КФУның журналистика һәм социология факультеты башка бинага күчерелде. Факультет хезмәткәрләре әлеге карарның алардан башка кабул ителүенә ризасызлыкларын белдереп, ректор исеменә ачык хат язды.
Журналистика һәм социология факультеты хезмәткәрләре ректордан, 5 көн эчендә, ашыгыч рәвештә башка бинага күченергә, дигән боерык алды. Бу көннәрдә ул үзенең яңа бинасына күченә. Әлеге мәсьәлә тирәсендәге шау-шу яңа бина аркасында түгел, ә хезмәткәрләр фикере белән санлашмау нәтиҗәсендә килеп чыккан.
Дүшәмбегә кадәр әлеге хәбәрне хезмәткәрләр белми иде, дип сөйләде журналистика һәм социология факультеты деканы урынбасары Искәндәр Ясәвиев. Без аны әлеге карар кабул ителгәч кенә белдек, ди ул.
«Безнең белән бу хакта алдан беркем дә сөйләшмәде, киңәшләшмәде, хезмәткәрләр фикере белән кызыксынучы булмады. Минем уйлавымча, бу хәл очраклы түгел, биредә проблем университетның оештыру ягы аксавында», ди Ясәвиев. Университет җәмәгатьчелеге карар кабул итү процессына бернинди тәэсир ясый алмый, ди ул.
Нәтиҗәдә Искәндәр Ясәвиев белән берлектә университетның тагын 17 хезмәткәре университет ректоры Илшат Гафуровка ачык хат җибәргән. Аның эчтәлегендә хезмәткәрләр әлеге күченү мәсьәләсендә университет җәмәгатьчелеге фикере белән кызыксынмау, санлашмауга ризасызлык белдерә һәм ректорны университет белән идарә итү стилен үзгәртергә, университет нигезнамәсен үтәргә чакыра. Хезмәткәрләр хатларына әлегә бернинди рәсми җавап алмаган.
Студентлар да бу мәcьәләгә битараф калмады. Алар башка бинага күченү, университет шәһәрчегеннән ерагаюга каршы булуларын белдерде. 25 октябрьдә булачак журналистлар университетның төп бинасы каршында, Ленин һәйкәле янында факультет бинасы белән хушлашу чарасы уздырды.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел