15 июнь көнне II Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы рәсми рәвештә башланып китте. Бүген, төрле төбәкләрдән килгән имамнар К. Маркс урамы, 38 санлы йортта урнашкан Бөтендөнья татар конгрессы бинасына җыелды, теркәлгәннән соң, кунакханәгә киттеләр. Кичен катнашучылар Әтнә дәүләт театрында «Мулла» спектаклен караячак.
16 июнь көнне иртәнге унда, Г. Камал театрында форум ачу тантанасы булачак. Форум күркәм гадәт буларак Коръән уку белән башланып китәчәк.
Чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, республикабызның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Россия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус Фәиз, Россия президенты администрациясенең Эчке сәясәт мәсьәләләре идарәсе баш киңәшчесе Алексей Гришинның сәламләү сүзләре ишетеләчәк дип көтелә.
Шулай ук, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Габдулла Әдһәмов, Россия ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин,Татарстан Республикасы Президентының Дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе рәисе Марат Илшатович Гатин чыгышы көтелә.Төшке аштан һәм намаздан соң, катнашучылар кире Камал театрына кайтачак.
Анда илнең төрле төбәкләреннән килгән вәкилләр чыгыш ясаячак. Кичке сәгаттә Г. Камал исемендәге ТДА театры тамаша куячак.
17 июньдә татар имамнары белән төрле секцияләрдә утырышлар узачак. «Казан» милли мәдәният үзәгендә Ф.Я. Уразаев, Әлбир хәзрәт Крганов җитәкчелегендәге «Россиядә татар мөселман инфраструктурасының үсеше» дип аталган утырыш булачак.
Фәннәр академиясендә, Россия ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге «Мәчет — татар халкының мәгърифәтчелек үзәге» дигән темага сөйләшү булачак.
Камал театрында, Вәлиулла хәзрәт Якупов җитәкчелегендәге «Бүгенге мәгълүмат кырында ислам дине» хакында сөйләшәчәкләр.
Төшке аштан соң Кол Шәриф һәм Мәрҗани мәчетләрендә җомга намазы укылачак. Соңыннан Кырлайга(Арча районы) экскурсия оештырылачак.
18 июньдә Болгар җыены кунакларны үзенә чакырачак. Җыенның тантаналы ачылышы программа буенча сәгать 10да башланыр дип көтелә. «Изге Болгар җыены» әдәби-музыкаль композиция белән ачылачак һәм анда Рөстәм Миңнеханов, Миңтимер Шәймиев, Тәлгать Таҗетдин сәламләү сүзләре әйтәчәк.
Шулай ук, Кече манара янына җыелып, гадәттәгечә Мөхәммәд пәйгамбәр сәхабәләре күмелгән урында мемориаль такта ачылышы булачак, вәгазь уку, мөнәҗәтләр, иске татар җырларын башкару, Коръән укучылар чыгышы булачак дип көтелә. Бу чарада Илдус Фәиз, Рафаэль Хәкимов чыгыш ясаячак.
Бу көнне «Чиксез хәләл» (Halal Fest) фестивале кысасында хәләл продукция сатылачак. Якынча кичке алтыларда «Изге Болгар җыены» ахырына якынаер һәм катнашучылар үз якларына таралышыр дип көтелә.
Рузилә Гәрәева

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел