Агачның яфраклары акрын һәм тавышсыз гына диярлек гына тибрәнделәр

Агачның яфраклары акрын һәм тавышсыз гына диярлек гына тибрәнделәр. Төрле төстәге яфраклар узып баручы көзгә ниндидер ямь бирделәр. Монда нәрсәсе бар соң, бу бит ел саен

БӘЙЛЕ
2009 Июн 16

Агачның яфраклары акрын һәм тавышсыз гына диярлек гына тибрәнделәр. Төрле төстәге яфраклар узып баручы көзгә ниндидер ямь бирделәр. Монда нәрсәсе бар соң, бу бит ел саен кабатлана торган хәл. Ләкин монда ниндидер яңалык та бар. Ул яңалык хәтер белән бәйледер, бәлки? Яки кеше үзе яңплыкка омтыламы?

Ничек кенә булмасын, Җәмилә өчен башкачарак хәл. Ул һәрвакыт үткәннәрне искә төшереп, сагына иде. Әлбәттә, тора-бара һәрбер кеше дә үткән гомерен искә төшерә һәм бушка уздырганы өчен кайгыра, аңа кире кайтырга тели. тик аны кире кайтарып булмый шул.

Кайчандыр бу ялгыз ханым бәхетлерәк күренә иде, чөнки әле ул вакытта икәүләп йөриләр иде. Андагы яфраклар кызыл, сары һәм башка төсләрдә. Нәкъбиш ел элек булган яфраклар шикелле. Бу яфраклар охшаш булсалар да, икенче яфраклар инде болар. Быел бар да башкача.

Җәмилә кайчандыр икәүләшеп утырган скәмбиягә килеп утыра. Бу көннең вакыйгалары үзеннән-үзе искә төшәләр.

Берничә ел элек, шушы вакытта ук, ул бер яхшы кешене очрата. Аның исеме Азат була. Ул Җәмиләдән 40 яшькә өлкәнрәк була.

20 яшьлек кызның башына бу очрашуның аның тормышын үзгәртәсе икәне бөтенләй килми иде. Хисләр сиздермичә генә кызның күңеленә үтеп керделәр, һәрбер яңа очрашуда алар ныгый гына бардылар.

Кызның ата-анасының бу никахка каршы килүен тасвирларга да кирәкмидер, чөнки без инде аны аңлыйбыз, чөнки егете әниләренә караганда да өлкәнрәк бит.

Танышлар турында әйтеп торасы да юк. Нинди генә сүзләр, гайбәтләр йөрмәде алар турында. Монда бу сүзләргә каршы торыр өчен зур теләк кирәк. Шуңа күрә, алар бергә калалар.

Азат Аллаһтан куркучы кеше була. Җәмиләне аның һәрнәрсәгә булган җиңеллеге кызыктырды: сөйләшүдә, йөрүдә. Ул үзе дә яхшы сакланган ир-ат булып чыкты. Яхшы тормыш алып барганлыгы күренеп тора. Ләкин чынлыкта исә ул бик сәламәт иде микән?

Эшләр зурга килеп кергәч, егете Җәмиләгә йөрәк чирле икәнен әйтте. Кыз моңа игътибар итмәде, чөнки аны бик ярата иде. Аның уйлары аның турында гына иде.

Никахтан соң ук кыенлыклар башланды. Ирен лаеклы ялга озаттылар, бу хатынны эшеннән кудылар. Җәмилә үз белгечлеге буенча эшкә керергә теләде, ләкин аңа бернәрсә дә табылмады.

Күпчелек дус булып йөргән кызлар аны калдырып киттеләр.

Ул хатынына кич җиткән саен Коръән укый һәм Пәйгамбәребезнең с.г.в. хәдисен сөйли иде. Кайчагында тормышның мәгънәсе һәм башка дини мәсьәләләр турында сөйләшәләр иде.

Бу тән ягыннан гына түгел, ә җан буенча да кушылу иде, ләкин аны башкалар аңламадылар. Кешеләр аларны акылга зәгыйф кешеләр дип атадылар. Бу аңлашыла, чөнки кайбер бәндәләр кешедән көләргә бик яраталар һәм аннан тәм табалар.

Шуларга карамастан, Азан белән Җәмилә үзләрен бәхетле хис иттеләр. Дөрес, яхшы яшәргә керемнәре бик җитешмәде, тик, шулай да, сөю бу киртәләрне чыгарга көч бирде.

Ләкин бу озакка сузылмады. Ике ел бергә яшәгәннән соң, Азатның йөрәге ныграк авырта башлады. Төрле борчылулар кичергән йөрәк нормадан тайпыла башлады. Аннары аны паралич сукты.

Бу вакытта Җәмиләнең кичерешләрен әйтеп бетереп кенә булмый иде. Көзнең бер көнендә ире вафат була. Ел саен ул хатын очрашкан урыннарына барып, үткәннәрне искә төшереп утыра.

Мәликә Гыйлметдинова


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе