Тарту көче – иманда

Күренекле дин әһелләребезнең, хөрмәтле имамнарның вәгазь-нәсихәтләре әледән-әле китапларга тупланып, матур эчтәлекле басмалар рәвешендә халыкка

БӘЙЛЕ
2010 Фев 05

Күренекле дин әһелләребезнең, хөрмәтле имамнарның вәгазь-нәсихәтләре әледән-әле китапларга тупланып, матур эчтәлекле басмалар рәвешендә халыкка хезмәт итә. Ә менә исламча яшәү хакыйкатьләрен үз мисалына нигезләп язучы – Казанның «Мәдинә» мәчете имам хатибы Гыйльмулла хәзрәт Хәлиуллин бу юнәлештә башлап юл яручы. Шушы көннәрдә аның хәтер-хатирәләрен туплаган«Иманлы юлда» дигән китабы дөнья күрде. Укучыларыбыз игътибарына әлеге китаптан бер өзек тәкъдим итәбез.

Зур тырышлыклар белән мәчетле булдык. Әлхәмдулилләһ, бүген шуның нәтиҗәләре күз алдында. Гафиллектән чыгып, дин юлына басучылар, мәчетләребезгә килүчеләр ишәя бара. Казаныбызда, республикабызда да мөселманнар тормышы күзгә күренеп җанланды, халык теленә керде. Дин-исламыбызны таратырга өлеш кертәсе, әҗер-савапка ирешәсе килгән кешегә һәрчак эш җитәрлек дигән нәтиҗәгә килдем.

Үткәннәргә борылып карап, алынган үрләрне, ирешелгән уңышларны барласаң, шөкер, хәйраннар калырлык. Мәчет салып, анда биш вакыт намаз уку, мәхәллә булып, Аллаһы Тәгалә кушканча яшәү иде ниятем. Болай колачлы эшләр җәелдерермен дип уема да кермәде. Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән үзеннән-үзе килеп чыкты. Бу юлда мин күпме дуслар, теләктәшләр, дин кардәшлеге дигән зур бәягә ия инсаннар таптым. Дин-исламыбызны үстерүгә малларыннан өлеш чыгаручы, мәчет-мәдрәсә салышучы, ярдәм итү җаен табучы мәрхәмәтле җитәкчеләр, эшмәкәрләр, күпме замана байлары белән таныштырды мине язмыш борылышлары.

Миннән еш кына остазларың кем, үрнәк, өлге итеп алган имамнарың бармы дип сорыйлар. Яшьтән үк ул чаклардагы бердән-бер «Мәрҗани» мәчетенә сукмак салдым. Габделхәбир хәзрәт белән яхшы мөнәсәбәттә идем. Әхмәтзәки хәзрәт тә сафларына килеп кушылган һәр яшь кешегә хәер-хаклы, игътибарлы иде. Вакытым булганда, җае чыкканда үзләре белән мәҗлесләргә алып йөриләр иде. Яхшы хәзерлекле, тирән белемле булулары өстенә аларның халык белән аралашу, вәгазьләү, өндәү алымнары да бик урынлы килеп чыгуына игътибар итүемне хәтерлим. Эш алымнарында иң сокландырганы – сәдакаларда бик тәкъвалар, тиененә кадәр мәчеткә кертәләр иде. Вафа хәзрәт Гыйлаҗиевны да күреп белдем. Бер елны мөфтият аны Әстерхан шәһәренә гает укырга җибәрде.Ул шунда имам булып калды. Мәҗлесләрдә бергә булган, бергә сәҗдә кылган хөрмәтле Вафа хәзрәт белән серләребез аеруча туры килә иде. Ул да гомере буе шофер булып эшләгән. Әстерханга киткәндә аэропортка үзем озаттым. Дин-исламыбыз юлындагы олпат затлар белән аралашкан елларым әле дә күз алдыннан китми: маяк булып, имамәтчелек эшендә юл күрсәтеп торалар.

Казаныбызда бүгенге көндә биш дистәдән артык мәчет бар диләр. Әле без башлаганда гына кул бармаклары да бөгелеп бетми иде. «Болгар» мәчетендә – Фәрук хәзрәт Фаязов, «Әҗем»дә – Габдерәүф хәзрәт Зиннәтуллин, “Нурислам”да – Фәрит хәзрәт һәм мәчет рәисе, якташым Фәхрислам Галимов, Кабан арты мәчетендә Исхак хәзрәт Лотфуллиннар белән бер чорда эшли башладык. Кызганыч, сафларыбыз сирәгәя, санаулы калып барабыз. «Ризван» мәчетендә – Ризван хәзрәт Гаязов, «Рамазан»да – Нәҗип хәзрәт Гайнетдинов, «Казан нуры»нда – Шамил хәзрәт Исхаков. Күз алдында буыннар алышынды. Шунысы куандыра: безгә алмашка мәдрәсәләр тәмамлаган, югары дини һәм дөньяви белемле яшьләр килә.

Шушы юлдагы унбиш еллык хезмәт тәҗрибәмнән чыгып шуны гына әйтә алам: мәчетләрдә бердәм, тату команда булып эшләү мәктәбе булдыра алдык. Шөкер, бернинди фетнә, гаугага сәбәп чыгармадык.

Эшмәкәр Рәис Гафаров, Сираҗетдин Нәбиев белән Аллаһы Тәгалә очраштырды.

(Ахыры 14 нче биттә)

Сираҗетдин кардәш төп киңәшче, теләктәш, бик ярдәмчел кеше булып чыкты.

Беренче көннәрдән үк, мәчет салыну хәбәрен ишетүгә , минем дә бу эштә катнашасым, өлеш кертәсем килә дип сүз салды. Беренче урынбысарым итеп сайладым. Эшмәкәр Рәис кардәш белән дә бер-беребезне ярты сүздән аңлашып, хәзергәчә ярдәмләшеп, элемтәдә торабыз.

Мөтәвәллиятебездә ихлас хезмәт иткән мәрхүм Габдулла абый Гыйльманов бар иде. Без аның белән «Мәрҗани» мәчетенә йөрсәк тә, бер-беребезне якыннан белмәдек. Монда эшли башлагач, сөйләшеп китеп, әни ягыннан якын туганыбыз булып чыкты. Шул кадәрле ихласлы кеше иде. Гыйлеме, хәзерлеге зур булса да, эшемә аркылы төшмәде, кире сүз әйтмәде. Аннан соң әйбәт бабайларыбыздан

Курчатов урамындагы икенче йортта торучы Хисаметдин бабай бар иде. Биш вакыт намазга күршесендә генә мәчет ачылуга бик шатланып йөрде.

Торып-торып искә төшә: элек бәйтуллаһ бусагасына аяк басырга уйларына да кермәгән, дингә карата битарафлыкта яшәүче күпме милләттәшләргә «Мәдинә» туры, нурлы ислам юлына басуда сәбәпче булды. Хатыйп кардәш Бикмөхәммәтов – кизүдә утырды. Мәчет эшен алып бару, мондагы тәртипләрне өйрәнгәннән соң, үзе дә шушы эшкә алынырга тәвәккәлләде: Җәүдәт Фәйзи урамында «Гаилә» мәчете төзү хәстәренә кереште. Тагын бер олпат затларыбыздан Фәезхан абый Вәлиев. Бик ихлас булып чыкты. Урман хуҗалыгы системасында эшләгән кеше буларак, урман хуҗалыгы министрлыгына барып, мәчет төзелешенә кирәкле агачлар юнәтеп, күп игелекләр эшләде. Күп ишекләрне кактык без аның белән. Аллаһының рәхмәтендә булсыннар. Бу урында мәчет төзелешенә акчалата ярдәм иткән, һәрчак эшебезгә хәер-хаклы булган зыялы мөгаллим-остаз Габделхак абый Каюмовны, «Татглавснаб» җитәкчесе Миралим Туфитуловны, эшмәкәр Дамир Сәмигуллинны, Дамир Габдуллинны әйтми калып булмый.

Бик тырыш хисапчыбыз Мәхмүт абый хаҗ сәфәрендә бакыйлыкка күчте. Шөкер, күңелләрендә иман нуры булган, мәчетләргә ярдәм итәргә әзерләр сафына елдан-ел өметле, киң күңелле җитәкчеләр, хәлле милләттәшләребез өстәлә. Бу урында «Эстель» оешмасы җитәкчесе Илһам Нуриев хакында аерым әйтми булмый. Мәчет төзелешләренә түбә калае белән булыша ул. Минем белән бергә өч мәчет салышкан төзүчеләр бригадиры Фәрит Акшов та бары тик мактау сүзләренә генә лаек.

Беренче еллардан дин сабагы укытырга керештек. Укытучы-мөгаллимә Рауза апа Зиннурова – мәчет ачылганнан, Хөрсия Галәветдинова вагонда ук кешеләр укытырга алындылар. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган Сөләйман Зарипов, мәрхүм Нияз балаларны бик теләп мәчеткә ияләндерделәр, күп эшләрдә үзләре үрнәк булдылар.

Мәчетебез «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә, Россия Ислам университетында укучы шәкертләр өчен алган белемнәрен гамәлдә кулланырга өйрәтү мәктәбе булып тора. Уку еллары дәвамында күбесе бездә якшәмбе мәктәпләрендә балаларга сабак бирәләр. Хәзер Борисководагы «Шамил» мәчетендә имамлык итүче Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов хезмәт юлын бездә башлады. Оста вәгазьче буларак халык мәхәббәтен яулады. Хәзер беренче ярдәмчем – Булат Мөбәрәков. Өметле, тырыш, белемле егет. «Мөхәммәдия»дә алган белемен мәхәллә халкына үтемле итеп аңлату сәләтенә ия яшь имамга олыбыз-кечебез зур өметләр баглыйбыз.

Мөтәвәллияттә мәчет эшендә ихлас катнашып, киңәшләшеп эшләүче дин кардәшләребезне туплый алдык. Хаҗи кардәш Нуриев күптәннән мәэзинлек итә. Рәшит кардәш Акчуринга үзем булмаганда Коръән ашлары алып баруны ышанып тапшырабыз. Марсель кардәш Хисмәтуллин – хисапчы буларак бик кирәкле эшне җиренә җиткереп алып бара. Кизү торучылар – Сәгыйть кардәш Гыйрфанов, Әгъзәм кардәш Фәйзуллин, Муса кардәш Рисаев һәм Минзакир кардәш Мифтахов вазыйфаларын теләп, җаваплылык белән алып баралар.

 

Гыйльмулла ХӘЛИУЛЛИН


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе