Президент Рөстәм Миңнеханов: “Казандагы иске агач йортлар сакланырга тиеш”

Казанда агач төзелеш сәнгате мәдәни мирас объектларын саклау һәм шәһәр үзәгендә яңа йортлар төзү мәсьәләләренә багышланган

БӘЙЛЕ
2011 Дек 21

Казанда агач төзелеш сәнгате мәдәни мирас объектларын саклау һәм шәһәр үзәгендә яңа йортлар төзү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов агач төзелеш сәнгате мәдәни мирас объектларын саклау һәм яңадан торгызу, Казан үзәгендә яңа йортлар төзү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.

ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар катнашты.

Тарихи кыйммәткә ия һәм борынгы шәһәрнең тышкы күренешен формалаштырырга ярдәм итүче иске агач йортлар сакланырга яки яңадан торгызылырга тиеш, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренчә, дәүләт саклавында булган агач төзелеш сәнгате объектларын гына түгел, ә Казан үзәгендә, туристлык маршрутлары янында урнашкан агач йортларның бер өлешен дә сакларга тырышырга кирәк.

Бүгенге көндә агач төзелеш сәнгате объектлары туристлар, тарихчыларда гаять зур кызыксыну уята һәм әлеге кызыксыну елдан-ел артачак кына, диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова яңадан торгызылырга яки реставрация ясалырга тиешле агач төзелеш сәнгате объектлары исемлеге турында җентекле доклад белән чыгыш ясады. Аерым алганда, Апанай мәчете (Каюм Насыйри урамы) янында урнашкан агач йортларда реставрация эшләре үткәрергә карар кылынды.

Республика һәм муниципаль әһәмияткә ия агач төзелеш сәнгате объектлары шулай ук Париж Коммунасы, Волков, Карл Маркс, Ульянов-Ленин, Мәрҗани, Мөштәри һәм башка урамнарда урнашкан. Аларның кайберләрендә кешеләр яши.

Республика башлыгы агач төзелеш сәнгате объектларын яңадан торгызу һәм реставрацияләү өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мөмкинлекләрен файдаланырга тәкъдим итте.

Киңәшмәдә шулай ук Казанның тарихи үзәгендә төзелеш проектларын гамәлгә ашыру хакында карарлар әзерләүгә кагылышлы мәсьәлә каралды. Искәртеп узабыз, элегрәк Казан үзәгендә 121 объектны төзү эшләре туктатылган иде. Ноябрьдә объектларның яртысыннан артыгы төзелешне дәвам итүгә рөхсәт алды. Объектларның бер өлеше өчен проектларны яңадан карап чыгарга тәкъдим ителде.

Бүгенге киңәшмәдә Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева Рөстәм Миңнехановка яңадан каралган проектларны тәкъдим итте. Шул рәвешчә, Яхин — Сәетгалиев урамнары, Чехов урамы («Акчарлак» торак комплексы), Бауман — Чернышевский урамнары, Чернышевский урамы, 39, Мәскәү, Бутлеров һәм башка урамнарда объектлар төзү хупланды дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе