Сакал гына җитми шул...

Кызганыч ки, кешеләр күп сөйли, әмма аз эшли. Без шуның шаһитләре булабыз. Өммәтебез зур булса да, аның бүгенге хәле еларлык дәрәҗәдә.

БӘЙЛЕ
2010 Июн 09

Кызганыч ки, кешеләр күп сөйли, әмма аз эшли. Без шуның шаһитләре булабыз. Өммәтебез зур булса да, аның бүгенге хәле еларлык дәрәҗәдә.

8,96 KbШулай ук, дини белем булмавы аркасында төрле секталарга бирелгән кешеләр дә халыкта тискәре фикер формалаштыра. Исламны белмәгән килеш кенә акыл сатып утыручылар да көлке тудыра. Ләкин монда көләргә кирәкми.

Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Гап-гади хакыйкатьне искә төшерик әле. Бер-береңне хөрмәт итүне, Аллаһ ризалыгы өчен яратуны, сабырлыкны... Ә көнчелек, сабырсызлык, гайбәт тарату кебек начар күренешләрдән киресенчә котылыйк... Үзеңне әхлакый яктан яхшырту, кешелек сыйфатларын булдыру – менә нәрсәгә чакырган безне Пәйгамбәребез (с.г.в.).

Бүген без нәрсә күрәбез? Бер яктан караганда, динне өйрәнү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган, дини китаплар да күп. Икенче яктан карасак, кайбер кешеләрнең чикләнгән булуын, кайбер нәрсәләрне кабул итмәүләрен, фетнә чыгарырга яратканнарын күрәбез. Шулар аркасында кешеләрдә исламга карата тискәре караш уяна. Ислам динен пычратырга гына торган кешеләр өчен шундый «диндар»лар хәзинәгә тиң. Аларга бармак төртеп күрсәтеп, ислам диненнән көләләр. Сакал җибәргән, мөселманнар шикелле киенгән булсалар да, мондый кешеләрдә иманның әсәре дә юк. Алар мәчетләрнең эшенә аяк чалу өчен барысын да эшли: дин вәкилләре өстеннән шикаятьләр язалар, диния нәзарәтләрен төрле пычраклыкларда гаеплиләр.

Без, мөселманнар, үзебезне Аллаһның динен тотучылардан саныйбыз. Бу бик яхшы. Ләкин чын мөселман булыр өчен, Аллаһның кушканнарын үтәргә генә түгел, тыйганнарыннан тыелырга да кирәк. Иманлы бәндәнең гамәллләреннән һәм сүзеннән башка кеше зыян күрмәскә тиеш. Һәрбер кеше - ул шәхес. Без беркемгә дә тегене эшлә,моны эшлә, дип боера алмыйбыз. Аллаһтан курку дәрәҗәсе сакалның озынлыгы белән генә билгеләнми, чөнки сакал йөртүче дә фетнә чыганагы булырга мөмкин. Бер галимгә генә ияреп, башкаларны инкярь итү дә Аллаһтан курку дәрәҗәсен күрсәтми.

Гомумән, дин – ул тормыш. Без һәрбер эшебезне Аллаһ исеме белән башларга һәм барысын да аның ризалыгы өчен эшләргә тиешбез. Әгәр без бер-беребезне яратсак, Аның ризалыгы өчен гамәлләр кылсак, Аллаһ безне туры юлдан тайпылдырмас.

Тәлгать АБДУЛЛИН


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе