Казандагы беренче мәдрәсәгә — 20 ел!

Вөҗдан иреге килгәннән соң, Татарстанда иң беренчеләрдән булып ачылган «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе

БӘЙЛЕ
2011 Дек 19

67,57 KbВөҗдан иреге килгәннән соң, Татарстанда иң беренчеләрдән булып ачылган «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе эшчәнлегенә быел 20 ел тулды. Узган шимбәдә бу юбилей уңаеннан тантаналы мәрасим үткәрелде.

Бу олуг чарага Россиядәге өч абруйлы мөфтинең — Татарстан Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәизнең, Ханты-Манси автономияле республикасы мөфтие Таһир хәзрәт Саматовның, Мәскәү өлкәсе һәм Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Кргановның килүләре үзе генә дә күп нәрсәләр хакында сөйли.

Тантаналы мәҗлестә шулай ук Татарстан Президентының дини оешмалар белән хезмәттәшлек идарәсе җитәкчесе Марат Гатин, Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, Казандагы РИУ ректоры Рәфыйк хаҗи Мөхәммәтшин, башкалабыз имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин, нәзарәтнең уку-укыту бүлеге мөдире Вәлиулла хәзрәт Ягъкубның, мэрия хезмәткәре Ирек Арсланов һәм башка абруйлы затларның катнашулары нур өстенә нур булды, бу чарага үзгә бер җитдилек вә җанлылык өстәде.

Бу кичәне Диния нәзарәте хезмәткәре, әлеге уку йорты ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин алып барды. Мөгаллим Хәйдәр хәзрәт Куйруков Коръән укыганнан соң башланган җыенда җөмһүриятебездә «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсәне оештыруда күп көч сарыф кылган Габдулхак хәзрәт Саматов белән Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Исхак хәзрәт Лотфуллинның исемнәре күп тапкырлар мактап телгә алынды. Бу аңлашыла да. Нәкъ әнә шушы ике олуг шәхескә бу изге эшкә нигез салу насыйп була. Габделхак хәзрәт 1988 елда Чистай каласына имам-хатыйп итеп билгеләнгәч, аңа бу төбәктә «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсәне оештыру кебек җаваплы вазифа башкарырга туры килә. Әлеге гамәлгә Габделхак хәзрәт бөтен барлыгы, җаны-тәне белән керешә. Ихласлыгы, дини мәсьәләләрне уртачыл караш белән хәл кылуы аркасында ул үзе дә күтәрелә бара. 1991 елда Татарстанның баш мөхтәсибе итеп билгеләнгәч, ул Казанга килә. Әлбәттә, аның белән бергә мәдрәсә дә Казанга күчә. Менә шул чагында алар Исхак хәзрәт белән бергәләп, мәдрәсәнең эшен тагын да ныграк җанландырып җибәрәләр.

Әлеге тантанлы кичәдә чыгыш ясаучылар күп булды. Анда шактый эшлекле тәкъдимнәр дә яңгырады. Әйтик, Татарстан мөфтие биредә: «Бәлки киләсе елдан республикабыздагы дини 11 уку йорты остазларына хезмәт хаклары һәм коммуналь чыгымнарны капларлык акча табып булыр. Без үзебез дә шулай булсын дип дога кылабыз, сез дә дога кылып торыгыз»,-дип белдерде. Илдус хәзрәт үзе дә шушы мәдрәсәдә укып чыккан икән.

Мөфти Әлбир хәзрәт Крганов та үзенең истәлекләре белән уртаклашты. Ул биредә иң беренче шәкертләрнең берсе булган. «Кабан арты мәчетендә мине Исхак хәзрәт каршы алды. Аның да мишәр икәнлеген белгәч, күңелгә рәхәт булып китте. Шәкерт булып укып йөргән чаклар бер дә истән китми икән. Андагы остазларның, өлкән шәкертләрнең җылы карашы әле бүгенгедәй хәтеремдә. Безгә шундый чор туры килде. Мөгаллимнәр бездә дингә, Аллаһка мәхәббәт уята алдылар. Бер Мидхәт исемле шәкерт бар иде. Ул бервакыт яныма килде дә: «Әлбир, мин сине рәнҗеттем. Түбәнчелек белән гафу үтенәм. Гафу итсәң, савабы булыр, гафу итмәсәң, гөнаһысы үзеңә»,-диде. Габделхак хәзрәт һәм башка мөгаллимнәр менә ничек итеп тәрбияли алганнар шәкертләрне! Казанның ислам уку йортлары әһелләренә рәхмәт безне аякка бастырганнары өчен. Безгә татар җанлы, татар рухлы исламны биреп калдырганнары өчен! Сез Казанда яшәгәнгә күрә, бәлки аны күреп тә, аңлап та бетерә алмыйсыздыр. Әмма безгә, читтә яшәүче татарларга ул яхшырак күренә. Безнең кыйблабыз — Казан! Безгә Казанның барлык яктан да, бигрәк тә дини яктан зур дәрәҗәгә ия булуы кирәк...»,-диде Ә. Крганов.

Ханты-Манси мөфтие Таһир хәзрәт Саматов исә үзенең нинди авырлыклар белән чит төбәктә динне күтәрүе хакында бәян кылды. Нибары бер кәгазь белән мәчете дә, намаз укучысы да булмаган чит җиргә 1993 елда килеп төшкән ул. Аны чакырып китергән җитәкче кеше дә Таһир хәзрәтне ике тапкыр кабул иткәч, өченчесендә кабул итүдән баш тарткан. Мондый хәлләрдә кайберәүләр инде кулларын салындырыр, төшенкелеккә бирелер, Казанга кире кайтып китү турында уйлый башлар иде. Тик Габделхак хәзрәтнең улы андый тиз генә җебеп төшә торган затлардан түгел. Ул үзен тиз кулга ала һәм җәмәгатьне туплап, намаз уку гамәленә керешә. Шунда аңа Аллаһының рәхмәте килә: ул мәхәллә халкының ярдәме белән мәчет салдыруга ирешә. Әлбәттә, аңа әтисе Габделхак хәзрәт тә, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат хәзрәт тә булыша. «Безнең эштә иң мөһиме — Аллаһның ризалыгы өчен дип гамәл кылырга кирәк. Үзеңә ниндидер матди байлыкка, дәрәҗәгә ирешим дигән максат куеп эшләргә ярамый»,-дип кисәтте аеруча залда утыручы шәкертләрне Таһир хәзрәт. Аннары ул бигрәк тә чит төбәкләргә татар имамнарының җитмәвен сөйләде. Аның бәян кылуынча, ул төбәкләрдә 100 мең мөселман булса, шуның 80 меңен татарлар тәшкил итә икән. Тик алардан 8 кеше дә мәчеткә йөрми. Ә башка милләт вәкилләре аз санлы булсалар да, бердәм рәвештә мәчеткә киләләр һәм иманны үз кешеләре арасыннан сайлауны таләп кылалар.

Конгрессның Башкарма Комитеты рәисе Ренат Закировның: «Без элегрәк озак еллар буена дингә битарафлык күрсәттек. Хәзер болай яшәргә ярамаганлыгын аңладык. Дин белән милләтне бергә кушканда гына без көчле булырбыз»,-дигән сүзләре күңелемә аеруча хуш килде.

Бу мәдрәсәнең бер үзенчәлеге биредә татар теленә әһәмият бирүдән гыйбарәт. Мәдрәсәдә татар телен укыткан Илһам Фәттахов та чыгыш ясап: «Мин Казандагы РИУның ректоры Рәфыйк әфәнденең университетта студентларга татар телен өйрәтү мөмкин түгел, чөнки анда 46 төбәктән, 6 чит илдән кешеләр укый дигән сүзләре белән килешмим. Ә бит шәкертләр гарәп һәм инглиз телләренә камил өйрәнә. Дәүләт теле булган татар телен өйрәнсәләр, бу һич тә начар булмас иде»,-дигән фикер әйтте.

Казан мэриясе хезмәткәре Ирек Арсланов бу тантанада эчтәлекле чыгыш ясады һәм мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншинга дин өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен Мактау кәгазе тапшырды. Мәдрәсәнең мөгаллимнәре Хәйдәр хәзрәт Куйруков, Аяз хәзрәт Мингалиев, Зөлфәт хәзрәт Мингалиев, Илдар хәзрәт Ситдыйков, Тимур хәзрәт Ибраһимов, Мөхәммәт хәзрәт Әюпов, Мидхәт хәзрәт Ижбулатов, Якуб хаҗи Әбибуллаев, депутат Фәрит Мифтахов, Фәния абыстай Җәләлиева мөфти хәзрәтләре кулыннан Рәхмәт хатлары алуга иреште.

Бирегә җыелган халык мәдрәсә укытучыларына, остазларга киләчәктә дә ислам өлкәсендә уңышлы гамәл кылып, гыйлемле дин әһелләрен, умартачыларны чыгаруларын теләп, якты уйлар, матур хыяллар белән таралышты. 20 ел эчендә мәдрәсә әһелләренең 1 мең 500дән артык мөселманны укытып чыгаруын исәпкә алсак, болай дип әйтергә тулы нигез бар. Һәм шунысы куандыра: мөфти Илдус хәзрәт Фәизнең сүзләренчә, аларның берсе генә дә мәдрәсә йөзенә кызыллык китермәгәннәр.

Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе