Казанга төрек дәрвишләре килә

28  майда кичке алтыда Камал театрында тиңе булмаган концерт узачак. Чарага килүче һәркем тылсымлы йола — төрек дәрвишләренең серле биюенә шаһит була ала. Төрек

БӘЙЛЕ
2011 Май 24

28  майда кичке алтыда Камал театрында тиңе булмаган концерт узачак. Чарага килүче һәркем тылсымлы йола — төрек дәрвишләренең серле биюенә шаһит була ала. Төрек дәрвишләренең Казанда беренче мәртәбә чыгыш ясавы.

Һәр бию — йола. Аның аша дәрвишләр Аллаһы Тәгалә белән «аралаша». «Аралашу» дәрвишнең, башын уңга кырынайтып, ике кулын гарәпчә «ләм» хәрефе ясап күтәрүеннән гыйбарәт. Йола вакытында тән «Лә иләһә иллаллаһ» («Аллаһтан башка тәңре юк») дигән сүзләрне чагылдыра. Дәрвишләр әйләнә башлыйлар, әкренләп тизлек арта. Озын ак күлмәкләренең җилфердәп торган итәкләре тизрәк хәрәкәтләнергә мөмкинлек бирә. Җилфердәү аэродинамик эффект тудырганлыктан, дәрвиш үзен җиңелрәк дип хис итә. Җилфердәгән итәк шартлы мәгънәгә дә ия: ул дәрвишнең «үзеннән аерылуын» белдерә.

Биючеләрнең хәрәкәтләре бертөрле, йөзләре, мәрткә киткән кешенеке сыман, бернинди хис белдерми. Әмма ак итәкләрнең җилфердәп бер урында әйләнүе, салмак, ягымлы төрек көе белән үрелеп, тамашачыга сихри тәэсир ясый. Тамашачы, алар белән бергә «үзәннән аерылып», тулысынча ишеткән һәм күргәненә чума.

Дәрвиш (фарсыча — ярлы, хәерче) — аскет, суфый, имче, тәнне һәм җанны сихәтләндерүче, сихри көч иясе. Дәрвишләр тәгълиматының нигезендә кешенең сихри экстаз аша Аллаһы Тәгалә белән турыдан-туры аралашу идеясе ята. Бу сүзсез генә күзәтү, үз эчеңә төбәлү дә, җыр, көй, йола биюләре белән кушылган кычкырып ялвару да булырга мөмкин. Дәрвишләр орденнары Төркиядә генә түгел, Пакыстанда, Һиндстан, Индонезия, Иран һәм Африканың кайбер илләрендә дә бар.

Казанда дәрвишләр Төрки халыкларның X «Нәүрүз» халыкара театр фестивале ачылыр алдыннан чыгыш ясаячак. Фестиваль 30  майдан 3  июньгә кадәр уза.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе