Мин 20 ел чамасы күрешмәдем

Миңсылу апа белән узган язда очраштык. Бик салкын көн иде, күктә болытлар йөзеп йөриләр. Урам читендә генә торган агач йорт үзен шундый ялгыз хис итә ки, әйтерсең, ул

БӘЙЛЕ
2009 Июн 16

Миңсылу апа белән узган язда очраштык. Бик салкын көн иде, күктә болытлар йөзеп йөриләр. Урам читендә генә торган агач йорт үзен шундый ялгыз хис итә ки, әйтерсең, ул кайгырып утырган кебек. Минем ул йортны әле яңарак булган килеш тә күргәнем бар. Кайчандыр анда балалар тавышыннан тавышлы иде.

Ишекне еллар авырлыгыннан бөгелгән карчык ачты. Мине өенә керткәннән соң, әллә ничә тапкыр кем икәнемне сорады, ә аннан соң гына таныды.

Кайчандыр Миңсылу бик матур хатын иде. Ул мәктәптә эшләде, тарих һәм география фәннәрен укытты. Мин аның дини әнисе янында партия билетын түбәндәге сүзләрне такмаклап тәкәбберләнеп сөйләгәнен хәтерлим: “Менә бу – хак, кайда синең Аллаң? Нигә ул сиңа шундый моңсу картлыкны биргән, чөнки көннәр буе намаз гына укыйсың?”

Әнисе әйтә: “Аллаһтан курык, кызым, мактанып йөрмә, мин синең өчен куркам, Аллаһ ачуланырга мөмкин бит”.

Тегесе моңа түбәндәге җавапны бирде: “Без якты киләчәк тормышыбызны чын хезмәт белән генә булдырабыз. Әкиятеңне калдыр, һәрвакыт намаз укуыңны туктат”.

Аларның сөйләшүләре шулай барды, аннары әни кеше үз бүлмәсенә кереп китте һәм үзенең иске намазлыгын җәеп, тыныч кына намаз укыды.

Миңсылу исә махсус каты тавыш белән балалрын санады. Ул өч бала анасы( кыз һәм ике малай). Кайвакытта радионы кычкыртып куя иде. Кайбер чакта әби түзмәде һәм күршеләренә кереп намаз укыды. Анда ул кызының тәкәбберләнүенә зарланды.

Шул вакытта мин әбине җәлли идем һәм :”Ул тынычлыкны кайда гына табар икән?” дип уйлый идем. Кич агроном булып эшләүче кияве (Миңсылуның ире) эштән кайтып керә иде. Кайчагында исерек булып кайта да акордионында уйный иде.

Еллар шулай үтә торды, Миңсылу укыту эшеннән тыш, иҗтимагый эшләрне дә башкарды, ягъни партия агитацияләре белән. Ул һәрвакыт үзен канәгать хис итте, бары тик бервакытны гына кайгылы йөрде, һәм кешеләр аның елый торган битен күрделәр. Шул көнне аның әнисе вафат булды. Аннары аңа еш кына еларга туры килде. Бер елдан соң рактан ире үлеп китте. Балалар үсеп җиттеләр дә, институтны тәмамлагач, шәһәрдә калдылар. Әнисенә бер дә кунакка йөрмәделәр дип әйтергә була.

Вакыт үзенекен ала, ләкин никтер кешеләргә һәрвакыт яшь булып калганнары тоела. Яшьлек бик тиз үтә ул. Кайчандыр матур булган Миңсылу да карт кешегә әверелгән, аны лаеклы ялга да озаттылар. Шуннан башлап ул шушы йортта тора. Ул да хуҗасы белән бергә картайды.

Мин аны 20 ел инде күрмәдем, ләкин аны кызу хатын булган вакытын хәтерлим.

- Мин тормышымны утопиягә (булмаган әйбер) багышладым. Бөтен тормышыбыз буенча якты киләчәкне төзедек. Аннары ул миңа караңгы хәзерге заман булып әверелде, - диде ул миңа.

- Аллаһка мөрәҗәгать итеп кара, дип, киңәшемне бирдем.

- Мин нәрсәдән башларга кирәклеген дә белмим. Гомер буе атеист (дәһри) булдым.

Монда ул картайган тавышы белән гөнаһларын чутлый башлады, әнисенә китергән зыяннарын да исенә төшерде. Мин аңа Аллаһның кичерүе турында сөйләдем, әгәр бәндә чын күңелдән тәүбәгә килсә. Исламныд биш баганасы турында да әйтеп киттем. Саубуллашканда мин аңа Рәшидә Исхакыйның “Намаз уку тәртибе” дигән китапны бүләк иттем.

Мине озатып куйганда, Миңсылу апа киңәшләрем өчен рәхмәт әйтте һәм намаз укырга өйрәнәчәген белдерде.

Бу көннәрдә мин Миңсылу апаның үлгәнен ишеттем. Мин аның мөселман булып үлүенә өметләнәм.

Мәликә Гыйлметдинова


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе