Бүген Министрлар Кабинетындагы утырышта территорияләр планировкасы һәм төзелеш мәсьәләләре каралды.
Бүген Хөкүмәт йортында ТР Министрлар Кабинетының «Территорияләр планировкасы һәм төзелеше. ТР шәһәрләре һәм районнарының тарихи йөзе» дип аталган утырыш узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт Советы һәм республика Хөкүмәте әгъзалары катнашты.
Илдар Халиков киңәшмәне ачканда, Татарстанда эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашырганда территорияләрне планлаштыру һәм төзү актуаль булуын билгеләп үтте.
«Шәһәрнең планировкасын һәм архитектурасын яшь буынга күрсәтергә оят булмаска тиеш. Төзелүче биналар һәм корылмаларның төгәл планировкасы, югары сыйфатлы төзелүе, ышанычлы, ныклы, уңайлы, куркынычсыз һәм архитектурасы җәлеп итә торган булуы — бу мәсьәләләр барысы да социаль-икътисади мәгънәгә ия һәм җәмәгатьчелек кызыксынуы уята», — дип ассызыклады ТР Хөкүмәте башлыгы.
Аның фикеренә караганда, кайвакыт бина узган гасыр уртасында проектланган кебек күренә. Бу биналар шәһәр йөзен уннарча елларга формалаштыра.
Утырышта Казан үзәге фотолары күрсәтелде, алар урыны белән күзгә бик ятышлы түгел.
«Бигрәк тә Казан үзәгенә зур игътибар бирелә. Тарихи үзәк киеренке хәлдә кала бирә. Шәһәрнең заманча үзәгендә функцияләр үзгәрә. Үзәкне киеренке хәлдә тотучы транспорт схемасы җитди йогынты ясый», — дип билгеләп үтте үз докладында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин.
Аның сүзләренә караганда, Казанда төзелеш бик актив бара, бу шәһәр даирәсе формалашуга, бигрәк тә әкренләп тарихи йөзен югалта баручы шәһәр үзәгенә йогынты ясый дип хәбәр итә "Татар - Информ".

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел