Дини дәреслекләргә ихтыяҗ зур

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыевның күптән түгел рус телендә басылып чыккан «Основы исламской культуры» китабын журналистларга

БӘЙЛЕ
2010 Фев 05

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыевның күптән түгел рус телендә басылып чыккан «Основы исламской культуры» китабын журналистларга күрсәтү һәм тәкъдим итү чарасы үткәрелде.

Бу җыентыкның «Җәлил хәзрәт дәресләре» дигән татарча варианты моннан 11 ел элек үк дөнья күргән иде инде. Монысы исә 42 дәрестән торган шул китапның турыдан-туры тәрҗемәсе. Аны каләм ияләренә тәкъдим итү кичәсендә мөфтинең урынбасары Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб та, Дин эшләре идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиуллин да, Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин да: теле матур, укырга җиңел, балаларга аңлаешлы телдә язылган, дип билгеләп уздылар. Ренат Нәкыйф улы үзенең чыгышы вакытында 1899 елдан 1917 елга кадәр Казанда 526 исемдә дини фәннәргә караган китапларның нәшер ителүен, дәреслекләрнең гомуми тиражы 5 миллион данәдән артып китүен бәян итте. Шунысы кызганыч: ул дәреслекләр әлегә кадәр өйрәнелмәгән килеш ята бирә. «Димәк, бу мәсьәләдә дә тарихыбыз бар. Менә шушы байлыгыбызны хәзер өйрәнү һәм куллану сорала. Бу китапның кыйммәте шунда: Җәлил хәзрәт анда тарихи мисаллар китерә. Бу хезмәт балаларга гына түгел, ислам белән яңа шөгыльләнә башлаган олылар өчен дә зур хәзинә», – диде Ренат әфәнде. Р.Вәлиуллинның әйтүенчә, Җәлил хәзрәт китабының тәрҗемәсе Татарстаннан читтә яшәүче, ана телен начар белүче милләттәшләребезнең мәнфәгатен истә тотып нәшер ителгән.

Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев исә үзенең чыгышын тәрҗемәи хәлен сөйләүдән башлады. 1956 елда дөньяга килгән Җәлил Васыйл улы мәктәптә иң яхшы укучылардан санала. Әмма тәртип ягы аксый аның. «Мине тыңлата алмыйлар иде, ата-аналар җыелышында да кисәтүләр булгандыр», – дип балачак хатирәләрен яңартты Җәлил хәзрәт. 1970 елда әдәп-әхлак турында язылган бер китап килеп керә аның кулына. Анда ата-ана, укытучыларның хакы дигәннәрне укыгач, тәненә кайнар су коелгандай тоела. Инде аның тәртип ягы да үзгәрә, ул озакламый үрнәк кешегә әйләнә. Үскәч, менә шундый китапларны бастырып чыгарырга иде дип хыяллана. 1988 елда мәктәп директоры белән сөйләшеп, 83 балага гарәп хәрефләрен өйрәтергә керешә. Ничек кенә мәктәпкә кереп, балаларга диннең асылын төшендерергә дип хыялланып йөргән чагы була бу. Татарстанда берләшү корылтае булып узгач (1998 ел), аңа бу теләген тормышка ашыру өчен җае чыга. Җәлил хәзрәт Балтачның ул чактагы хакимият башлыгы Марат Готуф улына: «Киләсе елдан мәктәптә «Гарәп графикасы һәм әхлак дәресе» дигән фәнне кертеп булмасмы?» – дип сорагач, башлык аны гаҗәпләндереп: «Нигә сез киләсе елны көтәсез? Әйдә дүртенче чиректән укыта башлагыз», – дип җавап бирә. Ул чакларда күп чабарга туры килә Җәлил хәзрәткә. Ул Тарих институты, Педагогия институты(хәзер – Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты) хезмәткәрләренә: «Программа төзеп бирүдә булышыгыз, дәреслекләр эшлик», – дип берничә берничә тапкыр мөрәҗәгать итеп карый. Әмма аларның ишетәселәре дә килми районнан килгән ниндидер бер хәзрәтне. «Аллаһының рәхмәтләре яусын Вәлиулла хәзрәткә, ул безгә дәреслекләр бастырып бирде», – дип исенә төшерде Җәлил хәзрәт. Мәктәп директорлары да бик куркып кына ризалык белдерәләр яңа фәнне мәктәпкә кертүгә. Бәхеткә, 1998 елның дүртенче чирегеннән соң балаларның тәртибендә уңай яклар күзгә ташлангач, барлык мәсьәләләр чишелә. 1998-1999 елдан исә Балтачтагы 23 мәктәптә «Гарәп графикасы һәм әхлак дәресе» дигән фән укытыла башлый. Дәресләрне педагогик әзерлекле укытучылар алып бара. Әмма дәреслеккә кытлык үзен сиздерә. Җәлил хәзрәт Фазлыевка аны үзенә язарга туры килә. Тиздән Шәех Зәбиров белән Фәния Хуҗахмәт 10 мең тираж белән аны бастырып та чыгара. «11 ел инде без бу китаптан файдаланабыз. Нәтиҗәләребез дә начар түгел, Аллага шөкер. Вәлиулла хәзрәт Алан мәктәбен әйтеп узды. Бу авыл мәктәбенең директоры: «Бездә 98 бала бар, шуларның берсе дә тәмәке тартмый», – диде. Мин моны яхшы якка үзгәреш дип саныйм», – дип шатлыгын уртаклашты Җәлил хәзрәт.

Телевидениедәге кайбер тапшыруларга да, дөресрәге, алардагы динне аңламыйча чыгыш ясаучыларга да дәгъвасы бар икән Җәлил хәзрәтнең. «Капма-каршы» тапшыруында матур гына бер кыз бала: «Элек дин юк иде. Без бөтенебез дә әйбәт идек. Бүген дин бар, мәчетләр күп, начарлык та бихисап. Ни өчен бу шулай?» – дип сорап, бөтен халыкны шаккаттырмакчы булды. Биредә хөрмәтле журналистлар утырганны исәпкә алып, шул сорауга җавап биреп китәсем килә. Халык сугышта җиңеп чыкты, аннан соңгы хәрабәләрне дә төзәтте, балаларын да аякка бастырды. Чөнки аларның бөтенесе биш вакыт намаз укучылар, ураза тотучылар иде. Динле булганнары өчен аларның моңа көчләре җитте. Авыр сугыш елларында да, баласы ачтан шешенсә дә, бер ана да, бер әби дә баласын ташламады. Ә инде хәзерге заманга әйләнеп кайтсак, яшь буынның әти-әниләре намаз укымаучылардан туган кешеләр. Әле диннең кулланылышка кергәне юк. Бүгенге көндә спортчыларга миллион сумнар белән акча түлиләр. Ә бит дин әһелләренең андый хезмәт хакын төшләрендә дә күргәннәре юк. Дин мәктәпкә керсә, киләчәктә әдәп-әхлаклы буынның үсеп җитәсенә ышанам мин», – диде Җәлил хәзрәт.

Бу кичә файдалы һәм кызыклы үтте. Җәлил хәзрәт Фазлыев та һәм башкалар журналистларның күп санлы сорауларына җаваплар бирделәр. Биредә шунысы мәгълүм булды: Җәлил хәзрәтнең Балтач тәҗрибәсеннән чыгып язылган китаплары «Иман» нәшрияты аша киләчәктә дә нәшер ителәчәк икән. Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб әйтмешли, бу дәреслекләргә хәзер ихтыяҗ зур, аларны заманыбыз үзе таләп итә.

Хаҗип ӘХМӘТША


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе