Мөселманнар ни өчен аерылышалар?

"Дәхи Аллаһуның кодрәтенә дәлилләрдәндер сезнең өчен Аллаһуның үзегездән хатыннар яратмаклыгы, чөнки Һәва Адәмнең кабыргасыннан халык

БӘЙЛЕ
2010 Июн 15

"Дәхи Аллаһуның кодрәтенә дәлилләрдәндер сезнең өчен Аллаһуның үзегездән хатыннар яратмаклыгы, чөнки Һәва Адәмнең кабыргасыннан халык ителде, ул хатыннар белән өлфәтләнеп бергә яшәвегез өчен, дәхи ир белән хатын арасында дуслык һәм мәрхәмәтлек кылды, әлбәттә, Аллаһуның бу эшләрендә фикерли белгән кешелрә өчен гыйбрәт бардыр” (Рум, 21).

Аллаһ ир белән хатынга мәхәббәт һәм мәрхәмәт белән яшәргә кушкан. Дини кануннарга таянып, хөрмәт вә җылы мөнәсәбәтләргә нигезләнгән какшамас гаилә булырга тиеш. Ир белән хатынны ныклы гаилә мөнәсәбәтләре һәм изге балалар тәрбиясе тотып торырга тиеш. Шулай ук, ир белән хатын бер үк нәрсә. Аллаһ болай ди: “Хатыннарыгы сезгә, сез аларга кием, ягъни хатыннарыгыздан файдаланыгыз да башкаларга күңел төшермәгез” (Бакара, 187)

Кием тәнгә сыланып торган шикелле, ир белән хатынның күңелләре дә шулай бер-берсенә якын булырга тиеш. Ләкин һәрбер гаилә дә төрле сынауларга түзә алмый. Шуны да әйтергә кирәк, хәзерге вакытта хәтта мөселман гаиләләрендә дә аерылышу чире бар. Ул һәрбер гаиләгә дә диярлек үтеп керә, бары тик чын иман гына шул чиргә каршы иммунитетны көчәйтә. Шуңа кайбер мөселман кызлары аерылышудан куркып, кияүгә чыкмый торалар.

Аерылышу тәртибе исламда күрсәтелгән. Бу мәсъәләгә карата язылган китаплар күп. Аерылышуга караган бүлекләрнең күләме никаһлашуга караган бүлекләргә караганда ике тапкыр күбрәк. Әлбәттә, бу да кеше тормышында зур урын алып тора. Зәйд ибн Харис Зәйнәп Бинт Җәһимнән аерыла, чөнки кыз бай гаиләдән булгач, Зәйдкә кайчандыр кол булганын гел исенә төшереп тора. Шулай да, Аллаһ аерылышудан ничек булса котылырга кушты. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Рөхсәт ителгән нәрсәләрдән иң начары аерылышу”.

Барыбызга да билгеле, Аллаһ кануннары үтәлгән җирләрдә аерылышу азрак. Мәсәлән, сәхабәләр арасында аерылышу бигрәк тә аз була. Безнең бабалар арасында да аерылышу аз булган. Мәсәлән, Казан, Сембер, Уфа губерналары буенча метрика китапларында аерылышу очраклары бик сирәк күрсәтелгән.

Ислам кешеләрне аерылышмаска чакыра.

Мәсәлән, хатын-кызны ошамаган өчен генә аерып җибәрергә ярамый.

Пәйгамбәрбез (с.г.в.) болай ди: “Иманлы бәндәләргә хатыннарына карата мәрхәмәтсез булмасыннар. Әгәр хатынының бер ягы начар тоелса, яхшы ягы белән канәгать булсын”

Аллаһ илчесе, шулай ук, әйтә: “Кем хатынына карата иң яхшы мөнәсәбәттә була, шул иң яхшы мөселман була”, “Кемнең күңеле йомшак, шуның иманы яхшырак, ә алар арасында хатыннарына яхшы караганнары хәерлерәк”.

Икенче бер җирдә аерылышу сүзеннән Аллаһыныд тәхете калтырый.

Хәләл җефетенең үлеменнән килеп чыккан инфарктлардан икенче урында аерылышканнан соң туган инфарктлар тора. Бер хатын белән генә яшәгәннәрнең гомерләре озынрак була. 100 яшьтән узганнарның күбесе хатыны белән гомер буе яшәде. Аерылышкан ирләрдә йөрәк-кан системасы авырулары ялгыз хатыннарныкына караганда күбрәк күзәтелә. Аерылышкан ирләрнең психикалары бозыла, хәтта үз-үзен үтерү дәрәҗәсенә кадәр барып җитәләр.

Бу фактлар тагын бер кат аерылышуларның кирәкмәгәннәре күрсәтәләр, чөнки алар начар нәтиҗәләргә китерәләр. Шуңа күрә, аерылышу исламда иң соңгы чара. Зур начарлык эшләмәсәләр, Пәйгамбәребез (с.г.в.) аерылышуны тыйды. Ислам гаиләне саклап калыр өчен киңәшләрен бирә. Өйләнешкәннәрнең берсе аерылышырга җыенса, икенчесе аерылмас өчен барысын да эшләргә тиеш.

Ләкин ислам – практик дин, кайбер очракларда аерылышырга туры килгәнен аңлый. Әлбәттә, килеп туган киеренкелекләр бетерелергә тиешләр. Ләкин барлык мөмкинлекләр дә кулланылса, бүтән өмет калмаса, Коръән кушканча аерылышырга кирәк.

Кызганыч ки, хәзерге вакытларда кайбер аерылышуларның бернинди дә нигезләре юк. Бу мөселманнар арасында да киң таралган. Аерылышучылар төрле сәбәпләр әйтергә тырышалар, ләкин аларны акларга ярамый. Әлбәттә. Мөселманнарда аерылышулар азрак, ләкин мөселман кешесенә аерылышу сүзе дә куркыныч булырга тиеш. Ләкин без башка нәрсә күрәбез: хәтта мөселманнар арасында да әхлакый кыйммәтләр юкка чыккан кешеләр арасында булган аерылышулар санын куып җитә.

Ни өчен соң мөселманнар аерылышалар?

Беренчедән, күбесе никаһка дөрес караш белән килми, хәтта аңа әзер дә түгел. Никаһның, булачак балаларны каршындагы җаваплылыкны аңламау аерылышуга китерә.

Аерылышып, мөселманнар Аллаһ яратмаган гамәл кылалар. Никаһка җиңел карап Аллаһының ризалыгына ирешеп була мени? Иманлы кеше моны күргәнен аңларга тиеш. Аерылырга җыенган кеше булачак балаларының да язмышлары хакында кайгыртамы икән? Алга таба балалары ничек яшәр?

Икенчедән, мөселманнар аның нәрсә икәнен аңламыйча башкаралар. Күбесе гаилә турында бик аз гына белә.

Өченчедән, гаилә әгъзаларының берсе яки икесе дә эгоист, үз-үзен яратучы булганга, аерылышу килеп чыга. Гаиләнең һәрбер әгъзасы минминлектән чыгып эш итә.

Дүртенчедән, гыйлемле булсалар да, белемнәрен тормышта кулланмыйлар.

Имам Газали яман гадәтләрдән котылу өчен бер кешенең генә тырышлыгы җитми, ул авыруны терелтер өчен ике нәрсәне күздә тотарга кирәк: берсе – гыйлем, икнчесе – аны куллану. Кызганыч ки, дару ачы булгач, аны кулланырга теләмиләр. Шулай булгач, дәвалану рәхәтен күрмиләр.

Бишенчедән, хатыннар ирләренең өстенлеген оныталар. Монда мәхәббәт бетә. Аны ачу алыштыра.

Бу аерылышу чирләреннән ничек котылырга?

Беренче чиратта, мөселманнар гаилә кыйммәтлрәенә кайтырга тиешләр. Ислам буенча гаилә нигезләрен ныгытырга тиешләр.

Беркайчан да тормышны үзгәртү соң түгел. Аерылышудан да сакланып калырга була.

Һәрбер мөселман да иманын яхшыртырга тиеш. Аларның гаиләсендә килеп туган мәсьәлә аларга ныграк таныш. Замана авыруларыннан сакланыр өчен дә гаилә кыйммәтләре аңларга тиешләр. Һәрбер атнада да мөселманнар агиләгә дә игътибар бирергә тиешләр. Ир белән хатын бер-берсе белән күбрәк сөйләшсеннәр. Бер-берсен аңлаганда гына гаилә сакланып калына.

Бер-береңне аңламаудан да ызгышлар килеп чыга. Бер гаиләдә дә тормыш чалт аяз була алмый, ләкин мөселманнар сабыр булырга тиешләр. Шул вакытта гына уңышларга ирешеп була. Йорт ашап йоклар өчен генә булырга тиеш түгел. Гаиләдә генә ир белән хатын бергә гыйбадәт кыла. Гел шатлык кына хөкем сөргән гаиләләр юк, ләкин аларның санын арттырыга кирәк. Алардан нык аерылмагач, исламны ничек аңлатырлар?

Әгәр хаталар төзәтелсә. Шул яхшы гаиләләрдән санала. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: Аллаһ бер үк йортта яшәүче мөселманнарны ярата, Ул бер-берсенә карата мәрхәмәтлекне иңдерә”.

Габдрахман ХӘБИБУЛЛИН


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе