Болгар каласы мәчете манарасы күккә аша

Билгеле булганча, бу көннәрдә оста куллар — Ош каласыннан килгән дини кардәшләр Болгар шәһәрендә эшләп килүче мәчетнең манарасын тагын да югарырак

БӘЙЛЕ
2011 Сен 13

Билгеле булганча, бу көннәрдә оста куллар — Ош каласыннан килгән дини кардәшләр Болгар шәһәрендә эшләп килүче мәчетнең манарасын тагын да югарырак күтәрү гамәле белән мәшгульләр.

Гыйбадәтханәнең имам-хатибы Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйревнең әйтүенчә, 12 метрга югары күтәрелгән манараның тантаналы ачылышы сентябрь аеның ахырына билгеләнгән. Хәзерге вакытта тимер конструкцияне плитәләр белән каплау эшләре бара.

«Мәчетнең манарасын күтәрү Рамазан аенда башлану да аерым бер хикмәткә иядер. Бу изге эшне Ош каласыннан килгән үзбәк кардәшләребез башкара. Манара инде 10 метрга күтәрелде. Эшләр әле төгәлләнмәде, тик шулай да бу якын-тирәләр күзгә күренеп уңай якка үзгәрде. Үзбәк кардәшләребез бездә хәтта тәравих намазларына да җитәкчелек итте. Ә матди мәсьәләләрне хәл кылуда безгә эшмәкәр Нәзгәт Мөгаллим улы Мәгърифәтуллин теләп булышты. Аларның барчасына да Аллаһының рәхмәтләре булса иде»,-дип үзенең шатлыгы белән уртаклашты Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйрев.

Болгар мәчете манарасында бу эшләр тәмамлангач, аның гомуми биеклеге 34 метрга җитәчәк икән. Тик моның белән генә әле мәчетне төзекләндерү гамәле төгәлләнми. Мәчетне төзегәндә җибәрелгән хаталарны төзәтү (гыйбадәтханәнең эчендәге колач җитмәс баганаларны алу) өчен тагын шактый вакыт һәм чыганаклар сарыф ителер, мөгаен.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе