Азан нуры, азан моңы

Азан моңы һәрчак колагымда, тышка иртән торып чыгам да тыңлыйм. Моңлы тавыш килә манарадан, күңелем иркәләнә татлы моңнарына. Манарадан килгән азан моңы ишетелсен

БӘЙЛЕ
2010 Июн 12

Азан моңы һәрчак колагымда, тышка иртән торып чыгам да тыңлыйм.

Моңлы тавыш килә манарадан, күңелем иркәләнә татлы моңнарына. Манарадан килгән азан моңы ишетелсен иде еракка.

Моңландырсын иде тирә-юньне, иман нуры өләшсен иде халыкка.

Кояш чыгарга сәгать ярым кала һәм төнге сәгать 11гә кадәр намазга чакырып яңгыраган азан тавышы авыл өстенә сибелгән иман нуры итеп кабул ителә.

Азан кешеләрне, авыл халкын Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылырга, намазга чакыра. Азан тавышы кешедә матур тойгылар тәрбияли. Күңелендә иманы булган кеше бу тавышны якын итеп кабул итә, аңа кушыла, догасын кылып намазга баса, күңелендә рухи байлык туплый. Ихлас күңелдән Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен гамәл кыла.

1969 елның 16 июлендә Америка астронавтлары "Аполлон-11" аппараты белән айга очалар. 102 сәгать 47 минут очканнан соң "Аполлон-11" Айга төшеп утыра. Астронавт Армстронг беренче булып айга аяк баса.

Ул айның өслегенә аяк баскач, азан әйткән тавыш ишетелә, ләкин ул моны нәрсә икәнен аңламый. Җиргә исән-сау әйләнеп кайтканнан соң 14 ел узгач, 1983 елның февралендә, Мисырга конференциягә килә. Аның беренче кат ислам дөньясына чыгуы була. Ул президиумда утырганда кинәт торып баса, агарып китә һәм сорый: "Нинди көй, нинди музыка бу," - дип. "Бу музыка түгел, мөэзин азан әйтә," диделәр аңа. Ул шунда исе китеп әйтә: "Мин бит моны айга аяк баскач ишеттем бит. Башта минем айга аяк басуга тәннәрем чымырдап, мускуллар йөгерде. Аннан соң шул тавышны рәхәтләнеп тыңладым, миңа шундый рәхәт булып китте. Я Аллам, мин Сине җирдә тапмадым, айда таптым бит. Моннан соң мин Аллаһка гыйбадәт кылам, мине мөселман итеп санагыз шул сәгаттән".

Шулай итеп, ул мөселман була. Җирдә һәм күктәАллаһының барлыгына һәм берлегенә күпме дәлилләр бар: кеше үзе Аллаһының барлыгына бер дәлил: Аллаһы Тәгалә кешене шундый матур, күркәм итеп яраткан. Фәрештәләргә, Адәм г-мне яраткач, Аллаһы Тәгалә сәҗдә кылырга кушкан. Уйларга башы бар, начар белән яхшыны аерырга күңеле бар, йөрергә аягы бар, эшләр өчен куллары бар, күрер өчен күзләре бар, ишетергә колаклары бар. Аллаһы Тәгалә Адәмнең барча әгъзаларын да күркәм сыйфатта яраткан.

Дәлилләр күп. Алыйк яңгыр болытын. Ул нибары 900 м өстә, ә күпме меңләгән тонна су алып килеп сибеп китә ваклап, чиләктән иләп. Ә ни сәбәпле ул ишелеп төшми, ә йөзләгән километрга сузылган җирләрне сугарып китә. Болар барысы да Аллаһның кодрәте. Җирдә һәм күктә күпме галәмәтләр бар. Шуларны күреп торалар шул, гыйбрәтләнүдән баш тарталар, һич игътибар итмиләр, ли Аллаһы Тәгалә Йусуф сүрәсе 105 аяттә. Сезне һәм сездән элек яшәгәннәрне яраткан Раббыгызга гыйбадәт кылыгыз. Бәлки, сез гөнаһларыгыздан котылырсыз, тәкъвалыкка ирешерсе, ди. Ул сезгә җирне түшәк итте, күкне исә түшәм итте. Күктән су иңдереп сезгә ризык булсын дип төрле-төрле җимешләр үстерде, рәхәтләнеп ашагыз, эчегез, болар барысы да Аллаһныкы икәнен онытмагыз, ди Аллаһы Бәкара сүрәсе 21-22 аятләрдә.

Бер Аллаһка ышаныгыз, намаз укыгыз, ураза тотыгыз, зәкәт-садакаларыгызны бирегез, мөмкинлекләрегез булса, хаҗ сәфәренә барыгыз. Бу биш багананы үтәү өчен галим булу кирәкми. Намаз укымасак та ярый дип йөрсәк, зур ялгыш җибәрәбез.

Аллаһы Тәгалә безнең алга куйган шушы бурычларны иманлы кеше чын күңеленнән үтәргә тырыша, Аллаһыдан чын курку белән курка.

Фикерләп уйлый белгән кешеләр өчен болар барысы да авыр тоелырга тиеш түгел.

Люцир Зыятдинов, Чирмешән районы Әмир авылы мәчетенең имам хатибы


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе