The Jakarta Post: цунами балалары Аллаһы Тәгаләгә шигырьләр яза

Индонезиянең Ачех провинциясендә яшәүче, туганнарын, дусларын югалтудан кагылган, зур дулкыннардан курыккан балалар Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп шигырьләр яза. Бу шигырь

БӘЙЛЕ
2011 Апр 29

Индонезиянең Ачех провинциясендә яшәүче, туганнарын, дусларын югалтудан кагылган, зур дулкыннардан курыккан балалар Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп шигырьләр яза.

Бу шигырь юлларында алар үзләренең якыннарын, йортларын, малларын югалткан яшьтәшләренең кайгысын уртаклаша. Яшь кызлар һәм малайлар  бу шигъри юллар аз гына булса да, балаларга киләчәк тормышка өмет уятуына ышана.

Аллаһ — Син кызганучан Һәм шәфкатьле,

Безләр исә көчсез һәм мохтаҗ.

Бирмә безгә тагын бу сынау,

Без үзебез моңа гаепле.

Аллаһ, синең җәзаң бөек һәм гадел,

Яшь түкмәсен кабат кешеләр,

Ыңгырашмасын иде абый — сеңелләр.

Аллаһ Син безне кичерүче,

Бары Синнән сорыйбыз,

Гафу ит безне, и Аллаһ!

«Безнең дога» дип аталган бу шигырьне 13 яшьлек 2 нче сыйныф укучысы Кат Нурфәҗрия язган. Хәзер ул бу шигъри юлларны халык каршында еш укый.

«Минем шигырем — ул Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать», — дип белдерә Кат.Кат Аллаһыдан зур дулкыннардан беркем дә зыян күрмәсен, дип сорый. «Минем бик күп дусларым бу коточкыч дулкыннардан зыян күрде һәм миңа хәзер бик тә ямансу», — ди кыз бала.

Кат һәм аның гаиләсе исән -сау кала, чөнки аларның йортлары яр буеннан бик еракта урнашкан була. Әмма ул үзенең классташлары, дуслары һәлак булганга күрә бик кайгыра.

Ул — шигырь язучы бердәнбер Индонезия кызы түгел, мондый шигъри хатларны башка афәт кичергән балалар да яза. Алар арасында «Туганнарымның күз яше» дип аталган шигырь язган 13 яшьлек Хендри Ризки аерылып тора.

Бу һәлакәт 200 меңнән артык кеше гомерен юк итте. Бу санның яртысы — индонезиялеләр. Көняк Африка илләрендә яшәгән миллионнан артык кеше йортсыз калды. Газап чигүчеләрнең һәм вафат булучыларның күбесе -балалар.

Шуңа карамастан, бер ай узгач, Мелабоу шәһәрчеге балалары мәктәпкә йөри башлады. «Мин мәктәпкә йөрергә һәм үземнең дусларымны күрүгә бик шат», — ди 7 класс укучысы Фуркон Муттакин.

Дәресләр мәктәп бинасы каршында урнашкан агачлар астында уза, чөнки әлегә мәктәптә ярдәм күрсәтү ниятеннән җибәрелгән француз солдатлары урнашкан.

Мелабоуда укулар башлануын бәйрәм итәргә булганнар. Бу бәйрәм бер яктан сагышлы да: күптән түгел вафат булганнарның исемлеген төзеделәр, алар арасында 12 укытучы бар. Шулай ук Ачехе районында цунами 99 мәктәпне җимергән.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе