Төркиянең “Заман” газетына - 25 ел

Төркиянең иң зур массакүләм мәгълүмат чараларыннан булган «Заман» газетасы быел корылышының 25 еллыгын бәйрәм итә. Бу уңайдан төрле чаралар оештыра. Шуларның берсе

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 17

Төркиянең иң зур массакүләм мәгълүмат чараларыннан булган «Заман» газетасы быел корылышының 25 еллыгын бәйрәм итә. Бу уңайдан төрле чаралар оештыра. Шуларның берсе «Төркиядә заман» дип исемләнгән фотосүрәтләр күргәзмәсенең кичә ачылыш тантанасы булып узды. Истанбулның үзәгендә урнашкан The Marmara кунакханәсендә үткән кичәгә Төркиянең күренекле медиа корылышы җитәкчеләре, халык депутатлары, танылган эшмәкәрләр, Төркиядә булынган чит ил дипломатлары һәм Төркия вә чит илләрнең дөньяга танылган фотосүрәт осталары катнашты. Ачылыш тантанасын Истанбул губернаторы Хөсәен Авни Мутлу ачып җибәрде. Ул «Заман» газетасының чор белән янәшә атлап баруын, ышанычлы мәгълүмат чарасы булуын ассызыклады. «Бүгенге чара белән «Заман» хәбәрчелеккә генә түгел, сәнгатькә дә зур әһәмият бирүен күрсәтте», — диде ул.

«Заман» газетасы җитәкчесе Әкрам Думанлы чыгышында фотосүрәт күргәзмәсен оештыру фикеренең ничек килеп чыкканлыгын, проектның «Заман» газетасын гына түгел, хәтта Төркияне танытудагы әһәмиятен аңлатты.

Мөнбәрдә 95 яшьлек John. G. Morris, АКШ «Ак йорт»ында президентлар Буш белән Обаманың шәхси фотографчысы булган Christopher Morris, Калифорния дәүләт университеты профессорлары Paul Martin Lester белән Kenneth Kobre кебек танылган фотографлар да чыгыш ясадылар.

«Төркиядә заман» фотосүрәт күргәзмәсендә дөньякүләм танылган 25 фотоостаның әсәрләре урын алган. Алар барысы да «Заман» газетасы оештырган проект кысаларында Төркиянең төрле шәһәр, авылларында йөреп, бу илнең тарихи урыннарын, төрле катлам вәкилләренең көнкүрешен, гади халык тормышын, табигать манзараларын сүрәтләгәннәр. Хәтта Christopher Morris Төркия Илбашы Абдулла Гүлнең бер эш көнен кадрга алган. Нәтиҗәдә төрек президентының ничек эшләве, телефон сөйләшүләре, документларны имзалавы, очрашуларга катнашуы, чәй эчүе сәнгати әсәр булып проектта урын биләгән. Һәр фотограф Төркияне үзенчә аңлатырга тырышкан. Claudine Doury Истанбул һәм Сакария шәһәрләрендәге текстиль тармагында хезмәт куючы хатын-кызларның портретларын төшергән. 64 яшьлек Jane Evelyn Atwood үз гомерендә беренче тапкыр ташкүмер шахтасына төшеп, шахтёрларның ничек эшләвен ак-каралы фотографияләргә теркәп калдырган.

Michel Vanden Eeckhoudt исә Анадолуның «Йөрүк» дигән этник төркемнең тормышы, гореф-гадәтләре белән танышкан. Торос тавында яшәүче бу халыкның мәдәнияте, яшәеш рәвеше белән бәйле кадрлары хәтта Төркия халкының үзе өчен дә бик кызыклы. George Georgiou белән хатыны Vanessa Winship Анадолуны фотосәнгатьтә чагылдырыр өчен Истанбул- Кайсәри шәһәрләре арасында 2 мең 500 км. юл үтеп, төрле кала һәм салалардагы тормыш-көнкүрешне, сөннәт туе, ярәшү, никах кебек йолаларны кадрларга алганнар. Vanessa Winship Төркиягә дөньяның төрле илләреннән Халыкара Төрекчә Олимпиадага катнашырга килгән 100 мәктәп укучысының портретларын төшергән. Швециядән килгән 67 яшьлек фотожурналист Anders Petersenның сәнгати әсәрләре дә игътибарга лаек. Ул төрек халкының тойгыларын йөзләрендәге мимикалар белән аңлатырга тырышкан. Kathryn Cook төрекләрнең Анадолуга беренче аяк баскан урыны — Аһлят районының тарихи әсәрләрен төшергән. Греция фоторәссамы Nikos Economopoulos Leicaның ак-кара кадрларда чагылган фотосүрәтләре Төркиянең бүгенге көнен тасвир итә.

Bruno Barbey Истанбулның тарихи урыннары өстендә эшләгән. Ул бигрәк тә Әюп районына игътибар биргән. Истанбул һәм Бурса калаларындагы футбол тормышын Carolyn Drake сүрәтләгән. Guillaume Herbaut Төркиянең кара диңгез буйларын, чәй плантацияләрен кадрга алган. Eric Bouvet тамашачыны төнге Истанбул манзаралары белән таныштырган. Davide Monteleone фотосүрәтләрендә Төркиянең мәшһүр Чанаккалә һәм Босфор бугазлары арасындагы тарих аңлатылган. Чыгышы белән иранлы булган Франция фотоостасы Реза Истанбул манзаралары һәм Ашүрә бәйрәмен кадрларга теркәгән. Кыскасы, «Төркиядә заман» фотосүрәт күргәзмәсендә дәрвишләр портретын да, төрекләрнең милли спорт төре- майлы көрәш күренешләрен дә, икътисади үсеш белән бәйле манзараларны да, су мәдәнияте белән бәйле фольклорик сәнгатьне дә күрергә мөмкин.

Бу бай эчтәлекле күргәзмәне Таксим, Галатасарай, Тоннель мәйданнарында, «Фототрек» фотография мәркәзе, «Фотография өе», «Сисманоглио Мегаро», Бәйоглу районы сәнгать галереясы залларында 15 декабрьгә чаклы тамаша кылырга була.

Әкрам Думанлы белдергәнчә, «Төркиядә заман» проекты белән Мәскәү халкы да танышачак. Шулай ук 2012-2013 елларда Париж, Лондон, Нью Йорк тамашачыларына да тәкъдим ителәчәк.

Бүген Бакчашәһәр университетында «Истанбулда фотосәнгать атналыгы» семинары эшли башлады. Ул ике көн дәвам итәчәк. Анда John G.Morris, Paul Martin Lester, Marie Sumalla, Andreas Trampe, Ken Kobre, Samuel Bollendorff, Сәләхеттин Сәви, Мәлих Зафәр Арыҗан кебек дөньякүләм танылган чит ил һәм төрек фотосәнгать осталарының «Фотожурналистика тарихы», «Фотожурналистикада этика кагыйдәләре», «Бүгенге чор газеталарда фотожурналистика», «Журналларда фотожурналистика традицияләренең әһәмияте», «Төркиядә — фотожурналистика», «Сәясәт сәхнәсендә –фотожурналистика» кебек темаларга доклад белән чыгулары көтелә. Шулай ук алдагы көннәрдә Истанбулның күренекле фотоательеларында төрек фотографларының хезмәтләре белән танышу һәм чит ил фотоосталары белән фикер алышулар каралган.

1986 елның 3 ноябрендә чыга башлаган «Заман» газетасының бүген көнлек 1 миллионнан артык укучысы бар. Билгеле булганча, 1990 елларда Татарстанда татарча да басылып килде. Хәзерге көндә бу газета 11 илдә 10 телдә нәшер ителеп, җир шарының 38 иленә таратыла. «Заман» матбугаты — Төркиядә әбүнәчелек белән эшләүче сирәк массакүләм язулы мәгълүмат чараларының берсе булуы белән бергә, интернет сәхифәсенә ия булган беренче газета.

Чыганак: «Татар-информ.»


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе