Альберт Борһанов: «Тарихны Татарстан һәм Башкортстан галимнәре бергәләп өйрәнергә тиеш»

Тарихчы-археолог Альберт Борһанов Уфаның «Хан» нәшриятында дөнья күргән «Көнбатыш башкортлары: сәяси тарих, этник үзбилгеләнү проблемнары» дигән китапта дөреслеккә туры

БӘЙЛЕ
2012 Янв 09

Тарихчы-археолог Альберт Борһанов Уфаның «Хан» нәшриятында дөнья күргән «Көнбатыш башкортлары: сәяси тарих, этник үзбилгеләнү проблемнары» дигән китапта дөреслеккә туры килеп бетмәгән фактлар булуын әйтә. Анда Татарстанның кайбер авыл-районнарын башкортлар булдырган дип язылган.

Күптән түгел 2010 елгы гомумрусия җанисәбе йомгаклары басылып чыкты. Анда татарларның саны 240 меңгә, Русия башкортларның саны 90 мең кешегә кимегән. Бу җанисәп алдыннан Уфада басылып чыккан «Көнбатыш башкортлары: сәяси тарих, этник үзбилгеләнү проблемнары» («Западные башкиры: политическая история, проблема этнической идентификации») китабында Татарстанның Менделеевски, Әгерҗе, Актаныш, Сарман, Мөслим, Минзәлә, Чаллы шәһәре янындагы районнар, Бөгелмә, Лениногорски, Әлмәт, Баулы, Ютазы, Азнакай районында элек-электән башкортлар яшәгән дигән гыйбарә фәнни һәм документаль яктан нигезләнгән кебек тәэсир кала.

Элек Башкортстан территориясендәге татарларның милләтен үзгәртү турында сүз барса, хәзер Татарстанда яшәүчеләрне башкорт дип игълан итү өр-яңа һәм кызыклы фәнни һәм сәяси вазгыять тудыра. Менә шуңа күрә Казанда яшәүче кайбер тарихчыларда «Көнбатыш башкортлары» китабы һәм аның авторлары фәлсәфә фәннәре кандидаты Рафил Асылгуҗин һәм тарих фәннәре кандидаты Юлдаш Йосыпов кызыксыну уятты. Татарстандагы тарихчы-археолог Альберт Борһанов сүзләренчә, бу җанисәп алдыннан ашыгып эшләнгән фәнни хезмәт.

«Монда Көнбатыш Башкортстан тарихы буларак Көнчыгыш Татарстан һәм Көнбатыш Башкортстан алынган. Чыннан да, Алтын Урда, Ногай Урдасы заманында башкортлар һәм татарлар элемтәдә торганнар. Башкортларның күбесе Татарстанның хәзерге территориясенә Чулман елгасына кадәр һәм ераграк та килеп йөргәннәр. Ләкин китаптан Татарстандагы авылларны, шәһәрләрне башкортлар төзегән дигән фикер чыга. Элекке «башкиры» дигән сословиены алар милләт белән буташтыралар. Ул бер нәрсә.

Икенчедән, элекке белән хәзерге башкорт халкы, шулай ук элекке татар белән хәзерге татар кебек бер түгел, барыбер үзгәрешләр бар. Соңгы елларда мин дә казу эшләре белән Көнчыгыш Татарстанда еш булам. Безнең татар һәм башкорт халкы ногай тамырыннан чыккан дияргә була. Көньяк һәм Көнчыгыш Татарстанда һәм Көнбатыш һәм Көньяк Башкортстан җирләре күбесе Ногай Урдасына кергән. Хәзер шул җирләрдә казу эшләре алып барганда, күп археологик истәлекләр шуны күрсәтә. Мисал өчен, мин Ютазы районында булдым. Күп материалларга ул башкорт авылы дип кертелгән. Ул дөрес түгел, анда күпчелектә типтәрләр яши. Типтәр халкы ул аерым сословие булган. Типтәрләрне башкорт дип, татар дип тә аерып әйтеп булмый. Бер төркеме башкортларга, икенче төркеме хәзерге татарларга кергән. Шуның өчен Ютазы районындагы Акбаш, Кара Зирек, Кәрәкәшле, Ташкичү һәм башка авылларны башкорт авыллары дип язарга тырышалар. Бу дөрес түгел», ди ул.

Борһанов сүзләренчә, бу китапта типтәрләрне башкортка әйләндереп шаккатырлык әйберләр китереп чыгарганнар. Ул шулай ук Баулы, Бөгелмә, Әлмәт һәм башка яклардагы фактларны да китерә дип хәбәр итә "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе