Әйткән сүз- аткан ук

Аллаһы Тәгалә әйтә: “Аллаһка тиңдәш кылмагыз, чөнки сез инде моны беләсез”(Сыер,22). Иманны юкка чыгара торган әйбер күңелгә караңгы төндә кара ташка

БӘЙЛЕ
2010 Июн 11

Аллаһы Тәгалә әйтә: “Аллаһка тиңдәш кылмагыз, чөнки сез инде моны беләсез”(Сыер,22).

Иманны юкка чыгара торган әйбер күңелгә караңгы төндә кара ташка үрмәләүче кырмыскага караганда да сиздермичәрәк үтеп керә икән. Хәтта : “Аллаһ белән, синең, минем тормышым белән ант итәм,”- дип әйткәндә дә мәҗүсилек кыла. Яки ул : “Әгәр тышта эт булмаса, йортка караклар керекләр иде,”- дип әйтергә мөмкин. Яки түбәндәге сүз дә әйтелергә мөмкин: “Әгәр Аллаһ һәм шул булмаса, син болай эшли алмыйсың”.

Кайбер шигырьләрнең составында да ширек бар. Мәсәлән, бер җырда бәндә Аллаһка мөрәҗәгать итми, ә башка әйберләргә мөрәҗәгать итә. Икенче җырда Аллаһ түгел, ә янында сөйгәне булу язмышына йогынты ясый икән. Өченче җырда түбәндәге сүзләр бар: “Яңа ел бәхетле ел буласын без беләбез”. Имеш, алдагысын Аллаһ кына түгел, ниндидер мескен бәндә дә белә икән. Әмма бу да имансызлык һәм ширк икән. Шуның өчен, җырга ышанганчы, фикерләп карарга кирәк: бу җыр иманны бетерәме, юкмы.

Пәйгамбәр с.г.в. әйтә: “Аллаһ белән ант итмәүче имансызлыкка төште,” ягъни ипи, әни белән ант итү тыела икән.

Ибн Масуд әйтә: “Аллаһ белән ялган ант итү Аллаһтан башка әйбер белән дөрес ант итүгә караганда хәерлерәк”.

Аллаһ белән ялган ант итү зур гөнаһ кына була, әмма Аллаһтан башка зат белән ант итү- имансызлыкка юл.

Пәйгамбәребез с.г.в. әйтә: “Әгәр Аллаһ һәм шул теләсә” димәгез, ә “Аллаһ теләсә, ә аннан соң шул теләсә”- диегез”.

“Аллаһның һәм синең ярдәмеңә сыенам” димәгез, ә “Аллаһның ярдәменә сыенып, соңыннан синнән ярдәм сорым” диегез”.

Тере кешедән ярдәм сорау рөхсәт ителә, әгәр ул моны булдыра алса. Әмма үлгән кешедән булса, изге кеше булса да, ярдәм сорап булмый.

Югарыда әйтеп үтелгән сүзләр иманны нык киметәләр, әмма тулысынча юкка чыгармаска мөмкиннәр. Чөнки монда күпаллалык сүзләрдә генә күренә. Әмма бу сүзләрне әйтү тәүбә сорый, чөнки мондый гамәлләрне Аллаһ, тәүбә итмичә, беркемгә дә кичерми.

Белергә кирәк, бөтен вакыйгалар Аллаһ теләге буенча гына булалар. Башка сәбәпләрен дә ачыкларга кирәк, бәлки гөнаһларыбыз аркасында булгандыр, бәлки, көйләнеп бетмәгән детальләр бардыр. Монда болай дип әйтергә кирәк: “Бу- Аллаһның язмышы, соңыннан түбәндәгеләр сәбәпче булдылар,”- дип.

Дөрес, ташның җиргә төшүе, су түгелү, металларда электр тогы барлыкка килү физик законнарга буйсыналар, монда Аллаһ та: “Без һәрнәрсәгә үлчәү куйдык,”- ди, әмма бу фәнни закончалыклар да Аллаһ тәкъдиренә бәйле булып торалар.

Кеше шул вакытта гына иманлы, нурлы йөзле була, кайчан ул Аллаһка сүзләр белән, йөрәк белән, эш-гамәл белән тиңдәш кылмый.

Аллаһы Тәгалә әйтә: “Алар Аллаһ турында наданлык чорындагы шикелле гаделсез уй уйладылар. Алар әйтәләр: “Безгә бу дин тотудан берәр нәрсә буламы соң?” Алар сиңа әйтергә теләмәгәнне күңелләрендә саклыйлар. Алар әйтәләр: “Бу дөньяда берәр әйберебез булса, без монда үлеп ятмас идек”. Әйт: “Өйләрегездә булсагыз да, Аллаһтан вакыт җитсә, барыбер үләчәксез. Шулай Аллаһ безнең күңелләребездәге иманнарыбызны сыный”. Чыннан да, Аллаһ күңелләрне белә бит!”(Гыймран, 154)

Аллаһ әйтә: “Берәүләр Аллаһ турында яман уйда. Яманнары үзләренә кире әйләнеп кайта. Аллаһ аларга ачуланды һәм җәһәннәм утын хәзерләде”

(Хиҗер, 6).

Мәҗүсиләр Аллаһ пәйгамбәргә булышмый диләр, аның эше бетә диләр. Икенчеләре әйтәләр: “Бу- Аллаһ язмышы түгелдер”. Өченчеләре әйтәләр: “Аллаһ бернәрсә дә бирми”. Дүртенчеләре әйтәләр: “Аллаһ безне күрмидер”.

Болар чыннан да яман уйлар, чөнки болар Аллаһның хикмәтенә каршы киләләр. Бу гамәлләр кешене җәңгелек җәһәннәмгә илтәләр.

Күпчелек кешедәге әшәке уйлар тормышларындагы вакыйгалар белән бәйле. Мондый фикерләрдән галимнәр, Аллаһ исемнәре турында белүчеләр генә азат булалар. Я Раббем, халкыбызны шушы уйлардан сакласаң иде.

Бөтен кеше әйтә: “Шулай булырга тиеш иде,”- дип. Күп кеше язмышына зарлана. Күңелеңне тикшер әле: син бу начарлыктан азатмы? Азат икән, син чын мөселман.

Кешенең күңеле шул вакытта гына ачык була, әгәр ул Аллаһның исемнәрен, сыйфатларын, эшләрен аңласа.

Рөстәм Хаҗиев


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе