44 ел үткәч, мәңге онытылмас очрашу!

Күрешүләр насыйп булса, аралар ераклыгы да, күп гомерләр узуы да очрашуларга киртә булмый икән. Кем әйтмешли, бер күрешү-үзе бер гомер. Балык Бистәсе районындагы Биектау авылы

БӘЙЛЕ
2011 Июл 05

Күрешүләр насыйп булса, аралар ераклыгы да, күп гомерләр узуы да очрашуларга киртә булмый икән. Кем әйтмешли, бер күрешү-үзе бер гомер.

Балык Бистәсе районындагы Биектау авылы мәктәбенең беренче чыгарылышы (1976) укучылары Сабантуй көнне класс җитәкчесе, ягъни минем белән очрашу оештырдылар. Мин үзем инде сигезенче дистәне вакладым, ә укучылар дигәнем-лаеклы ялдагы кешеләр. Уйлап карасаң, исең китәрлек: ул чактагы сигезьеллык мәктәпнең тәүге чыгарылышына 44 ел вакыт узып киткән! 42 ел элек авылдагы агач мәктәпне яшен сугып, ул янган иде.

Әле бүгенгедәй хәтеремдә, без 44 ел элек мәктәпкә җыелдык та:

«Түгәрәк күл әйләнәсен бергәләп үтик,

10 елдан соң очрашырга вәгъдә беркетик»,-дип җырлап, Сабантуйга төшкән идек.

Менә быел да нәкъ Сабантуй көнне үзебезнең классыбызда җыелыштык. Бу очрашуның үзенчәлеге шуннан гыйбарәт: Балык Бистәсендә яшәүче Габделбәр Бәдертдинов башта Коръән аятьләрен укыды, аннары дөньядан үткән 1 ир балабыз (алар һәрчак минем өчен балалар инде), 2 кызыбыз рухына багышлап, бергәләп дога кылдык. Арабызда хәтта намаз укучылар да бар икән. Сүз уңаеннан шунысын да әйтмичә булмый: Габделбәр Бәдертдинов 2007 елда үзенең бертуган абыйсы Габделхак белән Согуд Гарәбстанына барып, хаҗ кылып кайту бәхетенә ирешкән. Мәккә-Мәдинә аңа зур йогынты ясаган: Габделбәр хаҗи бик диндар кешегә әйләнгән, биш вакыт намазын да калдырмый икән.

Балалар мәктәптә 4 ел укыган чагында нинди кызыклы маҗараларга юлыкканнар, класстан тыш эшләрдә ниләр майтарганнар-әнә шулар хакында искә төшердек, озаклап сөйләштек, фотолар карадык, моңланып та алдык, көлештек тә.

Очрашуга Якутиянең Ноябрьск, Татарстанның Түбән Кама, Чаллы, Чистай калаларыннан һәм, әлбәттә, районыбызда төпләнеп калган кешеләр килгән иде. Барлыгы 11 кеше булдык. Кызганыч, очрашуга класстагы балаларның яртысы килә алмаган. Алар үзара аралашып торганнар, бер-берсенең тормышы белән кызыксынып яшәгәннәр.

Гаҗәпкә калдырганы шул булды: имеш, балалар мине бик яратканнар, үрнәк укытучы булганмын, барлык укучыларымны да тигез күргәнмен, берсен дә араламаганмын, дәресләремне дә (рус теле) яхшы аңлатканмын, начар сүзләр әйтеп берәүне дә рәнҗетмәгәнмен һәм башкалар.

Алар мине бик уңайсыз хәлдә калдырдылар: һәммәсе дә зур-зур бүләкләр белән килгәннәр. Бер мәлгә югалып калдым. Очрашуның буласын алдан белсәм, мин дә кунак ашы-кара каршыны оештырган булыр идем.

Сабантуйга бармам инде, үзегез генә бәйрәм итәрсез дигән идем дә, кая ул бармау?! Габделбәр хаҗи машина белән алып барды, аннары кайтарып куйды. Үз әнисен йөрткән кебек йөртте мине. Аның сөйләм осталыгына, оештыру сәләтенә исем китте. Җитәкчеләр шундый булса, тормышта зар булмас иде.

Җырчы кыз Сиринә: «Бүген икеләтә бәйрәм, беренчедән, Сабантуй, икенчедән, туган апамның классташлары класс җитәкчесе белән очраша»,-дип очрашу җырын җырлады. Искиткеч матур җырлый икән!

Балалар Сабантуйның бер читендә мул табын әзерләгәннәр. Биредә төп рольне Ноябрьскидан кайткан эшмәкәр Фәүзия Сибгатуллина башкарган. Ул үзенең гаиләсе, апалары, җизниләре белән күп көч куйган. Башка кызлар да Чаллыдан кайткан Гөлнурларда төнне бәлешләр пешереп уздырганнар, табынны да күмәк әзерләгәннәр.

Без бу бәйрәм вакытында җырлар да җырладык, фотога да, видеога да төштек, теләкләр дә әйтештек. Тик фәһем юклыктанмы, әллә каушауданмы, балаларга рәхмәт сүзләремне әйтергә онытканмын. Габделбәр, Фәүзия, барлык балалар, чын йөрәктән рәхмәт сезгә, хыялларыгыз тормышка ашсын, тигезлек белән саулык-сәламәтлектә яшәгез димәгәнмен. Тагын: «Балалар, сезнең миңа әйткән җылы сүзләрегезнең 30 %ы гына чын булса да, мин шуңа да бик сөенәм, горурлык хисләре кичерәм, Аллаһының рәхмәтләре булсын»,-диясем калган.

Соң булса да, уң булсын дигәндәй, бу сүзләрем бәлки аларга барып ирешерләр дигән өметтә калам. Мәңге онытылмаслык очрашу булды ул минем өчен.

Наҗия ШӘМИЕВА, Чаллы каласы


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе