Сәламәт тәндә — сәламәт рух

Татарстан Республикасы мөселманнары арасында соңгы елларда сәламәтлек саклау, спорт һәм физик тәрбия мәсьәләренә зур әһәмият бирелә башлады. Мөселман

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 10

Татарстан Республикасы мөселманнары арасында соңгы елларда сәламәтлек саклау, спорт һәм физик тәрбия мәсьәләренә зур әһәмият бирелә башлады. Мөселман яшьләре арасында шәһәр, республика күләмендәге, Россия беренчелеге буенча ярышлар ел дәвамында булып тора. Бу — үзеңне физик яктан күрсәтү өчен сыгылмалылык, көч, чыдамлылык, тизлек кебек сыйфатлар тәрбияләү өчен бер мөмкинлек. Ярышлар һәрвакытта да Коръән укып башлана, вакытында намаз укыла.

Вахитов районының 51 нче мәктәбе стадионында мөселман яшьләре арасында футбол, турникта тартылу, дартс уены буенча шәһәр беренчелеге ярышлары булып узды. Аны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештырды. Футбол уенында сигез команда катнашты. Болар — Казан Ислам көллияте, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә, «Мәрҗани», «Солтан», «Ризван», «Әниләр» мәчетләре Россия Ислам университеты шәкертләре активлык күрсәтте. Футбол уенында Россия Ислам университеты командасы чемпион калды, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе — икенче, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкерләре өченче урынны яулады. Россия Ислам университетының беренче курс шәкерте Рамазан Мотыйгуллин иң яхшы уенчы дип табылды.

Дартс уенында 70 кеше чыгыш ясады. Спортның бу төрендә Казан Ислам көллиятенең өченче курс шәкерте Айнур Камалетдинов җиңде, ул 127 очко җыйды. «Мәрҗани» мәчетеннән Фәдис Мәгъзанов (86 очко) — икенче, Казан Ислам көллиятеннән Бәхтияр Хвайдаев (81 очко) өченче урынга лаек булды. Турникта тартылуда Россия Ислам университетының беренче курс шәкерте Артур Сабиров рекорд куйды. Казан Ислам көллиятенең өченче курс шәкерте Гомәр Гамадаев — икенче, «Мәрҗани» мәчетенннән Фирзәр Җәләлов өченче урынны яулады. Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән истәлекле бүләкләр, кубоклар, дипломнар һәм медальләр тапшырылды.

Рафаэль МИФТАХОВ,

мөгаллим, ярышларны оештыручы


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе