Дингә каршы көрәш дәвам итә

Килешүгә бармаган дошманлыктагы кешеләргә Хак Тәгалә ачулы булыр. Хәдис Беркөнне миңа «Мәрҗани» мәчетендә кабаттан Казан мөселманнары имам-мөхтәсибе Мансур

БӘЙЛЕ
2012 Фев 16

Килешүгә бармаган дошманлыктагы кешеләргә Хак Тәгалә ачулы булыр.

Хәдис

Беркөнне миңа «Мәрҗани» мәчетендә кабаттан Казан мөселманнары имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин белән очрашып сөйләшү насыйп булды. Каюм Насыйри урамында аның Казан мэры Илсур Метшин белән күрешеп, Иске Татар бистәсен торгызу хакында сөйләшүләр алып барганлыгы турында ишеткән идем. Шул ук вакытта мин мэрның кул астында җаваплы вазифа башкаручы Альберт Салихов белән Мансур хәзрәт арасында кирәкмәгән бер низагның килеп чыкканлыгыннан да хәбәрдар идем. Шуңа күрә Мансур хәзрәттән: «Альберт Илдус улы белән теге низаг та хәл ителдеме әллә?»-дип сорамыйча булдыра алмадым. Тик мөхтәсиб, мине гаҗәпкә калдырып: «Мин ул хакта Илсур Рәис улына махсус әйтмәдем. Нигә кеше аркылы сүз йөртергә? Ул үзенең башын эшләтсен бераз»,-диде.

Әйе, динебез кешеләр арасындагы җәнҗаллы хәлләрне тыныч юл белән хәл итүне алга сөрә, үзара рәхим-шәфкатьле булырга, фәкыйрьләргә булышырга чакыра, хәрам, гөнаһлы эшләрдән ерак торырга, хәләл гамәлләр кылырга куша, чисталыкка өнди.

Менә шундый асыл сыйфатлары булганга күрә дә ислам динен соңгы вакытларда башка милләт вәкилләре, аерым алганда, руслар да күпләп кабул итә башлады. Тик, ни сәбәптәндер, үзебезнең татар кешеләре генә динебезгә кайтырга ашыкмый. Югыйсә, моның өчен мөмкинлекләр бихисап лабаса!

Бер хәдистә «Кем асылына төшенмичә ызгыш куптара, ызгышуыннан тукталганчы, Аллаһы Тәгалә аңа ачулы булыр» диелгән. Менә шунысы аңлашылмый: нигә безнең татар кешеләренә Раббыбызның ачуын китереп йөрергә? Үзара тату һәм дустанә яши алмаганга күрә дәүләтчелегезне югалтуыбыз җитеп ашмаганмыни инде?! Милләт буларак, безне фәкать ислам диненең саклап калуын аңларга да башыбыз җитмиме? Нигә ислам диненә каршы көрәшергә?

«Имамнар җыелышында да, хәтта хакимияттән килгән кешеләр дә миңа нигә сез аны Илсур Метшинга әйтмисез, ул бит аның хуҗасы дигән сорау бирәләр. Ә нигә кирәк болай эшләргә? Хуҗасы әйтсә, ул, әлбәттә, динебезгә һөҗүм итүдән туктарга мөмкин. Әмма җитәкчесе башка урынга китсә, ул яңадан үз эшенә тотыначак. Бүгенге көндә ул кеше хәтта «Мәрҗани» мәчете каршындагы дини китаплар кибетен яптырмакчы була башлады. Әйтерсең, әтисенең кабер ташына безнең тарафтан фоторәсемне куйдырырга теләмәү тойгысы аның аңын томалады, үч алу хисен барлыкка китерде. Ә югыйсәм без аңа бернинди начарлык эшләмәдек, шәригать кануннарын гына аңлаттык»,-дип сүзен дәвам итте Мансур хәзрәт.

Мөхтәсибнең әйтүенчә, Казан имамнары да аптыраган бу хәлгә. Ник дигәндә, башкалабызда яңа ачылган кайбер мәчет-мәдрәсәләр дә, чиркәү һәм синагогалар да рәсмиләштерелеп бетерелмәгән бүгенге көндә. Моннан исә шундый нәтиҗә килеп чыга: дини биналарны тиз арада рәсмиләштереп бетерергә кирәк. Тарих көпчәген кире борырга маташу уе белән янучыларның тагын табылуы ихтимал.

«Революциядән соң, манараларны кисүчеләр, мәчет-мәдрәсәләрне җимерүчеләр дә, муллаларны сөргенгә җибәрүчеләр әллә кемнәр түгел, үзебезнең алласызлар иде. Әмма бүгенге көндә халык аларга моны эшләргә ирек бирмәс, чөнки иманлы затларыбыз күбәйде, кешеләр диннән башка яшәп булмаганны аңлады»,-дип төгәлләде сүзен Мансур хәзрәт Җәләлетдин.

Сүзебезгә «Мәрҗани» мәчетенең имам-хатибы Илфар хәзрәт Хәсәнев кушылды. «Бүгенге көндә нинди авырлыклар белән мәчет-мәдрәсәләр салына, йортлар төзелә, кибетләр ачыла. Хәзрәтләребез тырыша-тырмаша динебезне алга җибәрү, мөселманнарның мәнфәгатьләрен кайгырту уе белән янып эшли. Шул ук вакытта кайберәүләр ярдәм итәсе урында, динебезгә аяк чала, ислам дошманы сыман кыңгыр гамәл кыла. Ә бит бу кеше уйламыймы үзенең дә картаясын, шул ук мәчеттән килгән имамның аны юасын, җеназа намазын укыйсын! Җеназа намазын укучы имам: «Бу яхшы бәндә идеме? Бурычлары калмадымы?»-дигән сорау бирәчәк. Шул ук кешенең атасы «Мөселманнар зираты»нда ята бит. Ул кеше бер мәчеткә генә түгел, Аллаһының кануннарына каршы чыкканлыгын аңламыймы икәнни?! «Каберләрегезне гыйбадәтханәгә әйләндермәгез, анда ятучының рухын рәнҗетмәгез»,-дигән Пәйгамбәребез. Атасына ул шуны телиме икәнни. Аның менә шунысы гаҗәпләндерә. Раббыбыз аңа да тәүбә-һидаять биреп, туры юлга өндәсә иде»,-диде Илфар хәзрәт Хәсәнев.

Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе