“Нигә, киттең әни?”

Бу вакыйга гадәти генә татар авылында булды. Кызганычки, диннән читкә борылып, гасырлар буена мөселман булып йөрсәк тә, кешелек кыяфәтен югалта бардык. - Әни! – дип кычкырып калды Артур куртка

Читайте также
2010 Фев 08

Бу вакыйга гадәти генә татар авылында булды. Кызганычки, диннән читкә борылып, гасырлар буена мөселман булып йөрсәк тә, кешелек кыяфәтен югалта бардык.

- Әни! – дип кычкырып калды Артур куртка кигән кыскарткан чәчле ерагаеп баручы яшь кенә хатын артыннан. - Әни!

Ләкин бу ана кеше ерагайганнан ерагая барды. 20 метр юл үткәч кенә туктап калды.

- Әни! – дип тагын бер кат кычкырды малай, ләкин тегесе, бер минуттан артык басып торганнан соң, тагын китеп барды һәм күздән дә югалды.

Артурга әле 6 яшь кенә, ләкин аның балалык битендә кайгы билгеләре күренә дә башлады. Җил аның дулкынланган чәчләрен уйнатты, юеш күзләр еракны күзәтте, ә иреннәре акрын гына: “Нигә, әни?” дип пышылдады.

-Әйдә киттек, Артур, - дип, малайның кулын тотты 75 яшьлек карт хатын-кыз. – Киттек, елама инде.

- Әбием, ни өчен әни бездән китте?

- Киттек, кайтыр әле.

- Кайчан?

- Тиздән, Артур, бик тиздән.

- Ләкин ана кеше 1 айдан соң да, бер елдан соң да кайтмады. Сабый бала һәрвакыт аны көтте һәм газиз әнисенең кайтачагына чын күңелдән ышанды. Көткән вакытта үз-үзенә ныграк бикләнде.

Бу вакыйгага кадәр 7 ел элек Артурның әтисе Альберт үзенең тормышындагы хыялын – Фәридәне очратты. Тиздән алар өйләнеште. Бер яктан караганда, алар бер-берсен яратучы бәхетле пар иделәр. Ләкин тышкы як алдаучан була, шуңа күрә, беренче мизгелләргә бирелергә кирәкми дә.

Фәридәсенең алдаганын Альберт зөфаф кичәсендә генә белгән.

- Ничек син мине алдый алдың? – дип акрын гына, хисләрен саклаган хәлдә әйтте ул.

- Нәрсә булды сиңа, Альберт? – дип калтырангансыз, йомшак кына назлы тавыш белән сорады һәм иренең муенына асылынды. Күңелендә аны алдалап йөргәнлекләрен тойды, ләкин хисләр акылын сукырайтты.

“Булса соң? – дип уйлады ул. – Хәзер ул хатын минеке ич”.

Ләкин барысы да ул уйлаганча барып чыкмады. Туйдан соң бер ай вакыт узгач, Фәридәсе өенә соң гына кайта башлады. Ир-ат тынычсызлана башлады, картайган әнисе дә: “Ул сиңа тиң түгел бит” – дип әйтә килде. Ләкин еш кына була торган гаиләдәге ызгышлар мәхәббәт уеннары белән тәмамланды.

Альбертның бөтен нәрсәгә дә ышанучы йөрәген алдавы җиңел.

- Син кая булдың? – дип сораштыра башлады ул.

- Нәрсә син, матуркаем, миңа ышанмыйсыңмы әллә? – дип, елмаеп, сорауга сорау белән җавап бирде хатыны.

- Тик шулай да?

- Эштә тоткарландым, Альберт, шулай ук, автобуслар да бик сирәк йөри, тукталышта бер сәгатьтән артык басып тордым.

- Ләкин 11гә кадәр түгел ич, - дип сәгатенә күрсәтте.

- Сораулар белән интектергәнче, башта ашарга бир, чөнки мин бик ачыктым.

Ир-атның сораулары бетте, эзләре дә калмады. Берничә минуттан соң алар өстәл тирәсендә утырдылар, ә беркадәр вакыттан соң йокы бүлмәсендә иделәр.

Фәридәнең йөкле булуы тиз арада беленде. Альберт бу хәлне бөтенләй көтмәгән иде.

- Ий балам, бөтенләй башыңны югалттың бит? – дип, әнисе ешрак әйтә башлады бу никах турында.

- Әни, тыкшынма, бу синең эшең түгел, - дип, җавап бирде ул.

- Йа Раббым, малаем акылына килсен иде, - диде ул. Әби кеше үз бүлмәсенә кереп китеп, сәгатьләр буе утырып чыкты.

Вакытлар үтте, матур хатынының серләре ачыла башлады. Беркадәр вакыттан соң, ягьни 5 айдан соң, Фәридәсе декретка чыкты. Альберт бик бәхетле иде. Көннәр буе хатыны өчен эшләп йөрде. Кайвакытта аның янына әнисе килеп, үзенекен исбат итәргә теләде:

- Бу синең балаң түгел бит. Айлар туры килми.

- Минеке, әнием, минеке.

Мондый сөйләшүне хатыны да ишетте.

- Бу карчык нәрсә тели ул? – дип, иренә сорау бирде.

- Бу карчык түгел, ә минем әнием, - диде ире.

- Минем сабырлыгым бетте, - дип ачуланган кыяфәттә дәвам итте Фәридә. – сайла – минме, әниеңме!

- Мин ничек сайлый алам инде?

- Үз сүземне әйттем, әгәр ул моннан күченеп китмәсә, үзем китәм.

Ир озак көттермәде. Икенче көнне әни кеше, чемоданын тотып, берүзе яшәгән сеңлесе янына күчте.

Бала чыннан да иртәрәк туды. Ләкин Альберт өчен бу мөһим түгел иде. Малайга Артур дип исем куштылар. Ир-ат хәзер баласын карый башлады. Ул аны үз баласы шикелле күрде. Балага бер яшь тулгач, Фәридә тагын өйдән китә башлады. Хәзер ул бер атнага кадәр югалып торды. Альберт сабыр итте.

Болай 6 ел дәвам итте, ләкин соңрак Альберт авариягә эләгеп, вафат булды. Артур аны бик яратып өлгерде һәм озак итеп елады. Альбертның әнисе дә елады. Фәридә генә бер күз яшен дә тамызмады.

Ирен җирләгәннән соң, әни кеше әби янына килеп:

- Бала синең белән калсын инде, - дип әйтте.

- Әлбәттә, - диде әби.

Фәридә киткәч, Артур: “Әни!” – дип кычкырып калды.

 

Мәликә Гыйльметдинова


Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19
Әңгәмәләр
© 2009-2019 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга «Ислам info» «Медиа торкеме» ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.89178646480
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту «Ариф» студиясе