Күрмәүче Ислам Рамазанов «Сөембика сеңелларе һәм энеләре» дигән бәйгедә 3 нче урынны

3 апрель көнендә «Сөембика сеңелларе һам энеләре» дигән әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку буенча бәйге-конкурс узды. Бәйгедә 500 артык,

БӘЙЛЕ
2011 Апр 05
3 апрель көнендә «Сөембика сеңелларе һам энеләре» дигән әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку буенча бәйге-конкурс узды. Бәйгедә 500 артык, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән балалар катнашты һәм алар көне буе диярлек динебезгә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Конкурсның оештыручысы «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы рәисе, «Мәслимә» газеты мөхәррире, хаҗия Әлмира апа Әдиатуллина инде 14 ел буена балаларны ислам диненә әйдәп бара.

«Бәйгеләребездә җиңүчеләр бүген аспирантурада, югары уку йортларында белем ала, тәмамлаучылар да бар. Шатлык түгелме бу, дусларым! Без киләчәктә дә бәйгебезнең тоткасы Русия Ислам Университеты һәм Коръән ятлау Үзәге булыр, дип уйлыбыз. Максатыбыз -зыялы, иманлы интеллигенция тәрбияләү, иншә Аллаһ! Эшебезне фәнни юнәлешләрдә дә алып барырбыз дип, өметләнәбез. Җәмгыятебезгә файдалы, хикмәтле, камил иманлы яшьләрне — галимнәрне дә тәрбияли алсак иде», — дип дулкынланып сөйләде Әлмира апа Әдиатуллина.

«Ярдәм» Ислам милли хәйрия фонды балаларга бүләк өчен 25 имең акча бүлеп бирде. Шулай ук «Йөрәктән -йөрәккә», «Тәкбир» хәйрия фондлары да булышты. Малайларны, кызларны РИУ Коръән ятлау үзәге башлыгы Ибраһим хәзрәт Сабиров җитәкчелегендәге жюри бәяләде.

Конкурска «Сөләйман» мәчете каршындагы тернәкләндерү үзәгендә белем алган күзләре күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр дә килгән иде. Җюри әгъзалары игътибарын «Сөләйман» тернәкләндерү үзәгендә белем алган 4 бала аеруча җәлеп итте. Бу балаларның берсе күрми, икенчесе ДЦП белән интегә, калганнарының да каты авырулары бар. Хәлимов Аяз, Рамазанов Ислам, Ибраһимов Марсель, Басыйров Аяз Коръән сүрәләрен оста һәм моңлы татар мәкаме белән башкарулары илә аерылып торды. Рамазанов Ислам мактаулы 3 нче урынны яулады. Шулай ук, алар башкаруындагы мөнәҗәтләр беркемне дә битараф калдырмады.

1030,78 Kb«Сөембикә» бүләге Самарадан килгән 14 яшьлек Рузилә Вәлиевага тапшырылды. Мөхлисә Буби исемендәге приз Ижевск шәһәреннән килгән А. Газизовага, Рәшидә Исхакый исемендәге махсус бүләк Самарадан килгән Л. Даржималовага тапшырылды. "Төрки кыз" номинациясендә Казан кызы С. Хәнәфиева, "Зирәк кыз" номинациясендә И. Хәлилова җиңеп чыкты.

Иң кече укучыга нибары 2 яшь иде. 4-10 яшьлекләр арасында — Удмуртиядән Камилә Газизуллина, Казаннан Әминә Шәрифуллина һәм Балтачтан Айзат Фәрхетдинов беренче урынга лаек булдылар.

11-14 яшьлекләр арасында — Казаннан Сөния Солтанова, Бәрәскәдән (Әтнә районы) Булат Садриев; 15-18 яшьлекләр арасында — Казаннан Наилә Сабирова, Шәледән (Питрәч районы) Шәледән Рафил Зарипов беренче урынны алды.

Рузилә ГӘРӘЕВА


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе