Казанда ветераннар өчен бик игелекле оешма бар. Анда барлык районнардан килеп дәваланалар. Кемдер бик катлаулы йөрәк өянәгеннән, башка берәү сөяк-санагы сынудан интегә, кемдер үтә мөшкел хәлдә калган. Биредә авыруларга үтә дә игътибарлылык, мәрхәмәтлелек хөкем сөрә.
Дәваланучылар табибларга, шәфкать туташларына бик рәхмәтле. Аларның баш табибы Михаил Кормачевка, бүлек мөдире Лилия Мифтаховага, дәвалаучы табибә Эльмира Сәлаховага, үзен “мотор” дип йөртүче шәфкать туташы Рәйсә остазга биредә дәваланучылар бик рәхмәтле.
Шәфкать туташлары Гүзәл Вәлиәхмәтева, Гөлнара Шартова, Аида Әхмәдуллина, Резеда Җамалиева, Илүзә Гарипова, Таня Кошелева, Чулпан Мөхәммәтдинова, Гүзәл Минсафина, Нурфия Вәлиева, Венера Гомәрова, Лилия Галәветдинова, Алсу Галимованы дәваланучылар көтеп ала. Бирегә йөри торган халык аларга җылы хисләрен белдерде.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының “Сугыш ветераннары өчен” госпитале кешеләргә бик игелекле эшләр башкара. Раббыбызның рәхмәтендә булсалар иде.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Иске кара урман
Мөселман баласы
Коръән укысам. Габдулла Тукай