Иделемә карарга кыенсындым, оялдым

Мәчетләрегезне хуп итеп салыгыз, шәһәрләрегезне мактарлык итеп төзегез. Хәдис Чал Идел буйлары Бакчачы вазифаларымның көн саен туып кына торган мәшәкатьләренең берсе

Читайте также
2010 Фев 05

Мәчетләрегезне хуп итеп салыгыз, шәһәрләрегезне мактарлык итеп төзегез.

Хәдис

Чал Идел буйлары

Бакчачы вазифаларымның көн саен туып кына торган мәшәкатьләренең берсе мине Югары Ослан (мөхтәсиб Салихҗан хәзрәт Хәмитшин татарча дөрес исеме «Өслән» ди, – «тау өсте» дигән сүздән алынган) авылына алып килде. Идел ярының уң ягына, тарлавыклар белән бүлгәләнә-бүлгәләнә калкып торган тау өстенә урнашкан ошбу авыл, ерактан ук күренеп, күңелләрне үзенә тарта.

Башкарасы эшләрем хакимият оешмаларындагы берничә мәсьәлә белән бәйле булса да, нишләптер тиз тәмамланды.

Октябрь аеның якты кояшы саран гына елмайса да, һава ничектер җиңел, сулыш алуы рәхәт иде. Мин ашыкмыйча гына чал Иделем ярына таба атладым.

Казанга кайтасы ОМикның вакыты җитмәгән иде әле.

Тынычланып калган көзге Иделнең акчарлакларына карап, аларның чыр-чу килеп, үзара гәпләшүләрен тыңлап, искиткеч җиңел очышларына бераз сокланып тордым да, сулга, Идел яры буйлап боргаланып киткән юлдан алга баруымны дәвам иттем.

Туктаусыз эштә булган дулкыннар җимермәсен өчен Иделнең аргы ярын бетон корылмалар белән ныгытып куйганнар икән.

Бу күренеш Иделебезнең борынгы һәм куәтле елга икәнлегенә бер дәлил булып кабул ителә кебек тоелды миңа.

Кайбер урыннарда искереп, ташландык хәленә төшкән пароходларның тутыгып беткән тимер кисәкләре һәм агачтан эшләнгән ярымчерек төрле җайланмалары күзгә чалына. Ләкин аларның берсе дә Идел ярының табигый матурлыгын боза алмый сыман. Яр буенда үскән агачларның моңсу көзге яфраклары Иделдән искән йомшак җилдә салмак кына тибрәнеп, әйтерсең, минем белән бергә дулкыннарның серле тавышларын тыңлыйлар. Уйларым бер яссылыкта, күзләрем – икенчедә, аякларым гына алга атлый бирә.

Бераз баргач, яр буенда заманча, кызыл, аксыл-кызыл кирпечтән икешәр– өчәр катлы итеп салынган матур зур йортлар үзләренең кара төскә буялганн тимер капкалары белән күзгә чалына башлады. Бу йортларда соңгы елларда бихисап үрчеп киткән байлар яшидер инде. Ярый, халкыбыз бай булса, илебез дә куәтле булыр дип өмет баглыйк. Бәлки ул матур яңа йортларда безнең XXI гасыр Барудилары, Апанаевлары, Фәезхановлары, Алкиннары яши торгандыр дигән ышанычта калыйк.

Юлдан туктаусыз машиналар үтеп тора. Затлы машиналар.... Тик эчендә көләч йөзле кешеләр күренми. Рульдәге абзыйлар гына ашыкмыйча, җәяү атлаучы кешегә үзләренең борчулы йөзләренә кунаклаган җитди карашларын ташлый. Салмак кына ярга килеп бәрелгән дулкыннарның тонык тавышы һәм көзге табигатьнең сихри тынычлыгы минем дә күңелемә кереп сыенды кебек. Гомер бакый йөзәр идем шушы тыныч диңгез киңлекләрендә. Бөтен дөньямны биләп алган рәхәтлеккә эчемнән елмаеп, акрын гына карашымны Иделнең сул як ярына төбәдем.

Йа, Раббым! Күзләремә генә күренәме, әллә чынбарлыкмы соң бу? Нишләп соң алар шулкадәр күп?!

Мин сихри дөньямнан көч-хәл белән арынып, барган юлымнан туктап калдым: еракта, әкиятләрдә генә була торган кара урман кебек, тәреләр өермәсе астында ниндидер биналар мыжлап тора...

Кемнәр әмер биреп, кемнәр төзеткән ул биналарны синең изге ярларыңда, Иделем? Рәнҗешләрең төшмәс микән гасырлар буе суларыңны эчеп, ярларыңа сыенып көн күргән кавемнәреңә?

Идел-йортым, синме соң бу? Без саклый алмадыкмыни нурларын сибеп торган биек манаралы йортыбызны?!

Үзара даими кычкырышып талаша торган телчән хатын-кызларның ямьсез тавышларына охшатып, акчарлаклар тарткалаша. Күбек катыш төрле чүпләрен иярткән салкын Идел дулкыннары ярга бергәләнә. Ваемсызлык диңгезендә йөзгән карашымны кирегә бардым. Иделемә күзләремне тутырып карарга кыенсындым, оялдым...

Кире якка борылганда күзләрем мин астында йөргән тауның түбәсенә төште. Аннан да ниндидер чиркәүнең тәреләре миңа үрелеп карап торалар иде. Димәк, Иделебез ага торган, ярларына чиркәүләр төзелә һәм тезелә барган...

Ничә гасырлар элек Идел-йортыбызга ерактагы ислам мәмләкәтләреннән илчеләр чакырып, болгар бабаларыбыз рәсми рәвештә кабул иткән динебезне саклап, шул батыр һәм игелекле кавемнең ышанычын акладыкмы икән без? Йа, Раббым, Үзең насыйп иткән фикерләү сәләтебезне киметмә! Күзләребезне, калебләребезне җитәрлек дәрәҗәдә ача күр! Ваемсызлыктан, хөсетлектән арындырып, Үзеңнең тугры юлыңа күндер!

Сәгатемә карасам, өйлә намазы да җитеп килә икән. Кайда һәм ничек итеп укыйм соң? Остазыбыз Габделхак хәзрәт Саматовның һәм мәдрәсәдәге мөгаллимебез Хәйдәр хәзрәтнең мосафир кешенең намазы турында сөйләгән дәресләрен искә төшердем дә пристань янындагы комлыкка таба юл алдым. Комның чисталыгы, атлаганда шыгырдап торуы, кояш нурларының муллыгы мине бераз тынычландырды һәм мин, кайрылары коелып, яңгырда-җилдә юылып, шомарып беткән бер ауган агач янына килеп туктадым. Тәһарәт алганнан соң, кыйблага йөземне борып, намазга бастым. Йа, Раббым! Шунда әллә хыялымдамы, әллә чынбарлыкмы: нурларын сибеп күзләремә мәчет манарасы һәм ярымай чалынгандай булды. Күңелемә искиткеч тынычлык кереп урнашты. Саф һавада, Идел ярында намаз уку рәхәт тә һәм бөтен әгъзаларга ләззәт тә бирә икән.

Йа, Раббым, синең инсаннарыңа биргән Рәхмәтеңнең чикләре юк бит! Белеп кылган, белмичә кылган гөнаһларыбызны ярлыка! Укыган намазларыбызның кимчелекләрен гафу итеп, кабуллардан кыл! Әмин. Намазымны тәмамлаганнан соң, мин бераз агач өстендә утырып тордым. Аннары шикләнеп кенә ярымай күземә чалынган якка карадым.

Әйе, чынлап та анда кояш нурларында коенып ярымай балкып тора. Иншә Аллаһ! Югары Осланда мәчет төзегәннәр икән! Димәк, бакчамда эшләп йөргәндә кичке тын һавада ишетелә торган азан тавышы ул минем хыялымда гына яңгыраган бер сихри моң түгел, ә чынбарлыкта булган!

Күңелемдә ниндидер канәгатьлек хисе хөкем сөрә. Нурларын сибеп торган манаралы мәчетне барып күрәсем килә. Ләкин соң шул инде бүген.

ОМик ашыкмыйча гына пристаньга якынлашып килә.

Югары Осланга чираттагы баруымда дөнья мәшәкатьләрен тизрәк тәмамларга тырышып, мәчет ягына юл алдым. Идел ярыннан матур һәм ягымлы булып күренгән манара да, ярымай да төрле биеклектә төзелгән йортлар арасыннан күренми икән. «Төзүчеләр» урамы белән бара торгач, урамның уң ягында ак кирпечтән салынган мәһабәт мәчет пәйда булды.

Гыйбадәтханәнең ишегалды кызыл кирпеч белән аралаштырып, тимер койма белән әйләндереп алынган. Тирә– ягында җимеш агачлары да күренгәли. Ерак түгел генә авыл зиратының да бер почмагы күзгә чалынып кала. Койма буена матур итеп яшь наратлар утыртылган, баскыч янындарак кечкенә генә зәңгәр чыршылар да күренгәли. Ә урам як койма буена кызыл тәлгәшләрен җилдә тибрәтеп миләш агачы утыра. Мәчетнең бер җирендә дә ничәнче елда төзелгәне, архитекторының һәм изге йортның исеме язып куелмаган.

Йа, Раббым, ошбу күркәм архитектуралы мәчетне салуда башлап йөргән, ярдәмләшкән инсаннарыңны һәлакәтләрдән сакла, изгеләрдән кыл! Әмин! Мин аяк киемнәремне салып, «бисмилла»мны әйтеп, мәчетнең эченә уздым. Идәнгә яшькелт төстәге келәмнәр җәелгән, бик тә пөхтә һәм чиста итеп җыештырылган. Урындык өстендә дисбеләр һәм чапан ята. Янында яшел түбәтәе дә бар. Мин бик түргә үтмичә генә ике рәкәгать мәчет намазын укырга бастым. Мәчетнең һавасы чиста, җиңел. Намазымны тәмамлагач, садакамны салып, салмак кына атлап, мәчеттән чыктым да, Казаныбыз ягына юл алдым.

ОМик килергә вакыт бар әле.

Таудан аска атлау җиңел булганлыктан, башымдагы уй– фикерләр дә берсен – берсе узышып, каядыр ашыгалар сыман...

Салихҗан хәзрәт

Югары Осланга чираттагы баруымда Салихҗан хәзрәт һәм Рәкыя абыстай мине ачык йөз белән каршы алдылар. Үземнең кем икәнлегемне, алар яшәгән авылдан бакчамның ерак түгеллеген, җәй көннәрендә кичке тын һавада кайдандыр ишетелгән азан моңнарын хәйран булып тыңлаганымны, динебез исламга битараф түгеллегемне, Югары Ослан авылында элеккеге мәчет кайсы урындарак булган һәм монысынын төзелеше белән кызыксынуымны сөйләп бирдем.

Салихҗан хәзрәт үзенең йомшак һәм ягымлы тавышы белән ашыкмыйча гына менә нәрсәләр бәян итте:

– Нинди элеккеге мәчет ди ул? Бу бит урыс авылы. Узган гасырның 70 нче елларында монда дүрт кенә татар гаиләсе бар иде. Хәзер татарлар үз җирләренә кайта башладылар. Беркемне дә кысрыкламыйча, беркемне дә рәнҗетмичә, тавыш– гауга куптармыйча: кемдер йортын сатса, аны татар кешесе ала, ниндидер урыс әбие вафат булса, аның да өен татар гаиләсе ала. Хәзер авылыбызда 308 гаилә, 1151 мөселман яши,– дип чатлатып әйтеп бирде.

Мәчет 1992 елда төзелә башлап, 2000 елның 20 октябрендә тәмамланган. Төзелеш эшләрендә ярдәм кулын сузучылар турында сөйләп китсәк, иң беренче нәүбәттә халкыбыз, үзебезнең мөселманнарыбыз булган. Аннары Согуд Гарәбстаныннан килгән мөселманнар һәм дә искиткеч, эчкерсез, иң кирәк вакытта – затлы гаилә әһеле Айрат әфәнде ярдәм иткән. Бер вакыт шулай, төзелеш эшләренең иң авыр чагында, Салихҗан хәзрәт кабат Айрат әфәнде янына кергән. Ул берсүзсез кирәк кадәрле ярдәмен бирергә булган. Ә ул Салихҗанның күзләреннән яшь чыкканын күргән дә: «Нигә абзый елыйсың, ярдәм итәрбез», – дидем бит», – дигән. «Бу минем шатлыгым катыш рәхмәт яшьләрем иде. Иң авыр вакытымда шундый игелекле, киң күңелле олуг шәхесне очратуымнан күңелем тулып киткәндер инде», – диде. Ә менә мәчетнең төзелеш проектын Югары Осланның баш архитекторы Зәки Зыятдин улы Минһаҗев башкарып биргән.Бүгенге көндә Аллаһка гыйбадәт кылу йорты буш тормый. Уку– укыту эшләре дә алып барыла, компьютер класслары бар. Бу эшләрне зур тырышлык белән Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган Гали хәзрәт Җиһаншин алып бара.

Мин Салихҗан хәзрәтнең тәрҗемәи хәле турында да сорарга батырчылык иттем.

Салихҗан Сираҗетдин улы Хәмитшин Татарстанның Аксубай районы егете икән. Әхмәди кызы Рәкыяга өйләнеп, Актаныш кияве булу бәхетенә ирешә. Башта Ветеринария институтын, ә 2002 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлап, имам хатип дигән дәрәҗәле исем алырга да сәләте җитә.

Салихҗан хәзрәт белән Рәкыя абыстай тәрбияләп үстергән Фәрит, хәрби хезмәт юлын сайлап, подполковник дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.

«Мәчетебезне төзегән елларда улыбызның да ярдәме искиткеч зур булды», – дип, ниндидер бер канәгатьләнү хисләре белән сөйләде Салихҗан хәзрәт үзләренең баласы турында.

Ә 1999 елда хаҗ гамәлләрен кылырга насыйп була һәм үзенә матур итеп Салихҗан хаҗи дигән исемне дә өсти.

Әңгәмәбезнең тәмамланыр вакытын тоемлап, күңелемне тырнап торган соравымны да бирмичә булдыра алмадым:

– Казаныбызга якын гына булып, табигатьнең «Өсле», ягъни таулы, «Аслы» – тарлавыклы, искиткеч матур урман һәм чәчәкле җирләренә урнашкан авылда 70нче елларга чаклы нишләп татарлар яшәмәгән соң? Ә ул: «Явыз Иван Казанны яулап алганнан соң, шәһәр тирәсендә 40 чакрымнан якынрак җирләрдә татарларны яшәтмәскә дигән боерык биргән», – дип аңлатты үзенә әллә кайчан билгеле булган вакыйганы бәян иткән кебек. Мин, үз чиратымда, тарихи чыганакларга мөрәҗәгать иттем.

Беренчеләрдән булып татар халкының чын тарихын язып калдырган, шуның бәрабәренә үзенең 42 яшьлек тормышын һәлакәткә дучар иткән, милләте белән урыс булган татар тарихчысы Михаил Худяковның 1923 елда башкалабыз Казанда русча басылып чыккан «Казан ханлыгы тарихы буенча очерклар» дигән китабын кулга алдым. Мин бу китапны 90нчы еллардан бирле берничә тапкыр укып чыксам да, бер генә юлына да тетрәнмичә битараф кала алмыйм.

Менә анда Салихҗан хәзрәтнең сүзләренә тәңгәл килә торган юллар нәрсә сөйли:

«... Принудительное выселение татар из Казани и запрещение им даже входить в город сопровождалось фанатическим приказом русского правительства– «все мечети пометать и в конец их извести».(160нчы бит)

«...Завоевательные походы 1553–1554 и 1556 годов нанесли страшное опустошение краю. Десятки, быть может сотни селений были превращены в развалины, запасы хлеба испепелены, скот разогнан, имущество разграблено, жители истреблены.

Население отхлынуло в леса, расположенные к северу от Казани. Тогда-то именно заселились казанцами берега р.Шошмы и её притоков, а вокруг Казани образовалась широкая 50–верстная полоса опустевших земель, которые стали быстро расхватываться русскими переселенцами.»(162нче бит)

447 елдан соң булса да, ата-бабаларыбыз ташлап калдырырга мәҗбүр булган җирләрдә Салихҗан хәзрәт кебек фидакарь шәхесләребез, батыр, намуслы, тырыш татар халкыбыз ярдәмендә мәчетләребезне, Аллаһы Тәгаләнең киң рәхмәте белән кабат торгызыла.

Йа, Раббым, Сиңа гына иман китерәбез, Сиңа гына дога кылабыз, Сиңа гына буйсынабыз!

Үзеңне генә сөюче инсаннарыңны чиксез рәхмәтеңнән һәм ярдәмеңнән ташлама! Әмин.

 

 

Мәгариф РАЯНОВ


Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19
Әңгәмәләр
© 2009-2019 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга «Ислам info» «Медиа торкеме» ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.89178646480
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту «Ариф» студиясе