Үзеңнекен эшлә, югары сикермә!

Бүген Казандагы Татарстан урамының 2 нче йорты янында (ТДГПУның төп бинасы, С. Сәйдәшев һәйкәле каршында ) «Ислам террорга каршы» дигән митинг үткәрелде. Татарстан Диния

БӘЙЛЕ
2011 Сен 05
141,95 Kb

Бүген Казандагы Татарстан урамының 2 нче йорты янында (ТДГПУның төп бинасы, С. Сәйдәшев һәйкәле каршында ) «Ислам террорга каршы» дигән митинг үткәрелде. Татарстан Диния нәзарәте Мөселман Яшьләре берлеге белән бергәләп уздырган бу әһле ислам өчен мөһим чарада 500дән артык кеше, шул исәптән Казандагы, районнардагы дин вәкилләре катнашты.

Митинг Казандагы «Шамил» мәчете имам-хатибы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдиновның изге Коръән аятьләрен уку белән башланып китте. Аннары әлеге чараны алып баручы Ришат Хәмидуллин Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизгә сүз бирде. Мөфти хәзрәтләре ислам диненең инсаннарны фәкать әдәпле-әхлаклы булып яшәргә чакыруы, аның берничек тә Бесландагы кебек террорчылык акты белән бәйләнгән була алмавы турында вәгазь сөйләде. «Бесланда гөнаһсыз сабыйларның каны коелуы безнең өчен файдага түгел, аның белән дәрәҗәбезне дә үстерә алмыйбыз. 74,39 Kb

Без аның исламга каршы оештырылган ялган һәм яла икәнлеген күрсәтергә тиешбез. Бу сүзләрем аклану түгел. Ә шулай да башкаларның канын коючыларны һич кенә дә мөселман дип атарга тел әйләнми. Андый бәндәләр мөселман да була алмый. Киресенчә, хак мөселман кешеләр арасында җылы мөнәсәбәт булдырырга омтыла, чөнки ул Аллаһының ризалыгын алу өчен тырыша. Мөселманнар кулыннан кан кардәшләр генә түгел, башка халыклар да имин, сау-сәламәт булырга тиешләр. Дөрес, әһле ислам беркайчан да кешеләргә зыян салу уе белән йөрмәде. Әгәр дә без Аллаһы Тәгалә риза булмый торган гамәлләр кылсак, Аның җәзасына, башка халыкларның начар мөнәсәбәтенә юлыгуыбыз ихтимал. Ә монысыннан Аллаһ сакласын!..»-диде Илдус хәзрәт һәм мөселманнарны андый җинаятьләрдән ерак торырга, алай гына түгел, изге гамәлләр кылып, савап алырга кирәклеге турында вәгазьләде.

ТҖ МДНнең Голәмәләр Шурасы рәисе Рөстәм Батров исә рус телендә чыгыш ясап, террорчылыкның ислам дине белән бернинди дә уртаклыгы булмавы, аларның дине дә, милләте дә юк икәнлеге турында бәян кылды. «Соңгы вакытларда «шахидкалар» кулыннан 50 имам үтерелгән. Мондый хәл ни өчен килеп чыга? Кем аларга кешеләрнең язмышын хәл кылырга рөхсәт биргән? Андый җинаятьләр килеп чыкмасын өчен без хак ислам динен яхшылап өйрәнергә, Әбү Хәнифә мәзһәбенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Әбү Хәнифә нигез салган мәзһәб нәкъ әнә шундыйлардан»,-диде Рөстәм хәзрәт һәм Әбү Хәнифәнең иң кыен чакларда яшәвен, башка кешеләргә зыян салмас өчен баш казый вазифасыннан да баш тартуы турында хикмәтле итеп сөйләде.

Казан епархиясе вәкиле Александр Хохловның чыгышы шулай ук кешеләрне битараф калдырмагандыр, дип уйлыйм. «Ул кешеләр кем булгандыр? Бәлки алар үзләренең мөстәкыйльлеге өчен шулай көрәшкәннәрдер, бәлки хакимнәрдән ризасызлыкларын шул рәвешле белдергәннәрдер. Әмма 186 сабыйның канын коймыйча да моны эшләп булмый идемени?! Ә бит пәйгамбәрләр алай кушмаган. Россиядә православие храмнары да, ислам мәчетләре дә, синагогалар да төзелмиме?» -диде чиркәү әһеле.

Боларны бик горурланып сөйләде Александр Хохлов. Әгәр Бесландагы кебек җинаятьчел вакыйгалар килеп чыга икән, димәк, барлык төбәкләрдә дә диннәргә, милләтләргә әле бертигез мөнәсәбәт юк дигән сүз түгелме бу?

Аллага шөкер, бу яктан алып караганда, без, Татарстанда яшәүчеләр, алай ук зарлана да алмыйбыз. Мәчетләребез төзелгән, ашарыбызга ризык бар. Әмма Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребездән еш кына мәчет төзүнең шулкадәрле авыр гамәл, хәтта ки мөмкин булмаган эш икәнлеген ишетеп торабыз. Аларда яшәүче кардәшләребез милли азчылык дигән исем астында яшәгәнгә күрә, тормышларында күп кыенлыклар кичерәләр.

Казандагы бүгенге митингта террорга каршы яшьләр дә күп чыгыш ясады. Миңа арадан бер татар кызының бәян кылуы аеруча ошады. Ул исламга килеп, башына яулык бәйләргә җыенгач, күп кыенлыклар кичерүе, Беслан вакыйгалары килеп чыккач, әти-әнисенең дә мөслимә булуга каршы килүләрен сөйләде. Әйе, кайбер мәгълүмат чаралары мондый вакыйгаларны махсус күпертеп, шул ук вакытта аларны ислам диненә каршы пропаганда алып бару өчен форсат итеп файдаландылар. Кешеләрнең күңелен ислам диненнән чигерү өчен моннан да җайлы, кулай мизгел бармыни ул? Бигрәк тә исламга һәм дә Кавказ халкына каршы кулланыр өчен.

Тиздән 11 сентябрь җитә. Билгеле булганча, моннан 10 ел элек АКШта ике манарага һөҗүм ясалды, анда меңнәрчә кешеләр һәлак булды. Бу һәлакәтне дә кемнәрдер махсус рәвештә исламга ягып калдырырга тырышты. Тик әлегә хәтле андагы чын җинаятьчеләрне таба алганнары юк. Һәм таба да алмаячаклар да дип уйлыйм. Чөнки анда Израильнең һәм «Моссад»ның кулы уйнаганы турында әйтәләр. 11 сентябрьдәге канлы күренеш исламга һәм Бен Ладенга каршы оештырылган бер чара гына булды диясе килә. Ник дигәндә, бүгенге көндә Бен Ладен да юк, аның оешмасы турында да хәбәрләр бик ишетелми. Шул ук вакытта никтер террорчылык та, җинаятьләр дә кимеми.

...Казандагы митингта без бер минут тын калып, 2004 елның 1 сентябрендәге фаҗига нәтиҗәсендә һәлак булган 335 кешене искә алдык, аларның рухына багышлап, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз җитәкчелегендә дога кылдык.

Бу көннәрдә Татарстанда «Ислам террорга каршы» шигаре астында чаралар бара. Аның кысаларында, 3 сентябрьдә җөмһүриятебездәге һәр мәчеттә Бесланда һәлак булганнар рухына багышлап, өйлә намазыннан соң догалар укылды, дини уку йортларында «Экстремизмга — Юк» дигән тематик дәресләр үткәрелде.

Мин митингтан кайтып барганда, юлым «Солтан» мәчете имамы Камил хәзрәт Бикчәнтәев белән кисеште. Әлеге чара турында аның фикерен сорагач, ул бер җөмлә белән генә: «Бик югары сикермә, ә үзеңнекен эшлә»,-дип җавап бирде, мәгънәле елмаеп.

Бәлки чынлап та ул хаклыдыр. Безгә Бесландагы кебек автоматлар телендә сөйләшмичә, фәкать үз динебезне, телебезне саклап калу, алга җибәрү, аларны киләсе буыннарга төзек хәлдә тапшыру өчен тырышу мәслихәттер.

Хатыйп ГӘРӘЙ,

автор фотолары


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе