Эсседән ничек котылырга?

Урамда эссе... Термометрның угы 30дан аска төшәргә дә җыенмый: һаман саен өскә үрмәли. Өйгә керсәң - өйдәге, урамга чыксаң, урамдагы кызуга чыдап

БӘЙЛЕ
2010 Авг 05
Урамда эссе... Термометрның угы 30дан аска төшәргә дә җыенмый: һаман саен өскә үрмәли. Өйгә керсәң - өйдәге, урамга чыксаң, урамдагы кызуга чыдап булмый. Мондый эссе һава торышыннан салкын су белән туңдырма гына коткара. Анысы да беразга гына.

Казанда мөселманнар эссегә түземрәк тә кебек әле. Алар арасында зарланучылар күп түгел. Мәчетләрдә дә кеше эсселектән зарланып утырмый, ә киләчәк Рамазан турында фикер алыша, ниятләре белән уртаклаша. Әлеге эсселекне Аллаһы Тәгаләнең бер сынавы буларак кабул итсәк, аны сабырлык белән үткәрсәк иде.

Бу корылык кешенең көчсезлеген тагын бер кат раслый кебек. Раббыбыз тормышның гел бер төрле генә бармавын, аның сынаулар белән тулы булуын, шушы сынаулар алдында күп кенә кешеләрнең иманын, кыйбласын югалтуын гыйбрәт итеп күрсәтә, ахрысы. Корылык кешеләрнең асылын ачарга ярдәм итте. Кемдер корылык булудан файдаланып, акча эшләп калырга тырыша. Авыл халкына печәнне, ашлыкны ике тапкыр кыйммәтрәк бәягә саталар, шәһәр халкын су бәясен арттырып алдыйлар. Кайберәүләр эсселектән оятын югалта: урамда ирләр дә, хатын-кызлар да көннән-көн чишенә бара. Кемдер әлеге сынауны түземлек белән үткәрергә тырыша. Мөселманнар яңгыр сорап, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итә, намазын, Шәгъбан ае уразасын калдырмый. мөслимәләр дә эссене сабырлык белән үткәрергә тырыша: алар арасында чишенергә ашыкмаган, ислам кушканча киенеп йөрүче туташ-ханымнарга карап, сокланып туеп булмый.

Эссе һава торышы инде ике айдан артык дәвам итә. Соңгы көннәрдә эсселеккә һаваның төтенләнгән булуы да өстәлде. Нәтиҗәдә, авыручылар саны кискен артып киткән. Бу уңайдан сезнең игътибарга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдим иткән киңәшләрне тәкъдим итәбез: 

1.Иртән иртүк урамда озак булырга тырышмагыз, чөнки бу вакытта һавада төтен күләме шактый югары дәрәҗәдә була.

2. Аеруча да көннең кызу вакытында ачык һавада мөмкин кадәр азрак булырга.

3. Су эчүне арттырырга. Эсседә кеше тирли һәм тәннән шактый тоз, су чыга. Организмны тоз һәм микроэлементлар белән баету өчен минераль су, сөт ризыклары һәм соклар кулланырга киңәш ителә. Газлы су куллану тыела.

4. Физик эшләр эшләмәскә тырышырга.

5. Төтеннең агулы тәэсирен киметү өчен поливитаминнар кабул итәргә (әмма бу табиб киңәше белән эшләнергә тиеш).

6. Төтен исе артканын сизү белән суга чылатылган битлек кияргә, тәрәзә һәм ишекләрне юеш чүпрәк белән капларга киңәш ителә. Бу бигрәк тә йөрәк-кан тамыры, шикәр, үпкә авырулары, аллергиядән интеккән өлкәннәргә һәм балаларга кагыла.

7. Көн саен идәннәрне юып чыгарырга, тузанны сөртеп торырга.

8. Табигый тукымадан булган кием генә кияргә.

9. Көнгә берничә тапкыр душ керергә.

10. Борын һәм тамакны чайкап торырга.

11. Тиз эшкәртелә торган витаминнарга һәм минералларга бай ризыкларга, аеруча да яшелчәләргә өстенлек бирергә.

12. Спиртлы эчемлекләр эчмәскә, тәмәке тартудан тыелырга. Бу йөрәк-кан тамыры һәм сулыш системалары авыруларын арттырачак.

13. Хәл китү очрагында (сулыш бетү, йөткерү, йокысызлык, йөрәк кагу) табибка мөрәҗәгать итәргә.

14. Хроник чирләр кискенләшкәндә табиб киңәшләрен тотарга.

Моңа өстәп, урамга баш киемсез чыкмаска тырышыгыз. Күлмәкнең исә озын җиңлерәген, табигый, юка тукымадан тегелгәнен сайлагыз. Транспортта йөргәндә, озак вакыт урамда булырга туры килгәндә үзегез белән су йөртергә тырышыгыз. Әлеге чаралар сезне кояш сугудан саклар.

Кояш сугудан тыш, тынчу бүлмәдә эссе сугарга да мөмкин. Мондый хәл булмасын өчен 20-30 минут саен тынчу бүлмәдән чыгыгыз, салкын су белән бит-кулларыгызны юыгыз. Хәлегез китүне сизү белән, табибка мөрәҗәгать итегез.

Алсу МӘҖИТОВА әзерләде


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе