Минем кадерлеләрем! “Безнең гаиләдә Рамазан” конкурсына килгән эш

Без гаиләдә һәр елны шундый сөенечле көннәрне-Рамазанны, Аллаһының әмерен көтеп алабыз. Өстебездә булган фарызны үтәргә тырышабыз, ураза тотабыз, дуслар,

БӘЙЛЕ
2010 Авг 30

Без гаиләдә һәр елны шундый сөенечле көннәрне-Рамазанны, Аллаһының әмерен көтеп алабыз. Өстебездә булган фарызны үтәргә тырышабыз, ураза тотабыз, дуслар, туганнар, әбиләрем белән шатлыкны уртаклашабыз, Раббым Үзе ярдәмче булсын, дип дога кылабыз. Әбиләрем дә Рамазан аен шатланып, шөкер итеп каршылыйлар. Аларга икеләтә шатлык, чөнки бу айда без, оныклары, ураза тотабыз. Алар өчен иң зур бәхет бит ул. Ә ураза тотучы ике куаныч кичерә, ди минем әбиләр. Аның беренчесе-ифтар вакытында авыз ачу, икенчесе кыямәт көнендә Раббыбыз каршында басып тору белән бәйле.

Моңа кадәр әле бер вакытта да мин әбиләремнең тормыш юлы, аларның нинди кеше булулары турында озаклап уйлаганым булмады. Ә бит әбиләремнең моңа хаклары бар. Әбиләрем икесе дә табигатьнең иң гүзәл җиренә урнашкан Каргалы авылында яши. Әтиемнең әнисе Хәмидә исемле, мин аңа Дәү әни дим. Ни өчен Дәү әни диярсез? Әби, дип әйтү аны картайта сыман. Дәү әниемнең йөзе якты кояш нурына үрелеп, шау чәчәккә күмелгән гөлләр кебек балкып тора. Ә пешергән ризыклары шундый тәмле! Кемнең-кем булуына карамастан, дусларымы, туганнарымы, күрше-күләнме, ишеге һәрвакыт ачык булыр. Бүгенге көндә яши торган йорты күркәм итеп эшләнгән. Тәрәзә төпләрендә аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра. Ә өендә гөлләре күп, бүлмә саен төрле савытларда алар чәчәк атып утыра. Әйтерсең яран гөлләре менә, кара, әбиең нинди уңган, дип берсен-берсе уздырып, чәчкә аталар.

Без беркөнне ифтарны аныңбелән бергәләп үткәрергә уйладык. Ап-ак казлары ишегалдында үзләренчә җырлап, Дәү әнигә кунакларның килүен белдерде сыман. Ә ул безне: “Менә әйбәт булган, балакайларым. Килдегезме?”-дип, җылы-йомшак итеп, елмаеп каршылады. Бигрәкләр дә ягымлы, күңелләрне эретерлек шундый тәмле сүзләрне каян таба диярсез. Дәү әниемнең һаман әйтә торган бер сүзе бар. “Балакайларым, тәмле телле, тәмле сүзле булыгыз. Тәмсез телле булсагыз, берәү дә яратмас үзегезне”,-ди ул. Боларны кемнән өйрәнгән диярсез. Аны шулай тәртипле итеп тәрбияләүче кеше: Дәү әниемнең әнисе-Сәлимә әби. Сәлимә әби Зирекле авылында яши. Дәү әнием аның янына еш бара, кадерләп тәрбияли, зур хөрмәт күрсәтә. Сиксән яшеннән узса да, Сәлимә әби намазын, уразасын калдырмый.

Дәү әнием бисмилласын әйтеп, бар булган ризыгын табынга тезеп куйды, өйгә муллык билгесе булып, тәмле ис таралды. Ул күп еллар буена кошчылык фабрикасында эшләп, лаеклы ялга чыкты. Хезмәтенә күрә төрле мактау кәгазьләре алуга иреште. Кайгы җилләре дә күп тапкырлар тәрәзәсен шакыды. Бер-бер артлы югалтулар кичерде. Кадерле улы, яраткан тормыш иптәше фани дөньяны калдырып киттеләр. Тормышның ачысын-төчесен күп күргән акыллы кеше булгангамы, ул безне эшкә, һөнәргә өйрәтте. Аның сокландыргыч керсез тормыш юлы, кешеләрне яратуы безнең өчен үрнәк булса, киләчәкне дөрес күзаллавы якты маяк сыман юлыбызны яктырта.

Әниемнең әнисе-Индусә әби. Мин аңа әбием, дип эндәшәм. Әбием бик яшьли тол калып, дүрт бала үстерә. Әбиемнең язмышы бик катлаулы. Аны тормыш юлында күп авырлыклар, кайгы-хәсрәтләр сагалап торган, әмма ул күңелен төшермәгән, кыенлыкларга бирешмәгән. Барлык мәхәббәтен дүрт кызына һәм 8 оныгына биргән. Авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле укытучы һөнәрен сайлаган. Ул үзенең берничә дистә гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлады. Үз һөнәренә тугры булып эшләде һәм яшәде. Шуңа да аны нык хөрмәт иттеләр, күп рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләре бирделәр. Шактый авыр эшләр аның җилкәсенә төшкән. Сугыш чорында туган бала ул. Әтисенең яу кырыннан кайтмавы, ачлыкның ачысы-болар барысы да әбиемнең күңелендә яралар калдырган. “Раббым балалар хәсрәте күрсәтмәсен. Аллам, сабырлык бир”,-дип гомер буе теләдем, ди әбием. Әйе, байлык дип “Аһ” димәде, акчага иманын сатмады ул. Безгә дөньядагы иң зур байлыкны-гаделлекне, барча нәрсәне юктан бар иткән һәм ике дөньяның хуҗасы булган Раббыбызны онытмаска, эш сөяргә өйрәтте. Хәзер дә алтын киңәшләрен бирә. Дәү әнием белән әбием минем һәр сулышымны тоемлап, “Кызым”,-дип җан атып яшиләр. Ике кодагый бик тату гомер кичерә. Алар бер-берсенә кунакка йөрешә. Эшләрен яратып, намус белән башкарганга күрә икесе дә “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булдылар. Бары кешегә генә бирелгән гүзәл сыйфатларны югалтмыйча, иркен сулап, үпкәләшми көн күрәләр.

Ул арада урамны кичке караңгылык урап алды. Салкынча җил исеп, агачлар шауларга кереште. Мин тизрәк өйгә ашыктым. Дәү әнием белән әбиемнең сөйләшкән һәр сүзен күңелемнән уздырдым. Үзем дә әбиләремә лаек булып, намусыма тап төшерми яшәсәм иде. Аларның барлыгына, яшәр өчен авырлыкларны сабыр гына үткәргәннәренә Аллаһыма чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Әбекәйләрем, яшәсәгез иде әле исәнлек-саулык белән! Гаиләбезнең йөзек кашлары бит сез! Тормыш дулкыннарында батып калмас өчен һәркем шулай үзенчә йөзеп дөнья көтәргә, ягъни анда үз урынын табып, үз бәясен белеп, лаеклы гомер итәргә тиеш. Белгәнебезчә, адәм баласы нәрсәседер юкка чыккач, әйтик, авырый башлагач, сәламәтлегенең кадерен белергә керешә.

Карагыз сез быел табигатьне! Ничә айлар буена җир өстенә бер тамчы яңгыр яумады! Кырлар, урманнар, болыннар суга сусады. Аяк астыбыздагы кадерле җир чатнап, ярылгаланып бетте. Ураза тоту исә һәр кешене уйланырга мәҗбүр итте. Бу яманлыклар әби-бабадан килгәнне онытудан, тамырлардан аерылудан, диннән ерагаюдан түгелме?

Рамазан-гафу итү ае. Аллаһыбыздан белеп һәм белми кылган хаталарыбызны гафу итүен сорап дога кылыйк. Көтеп алган аебызны күркәм рәвештә үткәрик. Рамазан аебыз мөбарәк булсын. Киләсе елларда да бергә-бергә, Хак Тәгалә биргән нигъмәтләргә шөкер кылып, бер-беребезнең хәлен белеп, татулыкта яшәргә язсын. Әмин.

Айгөл ӘХМӘТШИНА


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе