Һәркемгә бер туксан

Татарстанда мәчетләр күп дибез. Күп булсыннар. Алар – безнең казанышларыбыз, куанычларыбыз, киләчәккә бер бөтен иманлы милләт булып бару өчен ныклы өметебез. Шөкер, нур

БӘЙЛЕ
2010 Апр 23

Татарстанда мәчетләр күп дибез. Күп булсыннар. Алар – безнең казанышларыбыз, куанычларыбыз, киләчәккә бер бөтен иманлы милләт булып бару өчен ныклы өметебез. Шөкер, нур өстенә нур дигәндәй, иман йортларының яңалары ачыла, аларга яшь, белемле имамнар билгеләнә тора. Әмма, шушы шатлык-сөенеч янәшәсендә, көенече дә бар.

Ул да булса, күп кенә мәчетләребезнең укымышлы имамнар белән тәэмин ителмәве. Әмма, аңа карап тормышларыбыздагы вакыйгалар агышы туктап тормый. Динебез ислам да җәмгыятьтә үз урынын һаман да киңрәк яулый бара. Исламда да сәүдә, банк, инновацияләр белән бәйле күп кенә атамалар пәйда була, алар, үзенә күрә, дин әһелләрендә күптин-күп сораулар тудыра.

Шуның белән бергә, ислам дине белән янәшә татар халкының гореф-гадәтләре көн күреп ята. Татар халкы, гомумән, ислам динен кабул иткән беренче көннәрдән бирле, Имам Әгъзам Әбү-Хәнифә юлын алды. Халыкның укыган дини тәгълимат китаплары да шул юлга муафыйк иде. Хәтта 70 еллык совет чорында, дини гыйлем алу хокукыннан мәхрүм ителсә дә, мөселман татарлар элеккедән килгән дини аңны югалтмыйча, Әбү-Хәнифә юлында кала бирделәр. Әмма, узган гасырның 90 елларында «тимер капкалар» ачылып киткәч, илгә, халык арасына башка мәзһәбләрдәге төрле гыйбадәт ысуллары кереп, кеше аңында фикер каршылыклары тудырды.

Бездән ерактагы мөселман илләрендә бу гадәти күренешләрдән саналса да, татар бик консерватив халык, аның үз туксаны туксан. Халык арасындагы менә шушы каршылыкларны уңай, гади генә хәл итү кайбер муллаларның көченнән килмәде. Алар халыкның гади генә булып күренгән сорауларына да җавап бирә алмадылар. Шушы хәлләрне күз уңаенда тотып, ТР Мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый каршында Имам Әгъзам Әбү-Хәнифә мирасы буенча Консультация Советы оештырылды һәм 5 апрельдә аның беренче утырышы булды.

Әлеге Совет мөфти Госман хәзрәт Исхакый боерыгы белән оешты һәм аңа абруйлы 16 мөселман рухание һәм фикһ белгечләре керде. Алар арасында РИУ ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, «Әниләр» мәчете имам хатибы Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров, Урыссу мәдрәсәсе ректоры Марат хәзрәт Мәрдәншин һ. б. бар.

Совет утырышын ачу нотыгында мөфти, хәнәфи мәзхәбенең безнең төбәктә иң үзәк һәм әһәмиятле роль тотуын белдерде. «90 нчы елларда хәнәфи мәзһәбен укытуда контроль булмаса, хәзер ул хәлне үзгәртергә кирәк», – диде мөфти хәзрәтләре.

«Әлеге Совет нәкъ менә шуның өчен оештырыла һәм ул бу проблеманы хәл итәргә тиеш. Башта, артык низаглар килеп чыкмасын өчен, иң гади сораулардан башларга кирәк. Әйтик, ТР ның яңа Президентын инаугурацияләү көннәрендә, «Әниләр» мәчетендә Ислам Конференциясе Оешмасы Генераль секретаре Әкъмәлетдин Ихсаноглу катнашында узган җомга намазында мәхәллә әһелләре «Фатиха» сүрәсеннән соң «амин» дип кычкырдылар. Бу күпләрдә гаҗәпләнү тудырды», – дип ассызыклады мөфти.

Аннары мөфти Совет хөкеменә берничә актуаль мәсьәлә тәкъдим итте. Аларның беренчесе мәчетләрдә намаз уку вакытларын тиңдәйләштерүдән гыйбарәт иде. Бөтен республика буенча мәчетләрдә биш вакыт намаз уку өчен бердәй вакытны уртага салып раслау өчен Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб җитәкчелегендәге эшче төркем төзелде. Ул бер ай дәвамында мөфтигә раслау өчен тәкъдим ителергә тиеш.

Җомга һәм бәйрәм гыйбадәтләрен үткәрү тәртибен төзүгә Сөләйман хәзрәт Зарипов билгеләнде. Намаз уку һәм вәгазь сөйләү өчен иң кулай вакытны ачыклау мөһим, чөнки, әйтик, җомга намазына пенсионерлар гына түгел, эшкә һәм укуга ашыгучы эшче яшьләр һәм студентлар да йөри. Мәет җирләү тәртипләрен тәгаенләү Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеровка йөкләнде. Намаз уку тәртипләрен, кулларны күтәрү, «амин» әйтү, тәсбих тарту һ.б – аныклау Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшинга тапшырылды.

Совет утырышы менә шундый эшлекле рухта барды. Консультация Советын кварталга кимендә бер тапкыр уздыру каралды. Менә шушы сорауларның җаваплары Совет тарафыннан мәзһәбебезгә хас булганча аңлатылып, мөфти имзасы белән барлык мәчетләребезгә ирештереләчәк.

Ирек НИГЪМӘТИ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе