Мөселман булуыма бәхетлемен

Кадерле мөселман туганнар! Сезгә Лут исемле (Алексей Владимирович Репетин) 36 яшьлек рус кешесе хат яза. Мин Краснодар өлкәсенең Кропоткин шәһәрендә тудым. Ә үсүем, укуым,

БӘЙЛЕ
2010 Фев 05

Кадерле мөселман туганнар!

Сезгә Лут исемле (Алексей Владимирович Репетин) 36 яшьлек рус кешесе хат яза. Мин Краснодар өлкәсенең Кропоткин шәһәрендә тудым. Ә үсүем, укуым, эшләвем Самара өлкәсенең Тольятти шәһәрендә булды. Минем гаиләм зур түгел: әни – пенсионерка, II төркем инвалид; әти 2009да 78 яшендә вафат – авыр туфрагы җиңел булсын; сеңлем кияүдә түгел, ике баласы бар; мин – өйләнмәгән. Кызганычка, туганнарымның берсе дә мөселман түгел.

Әлеге вакытта мин иректән мәхрүм ителгән җирдә җәза үтим. 2007 елда колониядә ислам динен кабул иттем. Шушында ук үземә мөселман дуслар таптым. Бөтен шатлыкларны һәм кайгыларны бергә күтәрәбез. Бер сүз белән әйткәндә, тату, туганнарча бердәм гаилә булып яшибез. Әлхәмдүлилләһи. Дусларыма изге Коръән белән танышасым килә диюгә, алар шатланып, миңа шул китапны бүләк иттеләр. Мине исламга Аллаһы Тәгалә алып килде, мөселман дусларым исә сәбәпче генә булды.

Баштарак туганнарым һәм танышларым ислам динен кабул итүемне белгәч, аптырап калдылар, бик тә сәерсенделәр. Әмма берара вакыт узгач, күнделәр тагын. Иске дусларым, кызганычка каршы, ислам белән кызыксынырга теләмиләр. Югыйсә, мин кызыксыну да уятырга теләп караган идем. Коръән, Мөхәммәд Пәйгамбәр турында да ашкынып сөйләдем. Мин аларның бик тә мөселман булуларын, көферлектән тизрәк арынуларын телим.

Минем тормышымда ислам бәхәссез һәм какшамас хакыйкатькә әйләнде. Мин бары тик шушы хакыйкатькә генә таяначакмын, бер Аллаһка гына баш иячәкмен. Кыямәт көнендә Аллаһының рәхмәтенә ия булу өчен һәрвакыт изге гамәлләр генә кылырга омтылачакмын. Иншә Аллаһ. Бу – акылы сәламәт кеше өчен бердәнбер хак юл. «Нәрсә ул бәхет?» «Ул нәрсәдән гыйбарәт?» дигән борынгы фәлсәфи сорауларга җавап бердер: бәхет – бөтен пәйгамбәрләрнең дине булган исламда!

Башка диндәге кешеләр белән дус, тату яшәргә тырышам. Пәйгамбәребез (с.г.в.) безгә урталыкны сайларга кушкан бит. Буш вакытымда табарга мөмкин булган ислам дине китапларын укыйм. Белемнәремне ныгытам. Биш вакыт намазымны калдырмыйм.

Кадерле мөселман туганнар! Сезгә инде ничә еллар чишә алмаган авырлыклар турында сөйләргә телим. Өченче ел инде үземнең җинаять эше буенча хак хөкем чыгарылуы өчен көрәшәм. Чөнки мине нахакка һәм законсыз рәвештә озак вакытка хөкем иттеләр. Кыскасы, мин кылмаган җинаять өчен төрмәдә утырам. Страсбургтагы кеше хокуклары буенча Европа суды белән язышып торам. Әмма бернәрсә дә барып чыкмый, чөнки минем юридик белемем юк. Миңа адвокат ярдәме, аны яллау өчен беркадәр акча да кирәк. Кызганычка, туганнарымның миңа ярдәм итәргә хәлләреннән килми. Кадерле мөселман туганнар, Аллаһ хакына, миңа шул баткаклыктан чыгарга ярдәм итегезче. Хәзерге вакытта миңа зур булмаган суммада (7 мең 500 сум) акча кирәк. Җинаять эше материалларын өч данә ксерокүчермәсен эшләтәсе, өч бәйсез экспертизага заказ бирәсе һәм аларны Страсбургка җибәрәсе бар. Шулай ук адвокатка да бераз түлисе була. Минем хәлләремне ачыклау, алга җибәрү өчен әлегә шул акча да җитә. Аннары күз күрер, Аллаһ дөрес юлны күрсәтер. Аннары сездән ислам әдәбияты һәм бераз концелярия товарлары җибәрүегезне дә бик үтенер идем. Китаплардан: «Мөселман бәйрәмнәре, изге көннәр һәм төннәр», «Үлемнән соң яшәү», «Сайланма хәдисләр» һәм, әгәр булса, журналлар. Аннары 20 данә «А» литерлы конверт, 20 данә зәңгәр стержень, 98 битле 3 данә дәфтәр. Сездән җавап һәм Аллаһының мәрхәмәтен өмет итәм.

Минем адрес: 629420, Төмән өлкәсе, Я-НАО, Харп п. ФБУ ИК-98/18

Сезне Аллаһ сакласын!

Хөрмәт һәм изге теләкләр белән – ЛУТ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе