"Күреп тә Коръән укымаган кешеләр - сукырлар сыман", - Рәшидә абыстай

Бүген Рәшидә абыстай «Сөләйман» мәчете каршында урнашкан тернәкләндерү үзәгендә кунакта булды. Хөрмәтле һәм данлыклы Татарстанның мөслимә

БӘЙЛЕ
2011 Апр 11

60,85 KbБүген Рәшидә абыстай «Сөләйман» мәчете каршында урнашкан тернәкләндерү үзәгендә кунакта булды. Хөрмәтле һәм данлыклы Татарстанның мөслимә хатын-кызы, ислам темасын яктырткан китаплар авторы, «Сөләйман» үзәге инвалидларының яратып өлгергән кешесенә әйләнде.

Аның җәмгыятьтә дан казанган китабы «Намаз уку тәртибе» 27 ел эчендә берничә мәртәбә яңадан бастырылып чыгарылды. Шулай ук бу китап Луи Браиль телендә дә нәшер ителде.

Луи Браиль телендәге китапка күрмәүчеләр арасында ихтыяҗ зур, шунлыктан да ул мәчеттә урнашкан «Нур» нәшриятендә күп данә белән чыгарыла. Рәшидә апа Илдар хәзрәт Баязитовка, аның китаплары күрмәүчеләр теленә тәрҗемә ителгәне өчен рәхмәт белдерде.

Монда абыстайны түземсезлек белән көтеп алалар һәм яраталар. Бүген дә ул махсус чакыру буенча кунакка килде. Үзенең тойгылы һәм күңелне ярып керә торган сөйләме белән тыңлаучыларның күңелләренә өмет һәм тынычлык урнаштыра. Бүген күрмәүче шәкертләр хөрмәтле кунак хакына ачык дәрес күрсәтергә булдылар.

width=250 height=214>«Сөләйман» үзәге директоры Мәликә ханым укучыларның Луи Брайль системасы нигезендә укый һәм яза белүләрен тикшерде. Шулай ук шәкертләр яттан Коръән сүрәләрен укып күрсәттеләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, укучылар бер дә бирешмәде. Барысы да бишле билгесе алмаса да, өчлене инде берсе дә алмады. Имтиханнардан соң барлык халык мәчетнең фарыз залында җыелды. Кызыклы һәм эчтәлекле лекция башланды.

Бүгенге сөйләшү хөшег темасына багышланды. «Барыгызның да ишеткәне бардыр инде, намазны ихластан, аятьләрнең мәгънәсенә төшенеп, чит уйларга бирелмичә укырга кирәклеген. Әгәрдә намазыгыз шулай укылса, Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул булыр», — дип сөйләде абыстай.

Рәшидә ханым залда утыручыларның сорауларына җавап кайтарды. Бу курсларда хатын-кызлар булу сәбәпле, сорауларның күбесе гаилә, бала тәрбияләү темасына багышланган иде. 83,33 KbНамазга басмаган баланы нишләтергә дигән сорауга абыстай аңлаешлы һәм гади итеп җавап бирде. «Барлык мөмкин һәм мөмкин булмаган юллар белән. Башкача ничек тагын? Бездән бит кыямәт көнендә балалар өчен соралачак. Менә минем барлык балаларым, оныкларым да намазда. Мин әйтә идем, башта намазыгызны укыгыз, аннары инде ашарга килегез. Намаз укымаган кешенең Аллаһының биргәннәрен ашарга хакы юк».

Гадәттәгечә, Рәшидә ханым буш кул белән килмәде. Ул үзенең китапларын һәм аудиоязмаларын күрмәүчеләргә бүләк итте. «Сез сукырлар түгел, сез Коръән укый беләсез. Коръән укымаган күрүче кешеләр сукырлар ул», — дип инвалидларның күңелләрен күтәрде һәм аларга ислам динен тырышып өйрәнгәннәре өчен рәхмәт әйтте.

Бүген Рәшидә абыстайга 87 яшь. Советлар чорында ул курыкмыйча ислам дине дәресләре алып барган, СССР таркалгач, ул республикабызда исламны торгызучылардан була. Ул бик күп шәкертләр тәрбияли, хәзерге көндә алар Россиянең төрле төбәкләрендә ислам дине нигезләренә өйрәтә. Ул өлкән яшенә карамастан, актив, ислам дәресләре алып бара һәм вәгазьләр сөйли.

«Сөләйман» мәчете әһелләре, «Ислам инфо» медиа төркеме хезмәткәрләре, күрмәүче шәкертләр Рәшидә абыстайга тазалык, озын гомер тели!

Рузилә ГӘРӘЕВА


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе