«Аллаһ төзергә рөхсәт иткән йортларда Аның исеме мактала. Анда Аллаһы Тәгаләне иртә дә, кич тә мактыйлар» Коръән (24:36).
Мәчет-гыйбадәт кылу һәм гыйлем алу урыны. Шулай ук мәчет мөселманнарның дини һәм иҗтимагый мәсьәләләрне хәл итә торган урын да.
Мәчетнең роле гыйбадәт белән генә чикләнми. Мөселманнар мәчеткә төрле дини һәм дөньяви ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен килә. Җәмәгать белән укылган намаз мөселманнарны бердәмлеккә өйрәтә. Бер-берсе белән дус, аңлашып, бердәмләшеп яшәргә өнди.
Ислам җәмгыяте үсү белән мәчетләрдә дә үзгәрешләр күзәтелә. Мәсәлән, беренче мәчетләр буш җир генә булганнар. Аннан соң диварлар, дивар өстенә түбәләр барлыкка килә. Шулай итеп, алар хәзерге төскә керә. Иң беренче мәчеткә нигез 622 елны салына.
Мәчет төзү саваплы һәм бөек эш булып санала. Халык мондый эшкә көчен дә, акчасын да җәлләмәгән. Чөнки бу бер кеше эше генә түгел, ә бар мөселманнарның вазифасы һәм ул щёле ислам өчен төзелә дә.
Мәчетләр төзелү белән халык арасында рухи байлык арта, әдәп-тәрбия көчәя. Кешеләрнең эшләре һәм йөрәкләре чистара.
Шушы бөтен вәзгыятьне истә тотып, «Азино» мөселманнары «Азино-1» микрорайонында мәчет төзергә карар кылалар. Ул тирәдә мәчетләр бөтенләй юк, ә халык саны, бигрәк тә мөселманнар күп. Иман йортын төзү өчен җирне Җәүдәт Фәйзи урамыннан бирәләр. Гыйбадәтханә ике катлы бинаны тәшкил итә, 300-500 кеше сыйдырылышлы була. Мондый зур бина төзү өчен гаять зур финанслар таләп ителә.
Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен күрсәткән ярдәмегезгә зур рәхмәт.
Ярдәмне махсус кешеләр аркылы, яисә исәп-хисап счеты аркылы күрсәтә таласыз.
Безнең адрес: 420087, Татарстан, Казан шәһәре, Латыш Укчылары урамы, 33-139
Белешмә өчен телефоннар: 258-11-85, сот.: 89178815027
© Мечеть «Гайля» www.gailya.ru
Реквизитлар:
Получатель: ММРО — Приход мечети «Гайля»
ИНН 1660085556, Р/СЧ 40703810500000000084 в филиале г.Казань ОАО «АКИБАНК», К/СЧ 30101810300000000916, БИК 049205916, ОГРН 1021600000839

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Коръән укысам. Габдулла Тукай
Кабердә дә файдасы зур булачак
Кызыл ромашка