мәгълүмат һәрдаим яңартылып торачак. “Билайн” абонентлары барлык яңа тәкъдимнәр турында Татарстанның ике дәүләт телендә вакытында белеп торачак”, ди автоҗавап.

Әмма әлегә бу 08-103не җыеп та әллә кая ерак китеп булмый. Иренмәсәң, тагын шушы ук мәгълүматны тыңларга мөмкин. Бу номер аша турыдан-туры сөйләшә торган элемтәче (оператор) белән бәйләнешкә кереп булмый.

Хәйран азаплана торгач, интернеттан Казандагы “Билайн” хезмәте белән элемтәгә керү өчен тагын бер кыска номер табылды. Ул - 06-22. Анда да автоҗавап мәгълүматны ике телдә дә тыңлап булу турында хәбәр итә. Тик телефонның 2ле саны төшерелгән төймәгә бассаң, нигәдер кабат урысча сөйли башлый.

Шулай да теге яктагы оператор белән сөйләшү мөмкинлеге дә туды. Лидия исемле кыз алды. Ул бер генә урыс сүзе дә кыстырмыйча “Билайн”ның мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирде.

Рекламда күрсәтелгән номерга шалтыратканда Екатеринбурга эләгү, башка номердан татарча тыңлыйм дип басканда урысча сөйли башлау проблемнарына карата, Лидия фикеренчә, бу хәл эш башлагандагы кыенлыклар гына булырга мөмкин.

“Сезнең сорауларны җитәкчелеккә җиткерермен. Минемчә, киләчәктә алар чишелер”, диде Лидия. Ул җитәкчелек белән бәйләнешкә керү өчен аерым телефон да биргән иде. Әмма сишәмбе көнне аны алучы булмады.

Бу җитешсезлекләр, кара әле "Билайн" үзебезчә, матур итеп татарча сөйләшә, шуңа күчим әле, диючеләрнең тиз генә гайрәтен чигерергә мөмкин.

Башта тувача, аннан кытайча, хәзер татарча

“Билайн”ны татарча сөйләтү өчен “ВымпелКом” ширкәте 3 миллионнан артык акча тоткан. Реклам һәм мәгълүмат татарчага тәрҗемә ителгән. Кулланучылар белән элемтә үзәгенә (колл-центр) 16 яңа хезмәткәр дә алганнар.

“БизнесONLINE” хәбәр итүенчә, “ВымпелКом”ның башкарма вице-президенты Дмитрий Плесконос мондый проектларның Русиядә беренче түгел икәнлеген әйтә. Тува республикасында тува телендә хезмәт күрсәтә башлаганнар инде. Красноярски өлкәсендә һәм Көньяк Урал төбәгендә яшәүче кытайлар өчен тарифларны кытай теленә дә тәрҗемә иткәннәр.

Наил АЛАН

"Азатлык Радиосы"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе