Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим шушы көннәрдә Америка Кушма Штатларына юл алды. Ул анда Америка татарлары тормышын өйрәнергә исәп тота. Шулай ук Американың төп халкы дип саналган индианнар тормышына да игътибар бирәчәк.
Айдар Хәлимнең Балтыйк буе илләрендә, кайбер Кавказ республикаларында булуы мәгълүм. Моннан 5 еллар чамасы элек Сөгүд Гарәбстанында хаҗ кылып кайтты. Танылган язучының чит илләргә булган сәфәре шушылар белән төгәлләнә дә торгандыр.
Шушы көннәрдә Айдар әфәнде Чаллыдан АКШ тарафларына юлга чыгарга җыена. Бу илгә баруның максаты, бу максатның нилектән барлыкка килүе хакында А.Хәлим беркадәр сөйләп китте.
«АКШка бару мөмкинлеген тудырган өчен мин шәхсән татар халкының күренекле улы Вил Мирзаяновка һәм аның фондына бурычлы. Мин бу ышанычны акларга тырышам. Доктор Мирзаяновны бүген океан артында татар милләтенең иң могтәбәр, иң намуслы вәкиле дип беләм. Ул татарның «сахаровлар» нәселеннән.
Мин Америкада чакта Мирзаянов һәм аның фонды башкарган эшләр белән танышырмын, татар җәмәгатьчелеге эшен дә күрермен, дип уйлыйм. Нью-Йорк Сабан туена чакыруым да бар. Урап кайткач, тәфсилләп язарга да җыенам», ди А.Хәлим.
Русия, дөньякүләм чыгарылган кинофильмнарда, китапларда Америкада борын-борыннан яшәгән индианнар хакында мәгълүмат бирелеп килде. Монда яшәүче бу халык тормышын да А.Хәлим өйрәнергә тели.
«Чиста инглиз, чиста американ булмаган, бездәгечә әйтсәк, урыс булмаган халыклар тормышын, бигрәк тә мәгарифен өйрәнергә телим. Ничек оештырылган ул? Миндә булган хәбәрләргә күрә, АКШта 100гә якын телдә белем бирелә.
Русиядә 100гә якын милләтнең теле кысылуга, бетерелүгә йөз тотканда, Америкада, дөньяның иң алдынгы илендә, өчәү, бишәүме алар, һәр милләткә үз телендә белем бирү хокукы бар. Бу зур вакыйга һәм аны өйрәнәчәкмен. Индианнар тормышына да игътибарым булыр», дип ышандырды язучы. А.Хәлим, татар язучысы буларак, бу минем беренче тапкыр Америка ачуым булыр, дип сәфәргә кузгалды.
Гафиулла Газиз,
"Азатлык Радиосы"

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык