Төркиядә көчле зилзилә: корбаннар саны арта

23 октябрь, якшәмбе көнне Төркиянең көнчыгышында урнашкан Ван төбәгендә 7.2 дәрәҗәле җир тетрәве булды. Рәсми чыганаклардан күренгәнчә,

БӘЙЛЕ
2011 Окт 24

23 октябрь, якшәмбе көнне Төркиянең көнчыгышында урнашкан Ван төбәгендә 7.2 дәрәҗәле җир тетрәве булды. Рәсми чыганаклардан күренгәнчә, үлүчеләр саны 80нән арткан. Меңнән артык кешенең язмышы билгесез.

Ван өлкәсенең Табанлы авылында сәгать 13.40та башланган көчле җир тетрәве Төркия көнчыгышының бик күп почмакларында, Әрмәнстан һәм Гыйракның кайбер төбәкләрендә дә сизелде. Җир астында биш километр тирәнлектә барлыкка килгән һәм 25 секунд дәвам иткән һәлакәт нәтиҗәсендә 25 бина, шул исәптән, укучылар тулай торагы җимерелде.

Рәсми чыганакларга караганда, үлүчеләр саны 80нән арткан, хастаханәләргә озатылган зыян күрүчеләрнең саны 500гә якын.

1999 елда Истанбулда 20 мең кешенең гомерен өзгән куркыныч җир тетрәүдән соң Ван фаҗигасе иң зур һәлакәт санала.

​​Табанлы авылындагы 7.2 дәрәҗәле җир тетрәүдән соң 5.5 дәрәҗәгә кадәр тагын берничә тетрәү булып алды. Кандилли сейсмология үзәге җитәкчесе Мостафа Әрдик сүзләренчә, җир тетрәү 700-1000 тирәсе кешенең гомерен өзгән булырга мөмкин. Хәзерге вакытта харәбәләр астында калганнарны коткару эшләре бара.

DHA хәбәр агентлыгы мәгълүматына караганда, фаҗига булган җирлектә электр өзелгән, телефоннар эшләми. Шуның аркасында якындагы авыллар белән элемтәгә керү кыенлык тудыра.

Ван шәһәренең һава аланы шулай ук зыян күргән, шуңа күрә гуманитар ярдәм һәм коткару очкычларының очу мөмкинлеге юк, дип хәбәр итте ТРТ каналына Төркиянең Кызыл ярымай җитәкчесе. Аның сүзләренчә, очкычлар шул районда урнашкан Эрзурум шәһәренә оча алачак.

Эрдоган - фаҗига урынында

Төркия Премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоган рәсми программасын үзгәртеп, ашыгыч рәвештә Ванга очты. Аның белән бергә шулай ук берничә министр һәм оппозиция лидеры Кәмал Кылычдаруглы да килде. Җитәкчеләр фаҗигагә кагылышлы җыелыш уздырачак.

Фаҗигадән зур зыян күргән Төркиягә төрле дәүләтләрдән ярдәм тәкъдимнәре килә башлады. Русия, АКШ, Израил, Канада, Украина, Пакстан, Грузия, Кытай ярдәм итәргә әзерлеген белдерде. Япония, Иран, Греция, Британия дипломатлары да Төркиягә ярдәм кулын сузды.

Ростуризм вәкиле Олег Моисеев РИА-Новости агентлыгына хәбәр итүенчә, көчле җир тетрәүләрдән зыян күргән Төркия шәһәрләрендә Русия ватандашлары булмаган дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе