Мамадыш районы мөселманнары белән менә 11 нче елын инде мөхтәсиб Илһам хәзрәт Миңнегалиев җитәкчелек итә. Хәзерге вакытта биредә 54 мәхәллә бар.
Бүген Казанда Илһам хәзрәт белән очрашкач, ул үзенең шатлыклы хәбәре белән уртаклашты: танылган «Бибинур» кинофильмында бабай ролен башкарган Насих Фазылрахмановка Мамадыш муниципаль районы җитәкчесе Анатолий Петрович Иванов быелгы хаҗга юлламаның ярты бәясен түләячәге турында белдергән.
Мәгълүм булганча, «Бибинур» фильмы Татарстандагы Мамадыш районының Алгай авылында кинога төшерелде. Анда Мамадышта яшәүче Насих әфәнде дә катнашты. Үзенең ролен әйбәт кенә башкарып чыкканы өчен дә район башлыгы аны изге җирләргә сәфәр кылып кайту юлламасы белән бүләкләде.
Район мөхтәсибенең сөйләвенчә, керәшеннәр кавеменнән булган Анатолий Петрович ел саен районда күренекле эш башкарган 3 кешегә хаҗ кылу өчен булыша. Ул шулай ук быел райондагы авылларда ифтар — авыз ачу мәҗлесләрен үткәрү өчен дә ярдәм кулын сузды. Анатолий Иванов бу төбәктә православие, керәшен бәйрәмнәрен оештыруны да читкә какмый. Шул рәвешле, зур конфессия вәкилләренә үз йолаларын башкару өчен тиешле шартлар тудыруда көч куя.
Хаҗип ӘХМӘТША

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Иске кара урман
Мөселман баласы
Коръән укысам. Габдулла Тукай