Киров һәм Мәскәү районнары җитәкчесе «Сөләйман»да белем алучылар белән очрашты

Быелгы изге Рамазан аебыз да инде тарихта калды. Казандагы «Сөләйман» мәчетендә бер айлык курсларда Коръән укырга өйрәнүче күзләре күрмәүче ир затлары да

БӘЙЛЕ
2011 Сен 01
95,89 Kb

Быелгы изге Рамазан аебыз да инде тарихта калды. Казандагы «Сөләйман» мәчетендә бер айлык курсларда Коръән укырга өйрәнүче күзләре күрмәүче ир затлары да өйләренә кайтып китте.

Рамазанның соңгы көнендә алар Татарстан башкаласының иң зур районнарыннан берсе булган Киров һәм Мәскәү районнары җитәкчесе Дамир Илдус улы Фәттахов белән очрашып, аңа үзләренең мәсьәләләре, моң-зарлары турында сөйләделәр.

Дөрес, Дамир Илдус улының Левченкодагы бу мәчеткә быел беренче генә килүе түгел. Ул аларның проблемаларыннан шактый хәбәрдар. Әйтик, «Сөләйман»ның Тернәкләндерү үзәгендәге айлык курсларда ике дистәгә якын кешене генә укытып була. Ә менә Коләхмәтов урамындагы 3 катлы тернәкләндерү үзәге ачылганнан соң, анда 90 сукыр мөселманны укытырга мөмкин булачак.

Дамир Илдус улының сүзләренчә, соңгы вакытларда бу төзеләштә эшләр кызурак бара башлаган.

96,82 Kb

Татарстанның һәм Россиянең төрле төбәкләреннән Казанга белем алырга килгән сукырлар исә Дамир Фәттаховка үзләренең ачы язмышларын бәян кылдылар, аларга ярдәм иткән өчен мәчет әһелләренә олуг рәхмәтләрен белдерделәр.

Әйе, битараф кына тыңлап булмады ул көнне күзләре күрмәүчеләрне. Моннан ике ел элек Уфадан «Сөләйман»га белем алырга килгән инвалид Равил Хәбибуллинның (аны берничә еллар элек яшен суккан булган) йөреше дә, сөйләм теле дә бик зәгыйфь иде. Дөресрәге, аның нәрсә сөйләгәнен дә аңлап булмый иде. Ә намазны ул бөтенләй дә укымый иде әле ул чакларда. Казандагы «Сөләйман»га килеп укый башлагач, анда зур үзгәрешләр барлыкка килде. Хәзер инде ул хәтта җитәкче кешеләр алдында үз хәлләрен шактый аңлаешлы телдә бәян кыла алды. Аллаһының рәхмәте димичә тагын нәрсә диясең инде моны!

Соңгы вакытларда Алабугада яшәгән Илгизәр Сибагатовның язмышы шулай ук бик гыйбрәтле. Ел ярым вакыт эчендә 5 якын кешесен җирли ул. Бу кайгы-хәсрәттән элек тә шәп күрмәгән күзләре бөтенләй сукырая. Биредә ул намаз укырга өйрәнде, яңа дуслар тапты. Алай гына да түгел, ул «Сөләйман»да өйләнде, шушы мәчеттә үк эшләргә дә кереште. «Әйтерсең, биредә яңа сулышым ачылды, гаиләле булдым. Һәммәсе өчен дә мин биредәге дин әһелләренә, Илдар хәзрәт Баязитовка, Мәликә ханым Гыйльметдиновага, мөгаллимнәргә олуг рәхмәтемне белдерәм»,-диде Илгизәр Сибагатов.

Ә менә аның адашы, «Сөләйман»дагы Сукырлар китапханәсе директоры, «Нур» нәшрияты җитәкчесе, үзе дә беренче төркем инвалид Илгизәр Хәмидуллин район җитәкчесе алдында күзләре күрмәүчеләрне эшкә өйрәтү һәм урнаштыру мәсьәләсен күтәрде. «Соңгы вакытларда күзләре күрмәүчеләрне һөнәргә дә өйрәтмиләр, эшкә дә урнаштырмыйлар. Тернәкләндерү үзәге сафка баскач, без аларга хәтта 2-3 төрле һөнәр бирә алыр идек. Сукыр кеше өйдә генә утырырга тиеш түгел, ул үзенең җәмгыятькә кирәклеген тоярга, гаиләсен тукландыра алырга тиеш»,-диде Илгизәр хаҗи.

Бөгелмә каласыннан Казанга укырга килгән 65 яшьлек Габделәхәт абый Нигъмәтуллин исә үзенең балалар йортында элек дәһрилек рухында тәрбияләнүе, олыгаеп барганда гына Мәликә һәм Роза ханымнар ярдәмендә Аллаһыга гыйбадәтләр кылырга өйрәнүе, аларга бик рәхмәтле булуы хакында әйтте. «Мин Россиядә сукырларны Коръән укырга өйрәтүче бердәнбер үзәкнең бездә булуы белән бик горурланам. Хак Тәгалә киләчәктә дә безне Үзенең рәхмәтеннән ташламасын иде»,-диде Габделәхәт абый.

Кавказлылар исеменнән Махачкала инсаны Ильяс Алиев чыгыш ясады. Аның сүзләреншулай ук тыныч кына тыңлап булмады.

«Мин Казанга укырга килгәч кенә авырып киттем. Табиблар тикшергәч, үт куыгымда таш булганлыгы билгеле булды. Кичекмәстән кыйммәтле операция ясарга туры килде. «Сөләйман»лыларның булышлыгында миңа аны ясадылар һәм менә мин сау-сәламәт килеш Сезнең каршыгызда торам. Бу минем өчен искитмәле зур бәхет. Аллаһының рәхмәтләре булсын барыгызга да»,-диде Ильяс кардәш.

Чуваш милләтеннән булган Иван Глебов быелның 1 августында гына ислам динен кабул итеп, үзенә Гыймран исемен алган. «Элек башка диндә идем. Әмма күңелемә тынычлыкны фәкать хәзер генә — ислам диненә килгәч кенә таптым»,-диде Гыймран кардәшебез.

Дамир Фәттахов барлык сукырларны да игътибар белән тыңлады. Күзләре күрмәсә дә, аларның изге китапны өйрәнүләренә, укый алуларына соклануын белдерде. «Мондый бәхет күзле кешеләрнең дә кайберләренә тәтеми әле. Сезгә киләчәктә дә шатлык, бәхет, уңышлар телим»,-диде ул һәм аларның һәммәсенә үзе белән алып килгән плейерлар тапшырды.

Хатыйп ГӘРӘЙ

Автор фотолары


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе